поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
24.08.2016 Экология

Эсселек беренче нәтиҗәләрен күрсәтә башлады

Русиядә эсселек дәвам итә. Соңгы атналарда синоптиклар һәр дүшәмбе саен: “Киләсе атнадан суыта башлый, яңгырлар китә”, – дип ышандырсалар да, ул “киләсе атна” һаман да килеп җитә алмый. Шулай итеп, бу атнада да Русиянең кайбер төбәкләрендә 40 градуска кадәр эсселек хакимлек итә.

Мәсәлән, Чиләбе, Свердловск өлкәләрендә, Курган, Оренбург төбәкләрендә 38-39 градус җылы тора. Башкортстанның далалы төбәкләрендә һәм Татарстанның көнчыгыш районнарында эсселек 38 градуска кадәр җитәчәк, ди һава торышы белгечләре. Шул ук вакытта Татарстанда урыны-урыны белән яңгыр явуы да ихтимал икән. Моннан тыш, атнага бер диярлек МЧСтан смс-кисәтүләр килгәләп тора. Йә җил-давыл, йә яшенле яңгыр, яки боз яварга мөмкин дип кисәтәләр.

Бик кызу булса да, Татарстанның кайбер районнарында яңгыр яугалап тора. Бу яктан бигрәк тә Яшел Үзән районы “бәхетле” – атнага бер булса да яңгыр явып китә. Шуңа күрә агач-куаклар, үләннәр хәзергә яшеллеген җуймаган ди. Мөслим якларында да яңгыр ярыйсы гына яугалаган диделәр. Әтнәнең кайбер авылларында соңгы яңгыр 24 июльдә яуган. “Шуннан бирле тамчы да тамганы юк, бөтен нәрсә корый, яфраклар саргая, җир кибә”, – диделәр ул якларга кайтып йөрүчеләр. Апаста шулай ук корылык. “Бәрәңге сабакларының 70 проценты корыган.

Бәрәңгене казый башласаң, җирдән яртылаш пешкән бәрәңге чыга”, – дип сөйләде Апас кызы. Быел күп кешедә кишер дә бик начар икән.

Көннәрнең кызу торуы нәтиҗәсендә табигатьтә кайбер сәерлекләр дә күзәтелә икән. Әйтик, Казан тирәсендә галәмәт зур яшел чикерткәләр пәйда булган, тараканга охшаган зур бөҗәкләр күренгәли башлаган, зур энә караклары активлашкан. Ә менә черкиләр быел бик аз. Монысы да эсселек галәмәтедер инде, мөгаен.

Кайберәүләр кызу көннәрнең файдалы якларын да таба. Әйтик, Түбән Камадагы танышларыбызның грушасы көньяк төбәкләрдәге шикелле үк сусыл, зур, татлы булып өлгергән. Бик күпләрнең карбызлары җитешкән, вак булса да гаҗәеп татлы ди. Ә кайбер кешеләрнең быелгы җәйдә икенче тапкыр утыртылган кыярлары үсеп килә, икенче берәүләр дүртенче кат редиска уңышы җыярга әзерләнә. Бакчада кура җиләкләре яңабаштан чәчәк атып маташалар, җимешләнгәннәр, кайбер кешеләрнең викторияләре чәчәк аткан ди. Хәер, без боларны сәерлек дип кабул итсәк тә, соңгы елларның август-сентябрь айларында агач-куаклар шактый еш саташкалый икән. Әйтик, 2010 елның август уртасында Казанда, 2013 елның август ахырында Урыссуда, 2014 елның көзендә Балтачта алмагачлар чәчәк аткан булган. Шулай булгач, тиздән безнең дә җылы яклардагы кебек бер җәй эчендә икешәр уңыш җыя башлавыбыз бик мөмкин. Эссегә түзеп булса, билгеле.

P.S. Синоптиклар бу көннәрдә Татарстанда һава торышы бозылачак дип кисәтә. Урыны белән яшенле яңгыр, кайбер районнарда боз явачак, көчле җил (секундына 17-22 метр тизлектә) чыгачак.


---
Татарстан яшьләре
№ --- | 24.08.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»