|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.09.2016 Хәвеф-хәтәр
Чистай районында югалган балыкчыны бишенче тәүлек эзлиләр (ФОТО)1 сентябрьдә 112 бердәм диспетчер хезмәте номерына 40 яшьлек ир-атның балыкка китүе һәм юкка чыгуы турында хәбәр килгән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Чистай районында Прость елгасына, Ветляное күленә (Куйбышев сусаклагычы зонасына керәләр) Дәүләт кече суднолар инспекциясе инспекторлары барган. Ир-атның бикле машинасы яр буенда булган, ә бер тәүлектән камышлар арасында әйберләре салынган көймәсе табылган. Әмма әлегә ир-ат үзе юк.
Балыкчы юкка чыккан көннән алып коткаручылар 54 кв.метр су өслеген һәм 3-6 метр тирәнлектә 19 кв.метрны тикшергән. Эзләү дәвам итә.
Светлана БЕЛОВА |
Иң күп укылган
|