|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.09.2016 Криминал
Татарстанда ТКХ директоры үтерү белән янаганы өчен хөкем ителгәнМенделеевскида районның Торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе директоры – 55 яшьлек Илсур Вахитов үтерү белән янаганы өчен хөкем ителгән. «Татар-информ» агентлыгына район прокуратуратурасы хәбәр иткәнчә, 2016 елның 1 июлендә Вахитов үзенең кул астында эшләүче баш инженер белән башкарылмаган эш өчен низаглаша. Бәхәс барышында предприятие җитәкчесе баш инженерны буа башлаган һәм үтерү белән янаган. Зыян күрүче, чынлап та үтерә дип уйлап, полициягә гариза белән мөрәҗәгать иткән.
Нәтиҗәдә эш судка барып җиткән. Суд Вахитовны 6 айга сынау срогы белән шартлыча 6 айга ирегеннән мәхрүм иткән.
--- |
Иң күп укылган
|