поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
12.09.2016 Язмыш

Гомер көзе

Кешене бу дөньяда иң куркыткан нәрсәләрнең берсе — картлык. Чыннан да, картлык бит ул — сәламәтлек какшау, тышкы кыяфәт ямьсезләнү, көчкуәт һәм акыл сәләте кимү, дәрман бетү, ялгызлык, хәерчелек... Шуңа да аны күпләр хәвеф ләнеп көтә. Картлыкны гомер көзе дип тә атыйлар һәм бу дөрес атама кебек.

Көз көне табигать сула, кеше белән дә шул хәл — аның организмы функцияләре сүнә бара. Табигать язын яңадан уянса, ни кызганыч, мондый халәт кешегә килми, аның картаюы бары тик үлемгә генә илтә.

Белгечләр организм 40 яшьтә картаергә тотына диләр, кешенең акыл сәләте шушы вакытта әкренләп кими, аяк-кул сөякләре какшый башлый икән. Дөрес, башта бу үзгәрешләрне берничек тә сизмисең, тик тагын бер биш-алты елдан картлык килеп маташканына төшенәсең, имеш.

Әмма шулай да, гомумиләштереп алганда, чын картлык пенсиягә чыккач башлана диләр. Эштән туктауга, беренчедән, кешенең гомере буе сакланган бер режимы бозыла, икенчедән, ул үзен кирәксез тоя, өченчедән, хәзер инде хезмәт хакы алуларны, җәйге ялларны түгел, ә үлем килгәнен генә көтәсе кала шикелле. Ләкин монысын да күпмедер вакытка артка чигендереп торып була. Ничекме? Хезмәт куюыңны дәвам итеп, яисә үзеңә пенсиядә берәр шөгыль табып.
 
Эшнең, шөгыльнең кеше сәламәтлегендә нинди роль уйнаганын дәлилләүче мисаллар эзләп ерак барасы түгел. Мәсәлән, җир җимертеп эшләп йөргән ир-атка көннәрдән бер көнне 60 яшь тулды һәм, үзе әле эшләвен дә вам итәргә теләсә дә, аны мәҗбүриләп лаеклы ялга җибәрделәр. Бер елдан сез бу кешене инде танымыйсыз, ул бабайга әйләнгән була. Күпләребезнең танышлары арасында да шундый кеше бардыр. Бу ир-атка барысы да берьюлы килә: ул биологик яктан да, социаль яктан да, психологик яктан да картая. Биологик картаю — яшь бару белән көч кимү, организмның таушалуы. Социаль картаю — кешенең социаль статусы үзгәрү, пенсиягә чыгу сәбәпле, аның социаль элемтәләре югалу. Психологик картаю — үзеңнең яшеңә мөнәсәбәтең, ягъни картлык килү белән киле шүең һәм төшенкелеккә бирелүең.
 
Белгечләр кешене бигрәк тә соңгысы нык бетерә диләр. Шуңа күрә картлыкка каршы торуның төп чарасы — пенсия яшенә җиткәч тә пенсиягә чыкмау, ә инде чыккан очракта актив физик һәм рухи тормыш рәвеше алып бару. Әле борынгы заманда ук Аристотель дә вакытны бушка уздыру, ягъни эшсез-шөгыльсез яшәү кеше организмын нык туздыра дигән.
 
Кешенең гомерен озайтучы, аңа көч-куәт, яшәүгә стимул биреп торучы чаралар җитәрлек. Мәсәлән, акыл эшчән ле ген киметмәү. Бу — китаплар уку, башваткычлар чишү, шигырьләр ятлау, чит телләр өйрәнү, шахмат һәм нард уйнау. Хәтта кәрт сугу да баш миен тонуста тота, ди табиблар.
 
Шулай ук дөрес туклану да әһәмияткә ия. Йөрәк авыруы, атеросклероз, югары кан басымы, диабет — картлыкның тугры юлдашлары. Һәм күпчелек очракта үзеңнең рационыңны җайга салып, бу чирләрдән котылырга мөмкин. Баллы һәм майлы ризыкка ябырылмаска, кыздырылган һәм ысланган ризык белән мавыкмаска, күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга, витаминнар эчәргә — яшьлек рецепты менә шул ул. Кеше организмы эшчәнлегенә туйганчы йоклый алу да йогынты ясый. escortstars Белгәнебезчә, яшь барган саен, йо кының да тәме китә, кеше йокыга китә алмый ин тегә, тиз уяна. Шуңа күрә табиблар йокларга ятар алдыннан саф һавада йөреп керергә, бүлмәне җилләтеп алырга, баштан авыр уйларны чыгарырга киңәш итәләр. Физик эшчәнлек тә картаю процессын тоткарлап тора. Ләкин бу очракта чаманы белергә кирәк, икенче көнне иртән аякка баса алмаслык итеп эшләп ташлауның бернинди файдасы да юк. Физик эш белән үз көеңә, үзеңә рәхәтлек алып кына шөгыльләнергә кирәк. Картлыктан куркырга кирәкми. Ул сиңа гына түгел, ә гомере булган бөтен кешегә дә килә.
 
Картлыкларын күрми китеп барганнарны исегезгә төшерегез, әле ярый мин шушы көннәрне күрәм дип сөенегез. Гомумән, ничә генә яшьтә булсагыз да, һәр туган көнгә куанып, аңа рәхмәтле булып яшәгез. Үткәннәрне уйлап төшенкелеккә бирел мәгез, киресенчә, киләчәккә планнар корыгыз. Тормышны яратыгыз! Менә шулай эшләгәндә картлык сезнең ишекне кагарга куркып йөрер. 

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 09.09.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»