поиск новостей
  • 27.11 "Беренче театр". Тинчурин театры. 17:00
  • 29.11 "Микулай", 12+, Г.Кариев, 18:30
  • 29.11 "Полиционер". Тинчурин театры. 18:30
  • 30.11 "Тапшырыл...ган хатлар", 6+, Г.Кариев, 18:30
  • 30.11 "Төш". Тинчурин театры.18:30
  • 05.12 "Рөстәм маҗаралары", 12+, Кариев театры, 15:00
  • 06.12 "Гөлчәчәк", 12+, Кариев театры, 21:00
  • 08.12 "Алтынч[ае]ч", 16+, Кариев театры, 13:00
  • 09.12-18.12 Илсөя бәдретдинова. Уникс. 18:00
  • 10.12 "Ромео һәм Джульетта", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 11.12 "Йосыф", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 14.12 "Былбыл бакчасы", Лилия Зщйнуллинаның юбилей концерты, 6+, Кариев театры, 18:30
  • 16.12 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:30
  • 17.12 "Бәхетле көнем", 0+, Кариев театры, 13:00
  • 17.12 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 20.12-27.12 "Галәм кунаклары һәм яңа ел", 0+, Кариев театры, 10:00, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 27 Ноябрь
  • Илназ Баһ - җырчы
  • Александр Славутский - мәдәният хезмәткәре
  • Камияр Байтемиров - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Әхмәтгалиева - язучы
  • Николай Коновалов - җырчы
  • Гөлсинә Галимуллина - язучы
  • Хәйдәр Гайнетдинов (1952-2000) - язучы
  • Рәфыйк Мадьяров - көрәшче
  • Рим Синәкәев - көрәшче
  • Наил Әхмәтов (1926-2006) - галим
  • Диләрә Әүхәдиева - актриса
  • Продаю козу дойную нубийскую 15т Лаишевский район 89872137756 а также есть индоутки
  • Казан шэхэренең Киров районында фатир эзлим. Эшли торган татар кызына. Ватсап 89393966212
  • Печэн сатыла Дэу рулон,кечерэк рулон.Питрэч районы Юнусова авылы.89093080463 Альфинур
  • Срочно сниму квартиру проспект победы от хозяина 89869243128
  • Саба районы Югары Симет авылында газ. су кергән һәм сарае булган җир участогы сатыла. Белешмәләр өчен тел. 89393389703
  • Обойлар ябыштырабыз, мебельлэр жыябыз,бульмэлэр булэбез, буяу эшлэрен дэ эшлибез. 89393453961.кирэк кеше шалтырата ала. Бэясе килешу буенча
  • Продаю однокомнатную квартиру 55 кв.м.в Советском районе г. Казани. Квартира светлая, просторная, с удобной планировкой, обременений нет.Кухня 14 кв.м. Охраняемый двор и парковка, большая детская игровая площадка Удобная транспортная развязка. Рядом ТЦ МЕГА, Южный, Франт, Мегастрой, Оби,Касторама и фитнес центры Максимус, Акимбо, школы и д/с в шаговой доступности. Собственник тел. Тулырак: https://matbugat.ru/ads/?page=2
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
  • Казанда 3 булмэле фатир арендага бирелэ. Фатир яна йортта урнашкан, Бертуган Батталовлар урамында, ерак тугел РКБ, Порт магазины. Фатир чиста, жиhазлары яна. 28000 + к/у Шалтырату очен фатир хужасы Ленарнын номеры : 8-965-586-64-65
  • Сдается 3х комнатная квартира в новом доме по адресу ул. Братьев Батталовых(рядом РКБ и магазин Порт ). Квартира чистая и уютная. Вся мебель новая. 28000 + к/у Звонить по номеру : 8-965-586-64-65 Ленар

 

Архив
 

 

26.08.2016 Авыл

Районның атаклы җитәкчесе

Нәкъ бүген, 26 августта, чын мәгънәсендә Нижгар татар җәмәгатьчелегенең аксакалы булган Гаяр Абдрахман улы Хәсәнов үзенең олуг бәйрәмен, олы игътибарга һәм хөрмәткә лаек булган юбилеен – 70 нче туган көнен билгеләп үтә. Ул 1979 елдан алып, 2010 елга кадәр туган авылы Мәдәнә колхозы белән уңышлы җитәкчелек итә. Аннары 2005 елдан алып, биш ел дәвамында Кызыл Октябрь районының Земство җыены рәисе булып тора.

Бүген Гаяр Абдрахманович Нижгар татарлары конгрессы белән идарә итә. Ул кайда гына эшләсә дә, нинди генә иҗтимагый тормышта кайнаса да, үтә катлаулы милли хәрәкәткә алынса да, үзен уңышлы җитәкче, оста оештыручы итеп күрсәтә ала.

Әле яңа гасырда, яңа тарихта бер төркем Нижгар татар җәмәгатьчелеге активистлары Уразавылда тагын бер иҗтимагый милли оешма оештыру кирәклеген күтәреп чыктылар. Бу инициатив төркем әгъзалары исбатлавынча, өлкә үзәгендә урнашкан һәм эшләп килгән иҗтимагый вә мәдәни оешмаларыбызның эшчәнлеге авылларыбызга кадәр җәелми, шуңа күрә милли хәрәкәтне урыннарда җанландырыр өчен, кичектерми милли районның үзәгендә милли оешма булдыру сорала, дигән дәлилләр белән чыккан иде ул чакта шушы инициатив төркем. Ә инде булачак оешманы кем кулына тапшырасы турында сорау тугач, инициатив төркем бертавыштан әлеге иҗтимагый вазифага Гаяр Абдрахманович Хәсәновны тәкъдим итте. Бу хәлләр 2012 елда иде. Шуннан башлап, Гаяр Абдрахманович өлкәбездә яңа милли иҗтимагый оешмабызны оештыру эшләре белән кайнап йөрде, кирәкле документларны кайгыртты, төрле инстанцияләрне узды һәм 2013 елны Нижгар татарлары Конгрессының оештыру конференциясе булып үтте. Уразавыл мәдәният йортына җыелган күп санлы делегатлар Конгресс советына татарлар яшәгән һәр районнан әгъзалар сайладылар, ә советның рәисе итеп, әйткәнебезчә, Гаяр Абдрахманович Хәсәнов сайланды.

Бөтен хезмәт юлын авыл хуҗалыгына багышлаган, крестьян тормышын яхшырту, аның авыр хезмәтен җиңеләйтү максаты белән бихисап эшләр башкарган, колхозга һәм туган авылы Мәдәнәгә заманына карата яңарыш алымнар китергән аксакалыбыз аңа йөкләнгән бу иҗтимагый вазифаны да намус белән үтәүгә керешә һәм уңышларга ирешә. Шуларның иң зурысы, әлбәттә, бөек якташларыбыз, татар сәнгатендә тирән эз калдырган җырчыларыбыз Рәшит Ваһапов белән Хайдәр Бигичевның Уразавыл үзәгендә бюстларын булдыру, аларның исемнәрен туган якларында мәңгеләштерү.

- Бу изге хезмәтне башкаруда безгә нык булышкан, тарихи идея тәкъдим иткән Рәшит Ваһапов фонды рәисе Рифат фаттаховка, җирле район администрациясе башлыгы Халит Сөләймановка, ярдәм кулы сузган Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка, өлкә губернаторы Валерий Шанцевка зур рәхмәтләр әйтәсем килә. Урында сыйфатлы итеп һәм чикләнгән срокта әзерлек эшләрен башкарган “Универсал” төзү компаниясе җитәкчесе Равил Садековның да оештыру сәләтен һәм профессиональлеген билгеләп үтәсе кирәк, - диде Гаяр Абдрахманович, халкыбыз файдасына башкарган мөһим эшләре турында сорашкач.

Билгеле, хөрмәтле юбилярыбызның иҗтимагый эшчәнлегендә, Нижгар татарлары Конгрессы рәисе вазифасында кылган игелекле эшләре шуның белән генә чикләнми. Сүз уңаеннан әйтергә кирәк, рухи тормышыбызны күз алда тотып, төбәгебез имамнары белән бер өстәл артында дини-агарту эшләре турында сөйләшү дә, Уразавыл сабан туена Татарстаннан артистлар чакырту да, милли районның мәдәни тормышы тарихында беренче тапкыр зур иттереп “Битва хоров” фестивале оештыру да, Уразавыл паркында “Батырлар аллеясе” булдыру да, районда яшәүче мохтаҗларга ярдәм итү дә, мәркәзебез Казан белән элемтәләрне ныгыту да, өлкә автономиясе, “Туган як” үзәге һәм Диния нәзарәте белән дустанә мөнәсәбәттә тору да Гаяр Абдрахмановичның иҗтимагый тормышыбызга эчкерсез куйган хезмәт нәтиҗәсе.

