|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.08.2016 Җәмгыять
Кызлар 56 елдан соң очраштыӘлмәт районында яшәүче Изольда Лотфуллина-Әбсәләмова өч ел элек “Жди меня” тапшыруына дустын, хезмәттәшен эзләп хат язган. Алар Татарстанның Кызыл Йолдыз районында (бүгенге Мамадыш һәм Балык Бистәсе районнары) бер чорда эшләгәннәр. Берсе – укытучы, икенчесе комсомол райкомы секретаре була. “1960 елда Мәдинә Казанга укырга китте. Шуннан юллар аерылды”, – дип яза Изольда ханым. Үзен эзләүләрен белгәч, Мәдинә апа бик сөенә. Шунда ук Әлмәт якларына юл тота. “Озак еллар Уфада яшәдем. Ә Әлмәттә минем бертуган сеңлем торды (хәзер вафат инде). Шуңа да бу шәһәрдә еш була идем. Изольданың шунда икәнен белгән булсам, күптән очрашкан булыр идек. 1960 елдан бирле күрешкәнебез юк бит. Изольда хәзер Әлмәтнең үзендә түгел, ә Нәдер авылында яши икән. Укытучы булып та, газета редакциясендә дә эшләгән ул. Гаилә хәлләрен сөйләштек, үткәннәрне искә төшердек. Ике көн, ике төн сөйләшеп тә сүзләр бетмәде”, – дип сөйли Мәдинә апа.
Рәсимә МУЛЛАЯНОВА |
Иң күп укылган
|