поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.09.2016 Язмыш

Ничек түзсен йөрәк?

Республика клиник хастаханәсендә дәваланучы Ландыш белән еш күрешеп тордык. Хәле җиңел булмаса да, нык тора үзе: авырганын белгертәсе килми. Инде акчалары да бетеп килгәч, әти-әнисе кызлары турында язуымны сорады. Бераз гына булса да ярдәмем тисен дип, юлга кузгалдым. Иртән шалтыратып та телефонын алмагач, эчемә бер тынгысызлык кереп урнашкан иде. Борчылу юкка булмаган – танышым химия курсларын күтәрә алмыйча үлеп киткән.

Татар сүзе дә тынычландыра
 
Әнә шуларны уйлап, коридорда моңаеп утырганымны күреп, яныма килеп, үз хәлләрен сөйләп китүчеләр булды. Хастаханәдә бу – гадәти хәл. Һәркемнең эчен бушатасы килә. Хәтта иң аз сүзле, сабыр кешенең дә авыр вакытта теле ачыла. Балык Бистәсе районыннан килгән Фәния апа биредә кызы белән дәвалана икән. “Бу хастаханә турында ишеткән булсам да, онкология бүлеге турында белми дә идем. Кызым ике айлап авырып йөрде. Башта эшнең нидә икәнен аңламадык. Баксаң, организмында рак күзәнәкләре артып киткән икән. Лимфа төеннәре зурайган. Алай да табиблар куркытмый үзе. Кызыгыз яшәячәк, диләр. Әмма моннан чыккач, үземнең йөрәк түзәрме? – ди ул. – Монда ки­леп эләккәч, ниләр генә күр­мәдек. Ярый әле табиблары әйбәт, шәфкать туташлары татарча сөйләшә. Авыл кешесе өчен тел дә мөһим бит әле. Бермәлне монда килгәч, миңгерәүләнеп тә аласың. Балалар да үз эчләренә бикләнә. Кызым әлегә кадәр бөтенләй сөйләшми иде. Без инде дүртенче аебызны ятабыз”.
 
 Язмыш бик күп сынаган аны. Гаиләдә энесе белән икәү үсәләр. Яшь аермалары да зур түгел. Мәктәпне тәмамлап Казанга укыр­га урнашып йөргәндә алар утырган автобус авариягә эләгә. Шунда Фәния апаның энесе үлә. Бу хәсрәтне әтиләре бөтенләй күтәрә алмый, улының өчесе көнне йөрәк өянәгеннән ул да вафат була. Шулай итеп әнисе белән кызы икәү генә кала. Әнисе кайгырганын күрсәтмәсә дә, авыруга сабыша. Озакламый Фәния апа кияүгә чыгып, тормыш кора. Бер-бер артлы балалары туа. Әмма арада иң матурын, иң мө­лаемын ике яше дә тулмаган килеш югалта ул. Кызчыкны машина бәрдереп китә. Икенче сабыенда яман чир күреп алалар.

Үз башыңа төшкәч, аңлыйсың 
 
“Төрле вакытлар була. Кайчак бик арып та китәбез. Утырып елаган чаклар да күп. Баламны да сүгеп ташлыйм. Йөрәккә бик авыр. Килгәч тә, химия терапиясе дигәнне бер дә аңламый идем. Баланы бер бүлмәгә кертеп чыгаралар дип уйлыйм. Тик үз башыма төшкәч, аңладым. Химия алган вакытларны аңлатып булмый аны. Балаң өзгәләнгәнне күреп йөрә­гең әрни. Берничек тә булыша алмаганга, эчтән елыйсың. Кычкырып елар идең – сабыең күзеңә карап тора. Монда бик авыр. Күбесе үләсен белеп тора. Андыйларны аерым палатага күчерәләр. Хәле бик авыр икәнен шуннан беләбез. Ул палатага күчкәч, башка чыкмасын чамалыйбыз. Бире­дә дәваланучы­ларның әниләре дә йөрәк чире белән интегә. Мин дә бик борчылам. Йөрәгемдә үзгәрешләр дә бар. Ничек инде сабыеңны   күреп   борчылмый­сың”, – дип сөйли Фәния апа.
 
Балаларның күбесе кече яшьтә. Республиканың кайсы гына районыннан килүчеләр юк. Бер кыз үзе турында сөйләргә ашыкмады. Аңа хастаханәдә әти­се булыша икән. Уртанчы балабыз ул безнең. Әтисе әни кебек аңа. Ирем кызымны бик тә ярата. Ул да әтисе янында булса, үзен көчлерәк хис итә. Ә минем монда ятып сәламәтлегем какшады. Кы­зымның тилмергәненә карый алмыйм. Шуңа да ирем килде”, – дип сөйли әнисе Миңниса ханым.
 
Мәскәүгә тиккә генә җибәрмиләр
 
Бу бүлектә ата-аналарга да, авыру балаларга да бар мөм­кин­лекләр тудырылган. “Кирәк икән, “Макдоналдс” йортына кереп була. Балаларга ашарга үзебез пешерәбез. Алар төн уртасында уянып та ашарга сорый. Аеруча химиядән соң ашыйсылары килә. Алар әйткән әйберне пе­шерергә тырышабыз. Кайчак үтенечләрен үтәп тә булмый. Казанда туганнары булган кешегә рәхәтрәк инде. Алар килеп йөри. Туган-тумача булмаса, үзенә генә бик авыр. Кечкенәрәкләр яныннан бик китеп тә булмый бит әле. Ярый безнекенә – 15 яшь. Ул барысын да аңлый. Мине бик борчымаска тырыша. Әле беркөнне наркозсыз гына катетер куйдырган. Түзгән. Табиблар да: “Бигрәк сабыр бала”, – ди. Химияне алганда да бик борчымый. Ә аның ниндие генә юк икән.
 
Сарысы да, агы да, кызылы да бар. Авыл кешесенә монда баштарак бик авыр әле. Аннары үз кешегә әйләнеп бетә­сең. Кызым үзенең тереләсенә бик ышана. Балачакта бер егылып, аягын каймыктырган иде. Шул урында начар шеш үсеп чыккан. Операция белән алып та ташладылар. Әмма сөяккә метастазлары кит­кән. Мин баламның яшисенә бик тә ышанам, – ди Фә­ридә исемле ханым. – Биредә акча сорамыйлар. Барысы да бушка. Шунысына сөенәбез. Әле менә безне Мәскәүгә җибәр­мәкчеләр. Бер яктан кайгырам да  икенче яктан тынычланып куям. Мәскәүгә тиккә генә җибәрмиләр, димәк, өмет бар”.
 
Ландыш белән күрешү насыйп булмаса да, аның белән бергә дәваланган дусларын, әти-әниләрен күрдем. Курчактай нәни сабыйлар тумас борын куркыныч авыруга каршы көрәшә. Менә кемнәр аңлый тормыш кадерен...

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 08.09.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»