Безнең бүгенге кадерле юбилярыбызның төп хезмәт юлы, билгеләп үткәнебезчә, туган авылы Мәдәнә колхозында узган. Ул 31 ел дәвамында аның алыштыргысыз рәисе булып торган. Шул дәвердә авыл халкы өчен зур эшләр башкарган, колхозның материаль базасын шактый ныгыткан, халыкка яңа йортлар төзергә нык булышкан. Нәкъ Гаяр Абдрахманович инициативасы белән һәм аның җитәкчелегендә авылда иң беренчеләрдән булып үзәк суүткәргеч төзелә, балалар бакчасы булдырыла, мәктәпкә капиталь ремонт ясала, урамнарга асфальт юллар салына, районда табигый газ ярдәмендә эшли торган бердәнбер иген киптергеч кайгыртыла, авыл халкы радиоэлемтә белән куллана башлый. Ул чактагы шушы замана казанышын карарга өлкә губернаторы Иван Скляров шәхсән үзе Мәдәнәгә килә.

- Ул вакытта колхозларга хөкүмәттән зур ярдәм күрсәтелә иде. Хуҗалык һәм халык файдасына аны дөрес кулланган очракта, колхозларыбызда һәм авылларыбызда тормыш тулы куәтенә кайнады, җир кешесенең яшәү шартлары һәм көнкүреш уңайлыклары шактый үсте. Яшьләр, бүгенгедәй, эш эзләп Мәскәүгә чапмады, ә туган җирендә хезмәт итеп, гаилә корды, нәсел тамырын ныгытты. Теләгән кеше колхозда эш тапты, лаеклы хезмәт хакы алды. Бүгенге чынбарлыктан чыгып карасаң, искитмәле хәл бит: узган гасырның 1980 нче елларында Мәдәнә колхозында мөгезле эре терлек саны 2200 баш иде, шуларның 650сен савым көтүе тәшкил итте. Һәр сыердан тәүлегенә уртача 4000 килограмм сөт алдык. Игенне 6-8 мең тонна күләмендә җитештерә идек. Техник паркыбызда 40 берәмлек трактор, 30 автомобиль һәм 18 комбайн сафта торды, - дип сөйләде авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Гаяр ага Хәсәнов.

Әйтергә кирәк, авыл хуҗалыгына куйган изге һәм намуслы хезмәте өчен “Хөрмәт билгесе” орденына да лаек була безнең юбилярыбыз, Кызыл Октябрь районының хөрмәтле гражданины исеме дә аңа бирелә, милли район хакимияте тарафыннан өлкәбезнең атказанган ветераны исеменә дә тәкъдим ителгән. Ә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов үзкуллап Гаяр Абдрахмановичка Рәхмәт хаты тапшырды һәм халкыбыз файдасына куйган хезмәтен югары бәяләде.

Хөрмәтле юбилярыбызның үткән хезмәт юлы, чынлап та, сокланырлык һәм горурланырлык. Ул бит дәүләт һәм иҗтимагый хезмәтне берләштереп, көнне төнгә ялгап озак еллар эшләсә дә, гаиләсен дә онытып куймаган. Бүген аның өч улы да югары белемле белгечләр буларак, Мәскәүдә җаваплы урыннарда әтиләре төсле намус белән хезмәт итеп киләләр, үрнәк гаилә башлыклары булып торалар.
Бу көнне Гаяр ага Хәсәновка бала-оныкларыннан, туган-тумачаларыннан, таныш-белешләреннән һәм дә рәсми түрәләрдән бик күп котлау-теләкләр агылып торачак. Без дә җылы сүзләр белән сугарылган шушы агымга кушылабыз, Гаяр Абдрахмановичка хәерле озын гомер, гаилә бәхете һәм мәхәббәте, саулыклы һәм иминле киләчәк телибез. Гаяр абый, 70 яшьлек юбилеегыз мөбарәк булсын! Газиз халкыбыз файдасына башкарып килгән иҗтимагый тормышыбызда кайнарга һәрвакыт көчегез дә, теләгегез дә булып торсын иде. Сезнең белән алга таба да тыгыз хезмәттәшлектә торырга Аллаһы Тәгалә насыйплардан әйләсен.

ФОТОДА: Гаяр Абдрахмановичны Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе шәех Равил хәзрәт Гайнетдин Рәхмәт хаты белән бүләкли.


Олег ӘНДӘРҖАНОВ
Туган як
№ --- | 26.08.2016
Туган як печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Глобэкс промоушен
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar