• 15.06-25.06 Әлдермештән Әлмәндәр. Театр кукол "Экият"
  • 16.06 В честь танца. Гала концерт Казанского хореографического училища. ТАГТОиБ им. М.Джалиля 18:00
  • 17.06 Премьера "Корт" (12+), Кариев театры, 18.30
  • 18.06 Премьера "Мио,минем Мио" (6+), Кариев театры, 18:00
  • 24.06 StandUp show ТНТ. Brand new show. Татнефть Арена 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 15 Июнь
  • Абдулла Гомәр (1906-1974) - журналист
  • Зөлфирә Зарипова - актриса
  • Гөлнирә Габдулла - pr-белгеч
  • Зөфәр Дәүләтов - язучы
  • Асия Хәйруллина (1921-2004) - актриса
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 7 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Даими эшкә бухгалтер кирәк.Казан.89270386051
  • Казан шәһәре Ибраһимов проспектындагы 37 йортның 2 катында урнашкан 13 кв.м бүлмә сатыла. Телефон:89274000105
  • Услуги ассенизатора. 89172681882. Камаз - 10 кубов. Откачка и вывоз жидких бытовых отходов, из сливных ям, канализации,септиков, автомоек.
  • Сутелгэн ой бурасы сатыла утынга 6 почмаклы таза нарат агачыннан, бэясе10 мен. Балтач районы 89874245531
  • Тэртипле татар кызлары, (эшлибез) озак вакытка торырга квартира эзли. Чисталык, тынычлык хэм вакытында тулэуне гарантируем. Бэясе 16 менгэ хэтле. Риэлторларсыз! 89083499791 (Ватсап)
  • Исэнмесез мин эйбэт тэртипле акыллы семьясын кайгырткан егет бн танышасым килэ, пожалуйста ойлэнгэннэр язмасын иде, арчадан булса, бик эйбэт булыр иде 28-33 хэтле булса иде, мин узем ризаля 25 яшь кияудэн аерылган, балам юк +79393996314
  • Казан шәһәрендә общежитиеда булмә сдавать итәм. Тел. 89178571330
  • Берәр хуҗалыкта КИР 1.5 сакланып калмаганмы или редуктор аңа тел.89033139876
  • Продаю комнату в коммунальной квартире, которая расположена по адресу: Казань, пр-т Ибрагимова, 37. Общ. площадью 13 кв.м.На 2/5эт. Входная дверь в комнату металлическая, пластиковые окна, на полу ламинат.Кухня, туалет, душ в коридоре с отдельным входом. В квартире сделан косметический ремонт.Доброжелательные соседи. Месторасположение комнаты очень удобная , развитая инфраструктура, всё в шаговой доступности(магазины,школы,аптеки). Во дворе детские сады, детская площадка, парковка своя. Отличная транспортная развязка, откуда можно добраться до любой точки Казани. Метро "Яшьлек" в 5 минутах пешим ходом. Автобусная остановка рядом. Парк Победы рядом. ТЦ Парк Хаус, Тандем, ДК Химиков, московский рынок всё в шаговой доступности. 870000р. Тел.89274000105

 

 
 

 
Архив
 

               

23.08.2016 Җәмгыять

Көрәшнең башы бар. Ахыры булырмы?

Бу язма өлкәбездә зур тираж белән нәшер ителүче “Социальная газета”да 4 июньдә дөнья күргән иде. Аны без нәкъ бер ай үткәннән соң “Бердәмлек”нең 4 июльдә чыккан санында татарчага тәрҗемә итеп бастырдык. Анда сүз Камышлы районы фермерларының аһ-зарлары һәм аларның ихтыяҗларын аңламаган, язмыш ирегенә ташлаган җирле район хакимияте турында бара иде.

Бу аңлашылмаучанлыкны хәл  итү, арадашчы булу өчен Камышлы районы фермерлары Гомүмроссия “Россия өчен” халык фронты иҗтимагый хәрәкәтенең регион бүлеге вәкилләрен дә чакырган булганнар.

