|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.08.2016 Яңа китаплар
“Рәсемле җәгърәфия” дәреслегеТатар телендә фәнни-популяр мәгълүмат чыганагы булган «Гыйлем» сайты 1914 елда “Өмид” нәшриятендә басылып чыккан “Рәсемле җәгърәфия” дәреслеген (авторы – Закир Шакиров) кириллицага күчереп, электрон китап рәвешендә нәшер итте. «Рәсемле җәгърәфия» дәреслеге чыннан да, иллюстрацияләргә бай, җиңел, укырга рәхәт телле уку әсбабы булган. Әлбәттә, анда китерелгән мәгълүмат бүген инде хакыйкатьтән бик ерак тора, әмма аның кадере, бәлки, шундадыр да: 100 ел элек кешеләр үз җәмгыятьләрен, илләрен ничек өйрәнгәннәр, күзаллаганнар, аңлаганнар? Русия империясенең никадәр зур булуын төшенер өчен туган ил географиясенә багышланган бүлекләрне укып чыгу да җитә.
Әлеге кыйммәтле фәнни-тарихи чыганак география белән кызыксынучыларга һәм, алардан битәр, тарих сөючеләргә юнәлтелгән. «Гыйлем» берләшмәсенең «Гыйльми мирас» проекты шундый фәнни мирасны яңарту һәм халыкка җиткерү максатын куя. «Рәсемле җәгърәфия» бу максатка яраклы рәвештә, хәзерге кирилл имласына күчерелеп, электрон басма итеп нәшер ителгән беренче китап. Бу эшне Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Шәрекъне өйрәнү институты талибәсе Рәхимә Шиһапова башкарып чыкты.
--- |
Иң күп укылган
|