поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
09.09.2016 Криминал

Казанда өлкән яшьтәге ханым килешүгә кул куеп, фатирыннан колак каккан (ФОТО, ВИДЕО)

Суд приставлары, Казан шәһәре Мәскәү районы суды карары нигезендә Роза Касыймованы һәм аның ике кызын, өч кечкенә оныгын фатирыннан чыгарган. Алар бурычлары өчен түгел, ә ялган аркасында фатирсыз калганнар. Барысы да янган «Адмирал» сәүдә үзәгеннән башланган. Роза Касыймова – шәхси эшмәкәр, барлык тауары ут белән юкка чыккан. Акча белән кыенлыклар шунда башланган.

Роза микрофинанс оешмасына мөрәҗәгать иткән. Аңа акча биргәннәр, залог итеп фатиры куелган. Зур сумма булганда эшләнә торган стандарт хәл, югыйсә.
 
“Соңрак билгеле булганча, залог килешүе урынына миңа микрофинанс оешмасында кул куярга сату- алу килешүен биргәннәр. Мин үзем дә белмичә, фатирымны сату турындагы килешүгә кул куйганмын”, - дип сөйләгән Касыймова.
 
 
Килешү рәсми төстә эшләнгән һәм ул юридик көчкә ия. Фатирның яңа хуҗасы Кузнецов моннан файдаланган да. Ул шунда ук Мәскәү судына әлеге гаиләне фатирдан чыгару өчен документлар тапшырган. Роза Касыймова гаиләсе биредә законсыз яши, дип белдергән.
 
Роза судта күпме генә фатирын сатарга уйламаганын дәлилләргә тырышса да, суд фатирның яңа хуҗасы дәгъвасын канәгатьләндергән.
 
Фатирдан чыгару бик четерекле булган. Ахыр чиктә, Розы Касыймованың нервлары бирешкән, аннан йөрәгенә ябышкан. Ашыгыч ярдәм машина аны инсульт алды хәлендә сырхауханәгә алып киткән. Өлкән яшьтәге ханымны сырхауханәгә салганнар.
 
 
 
Розаның кечкенә кызы Резидә приставларны мөлкәткә опись ясау өчен бүлмәгә кертмәгән. Нәтиҗәдә, аны көч белән урамга алып чыкканнар, эшләргә комачаулый, суд карарын башкарырга ирек бирми, дип коймага кул богавы белән эләктереп куйганнар.
 
Фатирда бу вакытта Розаның өлкән кызы Рузалия өч кечкенә бала белән калган. Ул балаларның берсенә өч, икенчесенә ике ярым, кечкенәсенә сигез ай. Соңыннан аның да көрәшергә көче беткән, ул балалар белән бергә фатирдан чыгып киткән.
 
«Әлеге фатирдагы мөлкәт язып алынган. Опись буенча арест акты төзелгән һәм бурычны түләтүчегә саклауга калдырылган. Бурычлылар әлеге фатирга керә алмасын өчен яңа хуҗага фатир ишеген алыштырырга кушылган. Бу эшләнгән дә”, дип хәбәр иткән Мәскәү районының суд приставлары хезмәте пристав-башкаручысы Ирина Федотова.
 
«Монда суд карарлары бик күп, һәм, билгеле, законлы. Әгәр дә грамотасыз берәр әби кеше белән шушы хәл булса, мин аңлыйм инде, монда бит шәхси эшмәкәр! Бурычлары турында рәсми рәвештә сайттан карарга була. Аларның бит кешеләргә, банкларга дүрт ярым миллионнан да артык бурычлары бар. Алар килешүне беренче тапкыр гына төземәгән, һәм соңгысы да түгелдер. Юридик яктан барысын да беләләр. Мин аларның фатирларын белмичә сатканнарына ышанмыйм!» – дип белдергән фатирның яңа хуҗасы Артур Әхмәтҗановның юридик вәкиле.
 
Шуңа да карамастан, Касыймовлар гаиләсенең юристы әлеге микрофинанс оешмасы белән шундый хәлгә юлыгучылар әлеге гаилә генә түгел, дип белдергән. «Минем мәгълүматлар буенча, андый гаиләләр йөздән артык. Хәзер полиция хезмәткәрләре 80ләп эпизод буенча тикшерү үткәрә. Боларның барысын да Кузнецов һәм берничә кеше оештырган. Бу сүзне әйтергә курыкмыйм – биредә тулы бер мафия, бер кеше эше генә түгел бу», – дип билгеләп үткән Касыймовлар юристы Ленар Гайфутдинов.
 
ТР Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәтендә шундый хәлгә чынлап та унлап кеше тарыган, дип белдергәннәр. Кешеләр бернинди шикләнүләрсез ссудалар алганнар, ә имзаларын фатирларын сату турындагы килешүгә куйганнар. Хәзер бу эш белән полиция шөгыльләнә. Җинаять эше «Мошенниклык» маддәсе буенча кузгатылган. Эш буенча 21 кеше зыян күргән дип расланган.
 
«Оешкан җинаятьчелек белән көрәш алып бару чараларында алты шикле кеше тоткарланган, алар суд карары нигезендә сак астына алынган. Гаепләнүчеләр бер үк схема буенча эшләгән. 2014 елдан башлап алар имин булмаган гаиләләрне, спиртлы эчемлекләр кулланучы, психик авырулы, яисә авыр хәлгә тарып, акча кирәк булган кешеләрне табып эш йөрткәннәр. Микрофинанс үзәге сыйфатында акча биреп, залогка күчемсез милек алганнар Яисә кешенең ярдәмсез икәнен күреп, ачыктан-ачык фатир сату буенча займ килешүенә кул куйдырганнар. Сату-алу килешүенә кул кую файдалырак, аннан фатирны да, документларыгызны да кайтарабыз, дип ышандырып та эшләгәннәр. Аннан хәтта займ түләргә акча алып килгән клиентлардан кача ук башлаганнар. Әлеге җинаять төркемен оештыручы качкан, аны федераль эзләүгә биргәннәр. Моннан тыш, төркемдәгеләрне тоткарлау, ачыклау эшләре бара”, - дип хәбәр итте дип хәбәр итте Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Баш Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте сәркатибе Наталья Сәгыйтова.
 
Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.
 
ВИДЕОны сылтама аша үтеп карарга мөмкин.

Александр ЕЛИСЕЕВ, Светлана БЕЛОВА
Татар-информ
№ --- | 08.09.2016
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»