Очрашу вакытында да, “Социальная газета”да басылган язмада да Усман авылы фермеры Минсәгыйть Гыйниятов, Рус Байтуганыннан - Сергей Микин, Камышлыдан - Булат Сәлахов, Балыклыдан Рәфгать Хәмзин һәм башкалар яңа эш башлаучы фермерларның җирләрен рәсмиләштерә алмыйча интегүләре, ә җирле хакимиятнең моны тормышка ашырмас өчен төрле сәбәпләр табуы турыда борчылып сөйләгәннәр.

Әйтүләренчә, әгәр хакимияттән ярдәм булса, алар чәчү җирләрен икеләтә, өчләтә арттыра алырлар иде. Кайсыбер фермер хуҗалыкларында көндәлек тормышта кирәкле гап-гади нәрсәләр, мәсәлән, электр энергиясе булмагач, авыл хуҗалыгы техникасы җитешмәгәч, дәүләттән тиешле субсидияләр бирелмәгәч, нинди эшкуарлык, бигрәк тә, терлекчелек тармагының үсеше турында сүз алып барырга мөмкин?

“Социальная газета”да басылган язма ахырында өлкә авыл хуҗалыгы министрлыгының кыскача гына белешмәсе дә бирелгән иде. Анда Камышлы районының мөгезле эре терлекләр, кош-корт саны, ит, сөт җитештерү күрсәткечләре буенча өлкәдә иң соңгы урында торуы, 47 процент сөрү җирләренең бөтенләй кулланылмавы, шул үк вакытта 2015 елда районга авыл хуҗалыгын үстерү өчен 32 миллион сумлык субсидия бүлеп бирелүе турында әйтелгән иде. Тик бу акчалар никтер фермер хуҗалыкларына барып җитмәгән.

Халык фронты иҗтимагый хәрәкәтенең Самара өлкәсендәге региональ бүлеге штабы әгъзасы Вадим Нуждин фикеренчә, район администрациясе һәм фермерлар арасындагы аңлашылмаучанлык җирдә эшләүчеләргә тиешле ярдәмнең үз вакытында күрсәтелмәве сәбәпле килеп чыккан. Җирле түрәләр фермерлар белән даими очрашып торырга, аңлату эшләре алып барырга, проблемаларны чишү юлларын бергәләп эзләргә тиешләр. Ә бу Камышлы районында эшләнми, бөтенләй  юк дәрәҗәдә. Шуңа да фермер хуҗалыклары җитәкчеләре үзләрен читләштерелгән, яклаучысыз калдырылган кебек тоялар. Шуңа да халык ихтыяҗларына гамьсез карашта булган район хакимиятенә ышаныч түбән дәрәҗәдә дә инде.

“Бу очрашудан соң үзара низагка кергән ике як арасында күпер салыныр һәм вәзгыять яхшыга таба үзгәрә башлар, район белгечләре саннар белән генә түгел, халык белән дә эшләргә өйрәнерләр дип өметләнәсе килә”, - дип тәмамлаган үзенең сүзен Вадим Нуждин.

“Бердәмлек”тә бу турыда язма басылып чыкканнан соң (ул шулай ук “Самара татарлары” сайтында да урнаштырылды), низагка кергән ике яктан да бернинди дә фикер әйтүче, каршылык белдерүче булмады. Без инде, күрәсең, аңлашылмаучанлык уңай хәл ителгәндер дип, шатланып та куйган идек.

Тик без уйлаганча түгел икән шул. 14 июньдә Камышлы районының “Камышлы хәбәрләре” газетасында аның мөхәррире Рөстәм Бәдретдиновның язмасы басылып чыкты. Анда ул әле март урталарында ук Фәтхетдинов, Гыйниятов, Гыйләҗев, Кәримов, Сәлахов, Минһаҗев составындагы инициатив төркемнең (алар арасында берничә фермерның да исемнәре бар) Камышлы районы администрациясенә район башлыгын отставкага җибәрүне һәм авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесен алыштыруны таләп итүләре турында язган. Ә бу хакта моңа кадәр бер генә мәгълүмат чарасында да хәбәр юк иде әле. Соңрак инициатив төркем фермерлар исеменнән Халык фронты иҗтимагый хәрәкәтенең региональ бүле¬генә мөрәҗәгать иткән һәм май ахырларында район территориясендә бу оешманың утырышы үткәрелгән дә инде.

