|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.08.2016 Мәдәният
Виктор Герасименко: “Минем татар көенең “үтә күренмәлелеген” күрсәтәсем килде”Россиянең танылган сценографы, Россиянең атказанган рәссамы Виктор Герасименко Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында “Үзгәреш җиле» татар җыры фестиваленә декорацияләр ясау, сәхнә бизәү эшләрен октябрьдә төгәлли. Шоуны куючы рәссам ел дәвамында фестиваль өчен эскизлар әзерләү белән мәшгуль булды. Читтән торып идарә ителә торган конструкция-трансформер «Үзгәреш җиле» фестивале декорацияләре нигезен тәшкил итә, ул Казан сәхнәсендә июньдә сынап каралды. РФ Театр әһелләре һәм Мәскәү рәссамнар берлекләрендә әгъза булып торган Халыкара мәгълүмат академиясе академигы Виктор Герасименко сәнгатьнең төрле жанрларында эшли: театр һәм концерт сценографиясе, станокта башкарылган рәсем, графика. Герасименко Россиянең төрле шәһәрләрендә (Мәскәү, Пермь, Казан, Екатеринбург, Уфа, Сарытау, Ижау, Рязань, Грозный, Ярославль, Кострома һ.б.) 150дән артык опера, балет, драматик спектакльләр куйган кеше. “Мин шактый күп проект эшлим, ләкин бу проектка мин үзем татар булган кебек мөнәсәбәттә, аңлыйсызмы, — дип билгеләп үтте Виктор Герасименко. — Тумышым белән үзем Рязаньнан, минем дә тамырларым буйлап, мөгаен, татар каны ага торгандыр”. “Үзгәреш җиле” фестивале костюмнарын бәяләп, Виктор Герасименко аларның кайберләре буенча эшләргә кирәк, диде. Декорацияләрдә “туры” этник татар элементлары юк: “Ләкин барыбер лалә, гөмбәз, барыбер рухка туры килә торган ниндидер конструкция. Менә шушы татар көйләренә хас үтә күренмәлелек, ниндидер илһамлык — болар булырга тиеш, аңлыйсызмы”, — ди ул.
--- |
Иң күп укылган
|