|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.08.2016 Җәмгыять
Cәламәтлек өчен зарарсыз ризык сайларга өйрәнәбез«ГМОсыз». Мондый мөһер сугылган азык-төлекне кибет киштәләрендә еш очратырга мөмкин. Сәламәтлек өчен чынлап та куркынычмы соң ул ГМО дигәннәре? Ашамлыклар составындагы «Е»лардан куркырга кирәкме? Алар нәрсәне аңлата? Болар хакында без Республика клиник хастаханәсе табибы – гастроэнтеролог Миләүшә Фәтхиева белән сөйләштек. Сүз уңаеннан, Россия галимнәре Михаил Гельфанд белән Александр Панчин ГМО турындагы уйдырмаларга ышанмаска куша. Аның яман шеш барлыкка килүгә сәбәпче булуы да исбатланмаган, ГМОлы кайбер ашамлыклар, киресенчә, файдалы булырга да мөмкин, ди галимнәр. Россия биофизиклары съездында Михаил Гельфанд моңа мисал да китергән. Әйтик, галимнәр дөгенең үзлекләрен яхшырту өчен, ГМО файдаланганнар. Дөгедә күз күрүе өчен кирәкле А витамины аз икән, дөге ризыкларын күпләп кулланучы халык яшәгән кайбер илләрдә тиз сукыраялар. Шуңа да галимнәр дөге генына каротин эшләп чыгарырга сәләтле көнбагыш генын өстәгәннәр, нәтиҗәдә «алтын дөге» сорты барлыкка килгән.
– Дөресен генә әйткәндә, «Е»лар белән файдалы матдәләрне дә билгеләргә мөмкиннәр. Әйтик, Е300 – ул пектин, Е440 – аскорбин кислотасы, Е260 – аш серкәсе, Е500 – сода, Е170 – акбур-кальций карбонаты. Күреп торасыз, сәламәтлек өчен куркыныч тудыра торган матдәләр турында сүз бармый. Шул ук вакытта тире авырулары, ашкайнату системасына зыян китерә торган, холестеринны арттырган кушылмалар да җитәрлек. Аларның кайберләрен ризыкка бөтенләй кушарга рөхсәт ителми. (куркыныч «Е»лар исемлеге түбәндә) – Сәламәтлеккә зыян китерми торган, экологик яктан чиста продукт сайлаганда, беренче чиратта, азыкның составына игътибар итәргә кирәк. Куркыныч «Е»лар исемлеген һәрчак үзегез белән йөртсәгез дә комачау итми. Зыянлы «Е»ларның күбесе азыкка төс бирү өчен файдаланыла. Шуңа да артык ачык төскә буялган ризык сайламаска киңәш ителә. Товарның составы күрсәтелмәгән икән, бу товардан баш тартсаң яхшырак, ул сыйфатсыз дигән шик бар. Танылган, билгеле җитештерүчеләрнең товарларына өстенлек бирергә тырышыгыз. Гомумән, сәламәтлек өчен зарарсыз – натураль продуктлар – бөртекле, сөт ризыклары, яшелчәләр, җиләк- җимешләр ашарга киңәш итәм.
Эльвира МОЗАФФАР |
Иң күп укылган
|