Язмада әлегә кадәр бу утырышның нәтиҗәләре, һәм нинди карар кабул ителүе турында билгеле түгеллеге дә әйтелә. Ә инициатив төркем “Район башлыгына ышанмау белдерү турында” референдум үткәрүне таләп итеп, территориаль сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать иткән икән. Тик, мөрәҗәгатьнең һәм тиешле документларның федераль һәм региональ законнарга туры килмәвенә сылтап, комиссия инициатив төркемне теркәүдән баш тарткан.

Бер үк вакытта тиз арада районның ветеран оешмаларын җыеп, инициатив төркемгә каршы резолюция кабул ителә. Районның Вәкилләр җыелышы депутатлары, иҗтимагый совет әгъзалары һәм әле тагын күп оешмалар, партияләр моны хуплауларын белдерәләр. Әгәр аларның тулы исемлеген язарга тотынсаң, газетабызда урын да җитмәс иде.

Тагын ике атна үтте дигәндә, “Камышлы хәбәрләре”нең 14 июльдә дөнья күргән санында районның Вәкилләр җыелышында кабул ителгән резолюцияне хуплаган, район хакимиятенә каршы сүз әйтергә җөрьәт иткән инициатив төркем әгъзаларын хурлаган язмалар басылып чыга. Аларның барсы да бер калыпта язылган булып, ашык-пошык оештырылган икәнлеге күренеп тора. Авторлар исемлегендә күбрәк хезмәт ветераннары, районның мактаулы гражданнары урын алган.

90 яшьлек ветеран-табиб Хаҗәр апа Акчурина, мәсәлән, район администрациясе башлыгы Рафаэль Баһаутдиновның халыкка, аеруча өлкән яшьтәгеләргә, ветераннарга игътибарлы булуы, соңгы вакытта авылларның матурлануы, чүп үләннәреннән арындырылуы турында әйтә.
Иске Ярмәк авылы мәктәбе укытучысы Малик Мөхәммәтҗанов та районда мәгариф, мәдәният мәсьәләләренә зур игътибар бирелүенә басым ясый.

Хезмәт ветераны Дилбәр Шиһапова да районда яхшы якка булган үзгәрешләрне санап үтә. Бу кешеләрнең сүзләренә каршы нәрсә әйтәсең инде? Тик бу сүзләр фермерлар күтәргән темага туры килеп бетми кебек.

Хәер, язмаларның берсендә бу мәсьәләгә дә урын табылган икән. Иске Ярмәк авылында яшәүче районның Мактаулы гражданины Мәҗит Йосыпов үзенең язмасында, инициатив  төркемгә кергән кешеләрнең күбесенең фермер булмауларына һәм аларның күбрәк үз шәхси ихтыяҗларын кайгыртуларына, кайберләренең район җитәкчелегендә үзләренә яхшы җылы урыннар дәгъваларга җыенуларына игътибар итәргә тырышкан. Аның фикеренчә, кайбер эшлексез фермерлар урынына “Синко” компаниясе кебек көчле, зур инвестор килгәч, районга, биредә яшәүчеләргә, җир пайлары хуҗаларына яхшы гына булачак. Әнә, һәр җир паена “Синко” (бу 7 гектар дигән сүз) аренда өчен елына 5әр мең сум, яисә 5әр центнер ашлык бирергә вәгъдә итә. Әгәр кем дә кем үз паен сатарга теләсә, рәхим ит. Моның өчен аңа 50 мең сум түләнәчәк. Ә менә мескен фермерлардан нәрсә алып булсын?

Элеккеге елларда район белән җитәкчелек иткән Саҗит Галимуллинның да фикерләре Мәҗит Йосыповныкына тәңгәл килә. Ул шулай ук җирләрне көчле, зур инвесторларга бирүне яклый, фермер хуҗалыкларының киләчәгенә ышанып бетмәвен белдерә. “Әгәр аларга гына ышанып ятсак, эшкәртелмәгән мәйданнар тора-бара бөтенләй әйләнештән төшеп калачаклар, ә элеккеге чәчүлек җирләре урманнар белән капланачак”, - ди ул.

