поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
09.10.2009 Язмыш

ЧЕЧЕН ЗАРЫ

Марат белән берничә ел бергә эшләсәк тә, ирләрчә утырып сөйләшкәнне хәтерләмим. Әллә нинди сәер ул, үз дөньясында яши диярсең... Башка хезмәттәшләр дә аңа артык сүз әйтүдән курка, еш кына әйләнеп узалар. Чечен дигән кушамат та такканнар. Баксаң, Маратның хәрби хезмәте сугышның иң кайнар ноктасында үткән икән. Беркөнне әңгәмәбез үзеннән-үзе шул якка кереп китте...

– Һәр нормаль егет кебек, качып-посып ятмыйча, мин дә армиягә киттем. “Барысы да яхшы булыр. Чын ир булып, акыл утыртып кайтырмын”, – дип уйлыйсың киткәндә. Йөргән кызым, әти-әни белән саубуллашкандагы борчылу, елашуны әйтеп тә тормыйм, үзе якынын озаткан кеше генә аңлар. Сугышка китәчәгемне йөрәкләре сизгән, күрәсең. Нык кайгырдылар.

 

Ростов өлкәсендә өйрәнүләр вакытында, комендатурадан килеп, һәрберебезнең машина йөртү осталыгын тикшерделәр. Ошаган егетләрне, шул исәптән мине дә алып киттеләр. Чечняга шулай эләктем. Генерал-лейтенантның шоферы итеп куюлары – минем бәхет. Ул командировкага киткәч, рәхәт көннәр башлана иде: эш кушкан кеше юк, кичләрен эчәбез... Һәм эләктек! Моздокка, аннары Ханкалага җибәрделәр. Андагы табигатьнең матурлыгын, тауларның зурлыгын әйтеп бетерә торган түгел. Палаткалар белән тутырылган, әллә ничә гектарлык иңкүлекне күз алдыңа китерәсеңме? Өстән караганда, чокырдагы бөтен җир уч төбендәге кебек күренеп тора. Уйласаң, ул җирләрне миномет белән тигезләп чыгу берни тормый...

 

Ханкалада кем булып хезмәт иттең?

 

– Баштан шофер түгел идем. Күпмедер вакыт үтүгә, Ростовта үзем йөрткән генерал белән ашханәдә очраклы гына очраштым. Шуннан соң икенче көнне үк мине бер полковникның шоферы итеп башка частька күчерделәр. Тиздән контрактчылар килде. Ул солдатларның тормышы күпкә җиңел: эшкә килгән кебек йөриләр, кич белән коралларын тапшыруга, алар өчен армия бетә. Берсе машинамны йөртеп, миңа бер көндә 6 көнлек акча яздыра иде. Рәхмәт яусын үзенә! Чечняда фугас сугышы чоры иде бу. Машинада барганда атышка эләгүебез хәзер дә күз алдында. Бездә берәр автомат кына, башка корал юк. Мин курыкмыйча, атыша башладым. Ә теге контрактчы егет автоматын машинада ташлап, качып ятты. Шул хәлдән соң полковник машинаны кире миңа кайтарды, ул егетне башка җиргә озаттылар.

 

Көн саен мәет күрү, дусларыңны югалту психикаңны нык какшаттымы?

 

– Беренче чорда шок хәлендә йөрдем, ул халәтне әйтеп-аңлатып бетереп булмый. Берәүгә дә кичерергә язмасын. Берничә минуттан нәрсә булачагы, кемнең күпме гомере калганы – мондагы иң зур сер. Әйтерсең һәркөн синең өчен соңгы мәртәбә кояш чыга. Якын дусларның мәетен бер-бер артлы җыю – үзе үк бер триллер. Боевиклар беркайчан да мәетне ташлап калдырмый. Бервакыт кибет яныннан узып барганда машинада утыручы бер чеченга игътибар иттем, шуның йөзе, никтер, нык истә калды. Берничә көннән соң аның үле гәүдәсен күрдем... Частьтән иң беренче булып саперлар, аннан соң разведчиклар, иң соңыннан техника белән без чыга идек. Еш атыштык, ләкин кемнедер үтергәнемне белмим. Чөнки боевикларны син күрмисең, хәтта кемгә атканыңны да белмисең. Сиңа ут ачкан якка төбәп атасың гына. Гадәттә, караңгы төшкәч, я таң алдыннан атыша идек. Мәсәлән, бер вакыйга. Басу уртасында “ДТ” тракторы җир сукалап йөри. Шикләнеп янына барсак, эчендә берәү дә юк. Шулчак басуның теге ягыннан чеченнар ата башлады. Аллага шөкер, ара ераграк иде, пулялар килеп җитмәде.

 

Андый шартларда исән калу да могҗиза булып тоела. Димәк, әле гомерең бар, сиңа яшәргә кирәк...

 

– Әйе, искитмәле инде бер карасаң. Президент сайлаулары (Әхмәд Кадыров) алдыннан колонна белән сайлау участогына киттек. Күпме генә саклану чарасы күрелсә дә, барыбер фугаска эләктек. Беренчесе минем машинаның өстеннән генә очып китте, икенчесе әзрәк арттарак шартлады. Өченчесе безнең машиналар арасына туры килмәсенме?! Шулчак машинам капланды, колак ишетми, күзгә бернәрсә күренми... Үзеңне җәһәннәмдә, ахры, дип уйлыйсың. Бронялы машинадан көчкә чыгып, бераз тузан басылгач, тынычлангач, тимер атны торгызып китеп бардык. Бу хәлләрдән соң әлеге урынны тагын да ныграк саклый башладылар. Шушы шартлаудан соң миндә курку хисе бөтенләй бетте, үз теләгем белән бронялы машинага утырдым.

 

Солдатлар арасында үзара мөнәсәбәт ничек? “Бабайлык” бармы?

 

– Офицерлар ярты елга бер алышынып тора. Чечнядагы тәртипсезлек нык булса да, үзара тату, “бабайлык”сыз яшәдек. Бер-беребез белән хәтта уйнап кына да сүгенеп сөйләшми идек. Иртән уянгач һәм кич йоклар алдыннан тезеп бастырып тикшерәләр. Бүтән вакытта һәркем үз-үзенә хуҗа. Нәрсә телисең, шул бар: спиртлы эчемлекләр, наркотикның әллә ничә төре тулып ята иде. Моңа командирлар тарафыннан күз йомылды. Берсендә ике чечен милиционеры белән дежурга туры килдем. Таныштык, сөйләшеп киттек, тиздән болар мине марихуана тартырга кыстарга тотынды. Моңарчы тартып караганым булмагач, карышып маташтым, соңыннан тәки күндем. Күбрәк киткәнгәме шунда – хәл авырлашты. Ә тегеләр миннән, бер-берсеннән көлеп тик ята. Шулай төн дә үтте дигәндә, патроннарны исәптән чыгару максатыннан, каршыдагы тауга ата башладык. Ул якта безнекеләр бар икән, бераздан алар да ут ачты. Һавага ак ракета аткач кына, без икәнне аңлап туктадылар. Хатларны башта укыйлар, аннары гына безгә тапшыралар. Муенда исем белән часть язылган бирка, гильза эченә тыгылган кәгазьдә үзең турында мәгълүмат бар иде. Ул-бу булса дип, соңыннан кем икәнлегең билгеле булсын өчен. Ул гильзаның җилкә янындагы кесәдә булу-булмавын һәр иртә тикшерәләр.

 

  Контузияне ничек алдың?

 

– Теге шартлаудан соң 1-2 атна үткәч, баш авырта башлады. Биш минут чамасы түзә алмаслык итеп авырта да туктый. Беркөн иртән уянсам, мендәр канлы. Юынырга баргач, колак эче канаганын белдем. Анда Мәдинә исемле шәфкать туташы бар иде. Матур үзе. Солдатлар белән берничә ел шушы сугыш эчендә яшәп, күпне күргән, кыю йөрәкле, сокланырлык апа. Шушы шартлаудан соң контузия булганлыгын ул әйтте. Аннан соң Ростовка, элек хезмәт иткән җиргә кайтардылар. Комиссияләп кайтармакчылар иде, үзем теләмәдем, ахырга кадәр хезмәт итеп бетердем. Хәрби билетымда кара тап булыр, мин әйтәм. Чечняда барлыгы бер ел да өч ай булдым. Анда эшләгән акчаның яртысын гына ала алдым, анысы да 80 мең тирәсе.

 

Кайткач, гражданлык тормышы җәннәт булып күренгәндер...

 

– Сугышта үзеңнең армиягә кадәр нинди булганыңны онытасың. Тормышың һәрвакыт шундый булган кебек тоела, бернидән курыкмаска өйрәнәсең. Кайтканда башка әллә нинди сәер уйлар килә: өйне сатканнардыр, бөтенесе китеп беткәндер, армиягә озаткан кызым кияүгә чыккандыр. Дөресен генә әйткәндә, кеше белән юньләп сөйләшүне дә оныткан идем. Кешегә “товарищ” дип кенә эндәшүемне якыннарым һаман көлеп сөйли. Баш астына мендәр куеп йокларга әни айлар буе ияләштерде. Я баш астына кулны гына куеп ятам, я ике кул белән башны тоткан килеш утырып йоклап китәм. Кеше белән сөйләшеп утырган җирдән йоклап китеп, уңайсыз хәлгә дә калгаладым. Төшләр керә, тик аларны берәүгә дә сөйләмим. Кыскасы, нормаль тормышка кайтырга шактый вакыт кирәк булды.

 

Эчәргә бөтенләй ярамый дигәч, аракыны якын китермәдем. Кайтканнан соң ярты ел үткәч кенә, беренче тапкыр эчтем. Ышанасыңмы, тик торганда дустымны сугып екканмын, бер көтү кешене кыйнаганмын. Икенче көнне әни уятып: “Тегеләр янына больницага барабыз”, – дигәч, аптырап киттем. Бернәрсә хәтерләмим, чын-чынлап.

 

Әйтегезче, ничек жәлләмисең шушы егетне?! Ә бит аның кебекләр йөзләгән, меңләгән! Хикмәт исән калуда гына түгел, җәмгыятькә кирәкле кеше булуда, мәгънәле яшәүдә. Боларны сөйләгәндә Маратның тыны кысыла, тотлыга. Озак вакыт бер кыз белән йөрмәүдә, рәтле тормыш кора алмауда үзен гаепли ул...

 

Психолог Ләлә БӘҺРАМШИНА аңлатмасы:

 

– Кызганычка, армиядән кайтучылар арасында мондый проблеманы еш очратабыз. Һәр кешенең ихтыяҗлары бер үк: мәхәббәт, башкаларның сине аңлавы һәм кабул итүе, тормышта үз урыныңны табу һ.б. Шуларны канәгатьләндермәү үпкәләү, курку, агрессия тудыра. Кешенең кызып китүчәнгә әйләнүе дә әлеге ихтыяҗларның тормышка ашмавы аркасында. Маратка үз-үзен югарырак бәяләргә, кыюрак булырга, күбрәк аралашырга кирәк. Якын дустына эчендәге серләрен сөйләсен. Чечняга киткәнче ни белән шөгыльләнүен, нәрсә белән кызыксынуын искә төшерергә. Бәлки, балачакта аңа берәр уен бик ошагандыр. Бию, җырлау, балык тоту, китап уку, мәсәлән... Яңадан шул вакытка кайту позитив эмоцияләр бирәчәк. Аннары, Президент буласың килсә, аның кебек киен, дигән мәкаль бар. Депрессиядән чыгу өчен күбрәк җәяү йөрергә, киемне алыштырырга (ул гәүдә матурлыгын ассызыклап, кимчелекне яшереп торырга тиеш), ешрак мунча керергә киңәш итәм. Рухи як, тышкы кыяфәт, эмоцияләр чагылышы үзара гармониядә булсын. Ләкин 3-4 көн генә шулай яшәүнең мәгънәсе юк. Үз-үзеңне кулга алып, берничә ай шушы “кагыйдәләр” белән позитив яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Тора-бара шулай яшәргә күнегәсең. Вакыт әллә нинди яраларны да дәвалый.


Хәлил ГЫЙЛЬМАНОВ
Безнең гәҗит
№ 40 | 07.10.2009
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»