поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
26.08.2016 Мәдәният

Камал театры Мәскәүгә гастрольгә чыгачак (АФИША)

12-18 гыйнварда Россия Дәүләт академия Малый театры бинасында (Мәскәү ш.) Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының (Казан ш.) зур гастрольләре үтә. Театр сайтының “Афиша” бүлегендә билетлар инде бүгеннән сатуда. Камал театры белән Малый театрның алмаш гастрольләре, матур традиция буларак, 2006 елдан бирле дәвам итә. Яңа 111нче сезонда татар театры Мәскәүгә соңгы елларның 7 премьерасын алып бара.

Гастрольләр 12 гыйнварда 19.00 сәгатьтә 109 сезон премьерасы - режиссер Фәрит Бикчәнтәевнең Нәкый Исәнбәт һәм Саадалла Ваннус әсәрләре буенча куелган “Хуҗа Насретдин” спектакле белән ачыла. Төп рольдә – Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша.

Гастрольләр афишасындагы спектакльләр:

13 гыйнварда 19.00 сәгатьтә драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниевнең “Көтәм сине...” спектакле. Спектакльдә вакыйгалар шәһәр хастаханәсендә бара.  Автор һәм режиссер бала көтүче берничә пар үрнәгендә безнең җәмгыятьтәге бозыклык һәм гаделлек үрнәкләрен ачып бирә; “нәселебезне, халкыбызны, кешелекне дәвам итү хокукына ия булыр өчен кулыбыздан килгәнне эшләдекме без?” - дигән сорауга җавап эзли.

14 гыйнварда 12.00 сәгатьтә балалар өчен Илгиз Зәйниевнең “Кәҗә, Сарык һ.б.” спектакле. Режиссерлары -  Сәлимә Әминова һәм Илдус Габдрахманов. Мәңгелек әкиятләр искерми, еллар үткән саен алар яңача укыла. Камал театрының “Кәҗә, сарык һ.б.” спектаклендә дә нәкъ шулай ук. Пьесаның авторы Илгиз Зәйниев Г.Тукайның “Кәҗә белән сарык” һәм башка әкиятләренә мөрәҗәгать итә. Әгәр хуҗалары Карт белән Карчык Кәҗә белән Сарыкны өйләреннән куып чыгаргач, алар Су анасын очратса ни булыр? Яки Шүрәлене? Ә Кызыклы шәкерт - Акбай белән дуслашсалар?... Энергияләре ташып торган яшь артистлар башкаруындагы җырлы, биюле, музыкаль әкият балаларны да, аларның әти-әниләрен дә битараф калдырмас.

14 гыйнварда 18.00 сәгатьтә М.Фәйзинең «Галиябану» спектакле. Режиссеры – Илгиз Зәйниев. «Галиябану» – бай куелыш тарихына ия пьеса. Ул күп кенә татар театры сәхнәләрендә дә, үзешчән театрларда да куелган һәм куелып килә. Пьесаның эчтәлеге һәркемгә балачактан таныш булган халык җырлары белән үрелгән мәхәббәт өчпочмагына нигезләнгән.

15 гыйнварда 18.00 сәгатьтә драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниевнең «Мәхәббәт FM” спектакле. Алар радиода эшлиләр. Берсе ди - джей, икенчесе тавыш режиссеры. Бер - берсен яраталар, әмма берсе дә үз хисләрен аңларга теләми. Ә вакыт бик аз, чөнки вакыйгалар бер - берсен яшен тизлеге белән алыштыра.Спектакльнең башка геройлары да мәхәббәтләрен эзлиләр. Кайда һәм ничек табарлар? Моны бары тик яңа эстрада - джаз комедиясен карарга килгән тамашачы гына белә алачак. Спектакль яшьләр аудиториясенә адресланган. Ул бүгенге яшь буынга хас юмор, пародияләр, яшәү һәм аралашу рәвеше белән сугарылган...

16 гыйнварда 19.00 сәгатьтә З.Хәкимнең “Бармы ришвәткә дәва?” спектакле. Режиссеры – Илгиз Зәйниев. Эшеннән куылган химия укытучысы Сәйфи ришвәткә каршы дару уйлап таба һәм аны үзе яшәгән районда гына түгел, бөтен дөнья буйлап таратырга уйлый. Әлеге яңалык район җитәкчеләренә аяз көндә яшен суккандай тәэсир итә... Спектакльнең премьерасы 2016 елның 7 ноябрендә.

17 гыйнварда 19.00 сәгатьтә «Хуҗа Насретдин” спектакле».

18 гыйнварда 19.00 сәгатьтә К.Тинчуринның «Җилкәнсезләр» спектакле. Режиссеры - Г.Цхвирава. Кәрим Тинчуринның әлеге пьесасы татар классик драматургиясендә иң мөһим әсәрләрнең берсе. 1926 елда иҗат ителгән бу сатирик комедия бүгенге көнгә аваздаш трагик гәүдәләнеш ала. Әсәрдә сүз татар милләтенең инкыйлаб алды һәм инкыйлабтан соң сайлаган юлы хакында бара. Спектакльнең премьерасы 2016 елның 8 октябрендә.

ИГЪТИБАР!!! Малый театрның төп бинасында ремонт эшләре бару сәбәпле, гастрольләр театр филиалы бинасында – Большая Ордынка, 69 йорт адресы буенча (Добрынинская метро тукталышы) үтә. Кассалар телефоны: (495) 624 40 46, (499) 237 31 81. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Мәскәү гастрольләренә билетлар театр сайтының “Афиша” бүлегендә инде бүгеннән сатуда. 


---
Камал театры
№ --- | 26.08.2016
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»