Ә бит Халык фронты иҗтимагый хәрәкәнең региональ бүлеге “Социальная газета”да басылган язмада, киресенчә, фермерларның таләпләрен яклавын белдерә.

“Бердәмлек”кә фермерлардан һәм аларны яклаучылардан да хатлар килә башлагач, без Гомумроссия халык фронты хәрәкәтенең Самара өлкәсе буенча региональ бүлеге координаторы Светлана Спиченок белән элемтәгә кереп, бу хакта фикерләрен әйтүен соралдык. Ул Камышлыда үткәрелгән утырыш йомгаклары буенча әле 25 майда ук нәтиҗәләр һәм тәкъдимнәр ясалып, аларның 11 июньдә Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдиновка һәм вице-губернатор, өлкә губернаторы администрациясе җитәкчесе Дмитрий Овчинниковка, өлкә хөкүмәте рәисе урынбасары, өлкәнең авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Алексей Поповка җибәрелүе турында белдерде.

Димәк, “фетнәче”ләргә каршы резолюцияләр кабул ителгәндә, аларны хурлаучы хатлар “Камышлы хәбәрләре”ндә басылганда, утырыш нәтиҗәләре һәм тәкъдимнәр өлкәдән район администрациясенә килгән булган инде. Тик аларны, белмим, күрергә теләмәгәннәрме, күрмәмешкә салышканнармы?

Ә Камышлы районында үткәрелгән шул утырыш нәтиҗәләре буенча Халык фронты әгъзалары һәм экспертлары түбәндәге тәкъдимнәр ясаганнар:

- Район башлыгы, өлкәнең авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә, район авыл хуҗалыгы идарәсенең эффектлы эшләвен булдыру буенча тиешле карарлар кабул итәргә, районда потребкооперацияне үстерү өчен чаралар комплексын эшләп чыгарырга, фермер һәм шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән продукцияне кабул итү, эшкәртү һәм сатуны оештырырга тиеш;

- Район администрациясенә региональ, муниципаль хакимиятләрнең, җирле авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрнең инвесторлар белән хезмәттәшлек итүләрен булдыруга юнәлтелгән тырышлыкларын берләштерү өстендә эшләргә кирәк. Районның крестьян-фермер хуҗалыкларына дәүләт тарафыннан бирелергә тиешле бөтен субсидияләрне алу өчен эффектлы методик, юридик һәм административ ярдәм күрсәтелергә тиеш;

“Бердәмлек”кә килгән хатларда аерым фермерлар үзләренең ничек эшләүләре, район хакимиятеннән тиешле ярдәм күрсәтелсә, тагын да яхшырак эшләргә мөмкин булуы турында язалар.

Шулар арасыннан Иске Ярмәк авылы крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Резидә ханым Кәлимуллинаның хаты аеруча игътибарга лаек. Аның сүзләре җан авазы булып яңгырый. Ул бигрәк тә авылдашы, элек колхоз рәисе булып торган Мактаулы хезмәт ветераны Мәҗит ага Йосыповның бу җирдә эшләп, бернәрсә дә майтарырга өлгермәгән инвесторларны мактап, көнне-төнгә ялгап эшләгән фермерларны хурлап, түрәләр алдында куштанлануына рәнҗи. Әгәр мөмкинлек табылса, без аның бу хатын “Бердәмлек”нең киләсе саннарының берсендә тулысынча урнаштырырга уйлыйбыз.

Ә менә Дәүләткол авылы фермеры Фәрит Гыйләҗевның Камышлы районы башлыгына һәм районда яшәүчеләргә юлланган хатында әйткән фикерләренә бу язмада тулырак кагыласы килә:

“Бу хатны язарга безнең райондагы күңелсез хәлләр (ә алар бездә инде беренче мәртәбә генә түгел) сәбәпче булды. Без хәзер юл чатында торабыз. Кая таба барырга да белмибез. Нигә гади хезмәткәрләрне түрәләр аңларга да теләмиләр, ярдәм дә итмиләр?

Монда үзебезнең дә гаебебез бардыр, мөгаен. Кайсыларыбыз түрәләргә ярар өчен аларга тик яхшы сүзләр генә әйтәбез, мактыйбыз. Тик бәйрәмнәрдән, тантаналардан соң кабат гади көннәр килә бит.

Әнә “Камышлы хәбәр¬ләре”ндә безне, район җитәкчелегенә тәнкыйть сүзләре әйтүчеләрне, хурлап язганнар: “Көймәне чайкалдырырга ярамый” дип аталган язмада: “Районда тормыш көннән-көн яхшыра бара, бәйрәмнәр, фестивальләр үткәрелә, авыллар матурая, ә “фетнәче” фермерлар боларны күрергә теләмиләр”, - дип язалар. Янәсе, үзегезнең кирәксез таләпләрегез белән калганнарга яшәргә комачаулыйсыз. Ә без тату, дус булып яшәргә каршымени? Тик җирләр эшкәртелмичә, кысыр килеш ятканда, фермер хуҗалыкларына икмәк үстерү, мал үрчетү өчен тиешле ярдәм күрсәтелмәгәндә ничек тыныч кына яшәп булсын икән? Ел буена күпме соралсак та, район башлыгы фермерлар белән очрашырга теләмәде. Ниһаять, мондый киңәшмәгә җыелгач, ярты сәгать чамасы үткәннән соң ул, ашыгыч эшләре барлыгына сылтап, безне проблемаларыбыз белән күзгә-күз калдырып, киңәшмәне ташлап чыгып китте.

Районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Сергей Яхимовичның да фермерлар белән элемтәсе дә, безнең белән эшләп, ярдәм итү теләге дә юк дәрәҗәсендә. Фермерлар белән аның өч ел инде бернинди җыелыш та үткәргәне булмады. Без хөкүмәттән нинди ярдәм бирелүе турында да бер нәрсә дә белмибез. Үзен зур белгеч дип санаучы бу адәм киңәш сорап килүчеләр белән сөйләшеп тә тормыйча, бүлмәсеннән куарга ук тотына.

Кайберәүләр: фермерлар ташландык җирләрне эшкәртергә теләүче инвесторларга каршы чыгалар, дип тә сөйлиләр. Бу дөрес түгел. Әгәр алар яхшылап эшләп китсәләр, безгә начар булыр идемени? Тик дөньяда җирле фермерларның булуын да онытмасыннар иде.

Район җитәкчелеген урынлы тәнкыйтьләгән өчен безгә, фермерларга каршы көрәш башлап җибәрү, район газетасында төрле мөрәҗәгатьләр бастыру һич тә ярый торган эш түгел. Район халкына: “Түрәләр сүзенә карап, аларга ярарга тырышып, бер-беребезгә начар сүзләр әйтеп рәнҗетмик”, - дияр идем. Вакыт үтә ул, ә менә яралар озак төзәлми.

Рафаэль Камиловичка әйтер сүзем шул: “Әгәр хатагызны аңлап, яхшы якка үзгәрсәгез һәм җирдә эшләүчеләргә ярдәм итәргә теләсәгез, төрле резолюцияләр яздырып халыкны бер-берсенә каршы куймагыз, җитәкче вазифасыннан китү ул әле тормыш тәмамлана дигән сүз түгел. Сез бит элеккеге фермер. Бәлки яңадан безнең белән эшләргә туры килер, һәм әле бергәләшеп үз җиребездә хезмәт итәрбез. Фермер булу, җирдә икмәк үстерү белән горурланырга кирәк, минемчә. Район халкына әле тагын шуны әйтәсем килә: “Әйдәгез, тормышны җимерү урынына бергәләшеп иҗат итү юлына басыйк. Ә район башлыгын алыштыру-алмаштырмауны өлкә губернаторы хәл итсен!”

Менә шундый мөрәҗәгать белән чыккан Дәүләткол авылы фермеры Фәрит Ирек улы Гыйләҗев.

Низагның тизрәк уңай хәл ителүен, җирдә эшләүчеләргә тизрәк тиешле ярдәм күрсәтелүен теләп, бу язманы аның шушы сүзләре белән тәмамларга да булыр иде. Тик фермерлар һәм хакимият түрәләре арасындагы аңлашылмаучанлык тагын да киңрәк җәелә бара бит. Район түрәләренә фермерларның башбаштаклыгына каршы район депутатлары кабул иткән резолюцияләр аз тоелган, күрәсең. Аларга тел-теш тидергән “фетнә”челәрне бөтенләй җиңү теләге беләндер инде, авыл җирлекләрендә дә җыелышлар үткәреп, җирле депутатлар тарафыннан да баш күтәрергә, җәнҗал оештырырга маташучыларга карата тәнкыйть сүзләре әйттерергә булганнар. Кайбер авыл җирлекләрендә бу эш барып чыккан: күндәм депутатлар берсүзсез район түрәләрен яклап, “юньсез” фермерларны хурлап, тиешле карарлар кабул иткәннәр.
Тик моңа каршы чыгучылар да булган, диләр. Бу турыда әлегә тулы мәгълүмат юк.

Ә менә Иске Ярмәк авылы җирлеге администрациясендә җирле җитәкчеләр һәм аерым депутатлар уртак карарга килә алмыйча, үзара якалашуга, кыйнашуга кадәр барып җиткәннәр. Депутатлардан яше¬реп, имзалар җыю юлы белән генә тиешле карар кабул итәргә җыенган түрәләргә каршы чыккан депутат, фермер Илдар Шәрәфетдиновны Ярмәк авылы җирлеге башлыгы Расих Гыйбадуллин, озак-озын сөйләшеп, аңлашып тормыйча, бүлмәдән куып чыгарган да, башы белән диварга илтеп бәргән. Тән җәрәхәтләре алган депутатны ашыгыч ярдәм машинасы Похвистнево районара хастаханәсенә алып киткән һәм “баш мие селкенгән” дигән диагноз куелган диләр. Бу турыда интернет сайтларында да, телевидение хәбәрләрендә дә күп әйтелде инде.

Мин дә хастаханәдә дәваланучы Илдар Шәрәфетдинов белән телефон аша сөйләшеп, хәлен сораштым. Ул башының көн дә авыртуы, кан басымының бер төшеп, бер күтәрелеп уйнавы турыда белдерде. Аллаһы сакласын, дүрт бала атасына сәламәтлек телик.

Без, әлбәттә, җинаять тикшерү комитеты әгъзалары да, депутатлар, хакимият түрәләре арасында килеп чыккан низагларны тикшерүчеләр дә түгел. Шулай да, гаеп кемдә генә булмасын, ә ул атта да, тәртәдә дә бардыр, барысын да тыныч юл белән хәл итәргә кирәктер, дип уйлыйбыз. Бер-береңә каршы резолюцияләр, каршы фикерләр оештырып кына дөрөслекне табып булмаячак. Дөреслек кайдадыр урталыкта йөри. Җирдә эшләүчеләрнең фикерләренә, тәкъдимнәренә, Халык фронты хәрәкәте әгъзалары әйткенчә, район түрәләре колак салырга тиешләрдер. Халык арасында абруеңны бер югалтсаң, аны кабат табу да, кире кайтару да ансат булмаячак. Шуны онытмасак иде.

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН, “Бердәмлек” өлкә татар газетасының баш мөхәррире.


Камышлы районы администрациясе башлыгы Рафаэль БАҺАУТДИНОВ һәм Вәкилләр җыелышы рәисе Фәрит ШӘЙМӘРДАНОВ.


Иске Ярмәктә яшәүче Мактаулы гражданин Мәҗит ага ЙОСЫПОВ.


Дәүләткол авылы фермеры Фәрит ГЫЙЛӘҖЕВ.


Иске Ярмәк авылы җирлеге башлыгы Расих ГЫЙБАДУЛЛИН.


Кыйналган авыл җирлеге депутаты, фермер Илдар ШӘРӘФЕТДИНОВ.


Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН
Бердәмлек
№ --- | 23.08.2016
Бердәмлек печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar