поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
18.08.2016 Киңәш-табыш

Үлем түшәгендәге кеше янында үзеңне ничек тотарга? (БАШЫ)

Үлем һәрвакыт искәрмәс була. Кеше үлгәч, аны ничек юарга, кәфенләргә, нинди сүрәләр һәм догалар укырга дигән сорау­лар туа. Вафат булган кешеләрне госел коендыра, кәфенли торган, гомумән, мәет озатуның бөтен йолаларын белгән кешеләр дә олыгаеп бара. Димәк, һәрберебезгә бу эшнең тәртибен белү хәерле. Шул уңайдан «Хозур» нәшрияты «Мәет озату йолалары» дигән китап чыгарган. Әлеге белешмәлек барчабызга да файдалы булыр дип ышанабыз.

Мохтазар – үлем алды газабын кичерүче кеше. Сүзгә-сүз тәрҗемә иткәндә, кемнең хозурына кем дә булса килсә, шул мохтазар була. «Китаб-әль-Җәнаиз» текстында үлем алды газабында торган кеше аның янында фәрештәләр пәйда булганнан соң мохтазарга әйләнә. Үлем түшәгендә яткан кешене соңгы мизгелләрендә генә, тормышның ахыры ап-ачык булып күренеп торганда гына аны мохтазарга саный алалар.

Үлем билгеләренә түбәндәгеләр керә:
кешенең аяклары суына, хәлсезләнә;
сулышы авырая, тизләшә, өзек-­өзек була башлый;
борыны җиңелчә бөгелә.
Мохтазар янында булучылар аңа рухи яктан ярдәм итәргә тиешләр.

1. Үлем хәлендәге кешенең янында госелле булуы хәерле. Мохтазарның колагына акрын тавыш белән тәлкыйн кылалар: тәһлил яисә шәһадәт сүзе әйтелә, үзенә көчләп әйттерергә ярамый.
Тәһлил – «Ләә иләһә илләллаһ». Мәгънәсе: «Аллаһтан башка һичбер илаһ юк».
Шәһадәт сүзе – «Әшһәду ән ләә иләәһә иллә-ллааһү үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән габдүһүү үә расүүлүһ». Мәгънәсе: «Мин шәһадәт кылам, Аллаһтан башка һичбер илаһ юк. Янә шәһадәт кылам, Мөхәммәд Аның колы һәм илчесе».

Бу сүзләрне әйтүнең максаты –боларны үлем хәлендәге кешенең исенә төшерүдер. Пәйгамбәребез (с.г.с.) бер хәдисендә: «Соңгы сүзе «Ләә иләһә илләллаһ» булган кеше җәннәткә керер», – дип әйтә.
Аның янындагылар Коръәннең 36нчы «Йәсин» яки 67нче «әл-Мүлк» («Тәбәрәк») сүрәсен укырлар. Динебез бу сүрәләрне укуны саваплы күрә. Үлем хәлендәге кеше янында «Йәсин» сүрәсен уку үлем газабын җиңеләйтә.

Үлем хәлендәге кешенең янында Коръән укый белмәгәннәр туган телләрендә хәер-дога кылырлар.
Мохтазарны «Ләә иләһә илләллаһ» кәлимәсен әйтергә мәҗбүр итү кирәкми. Кәлимә, мохтазар да аны кабатласын өчен, аның колагына ишетелергә тиеш. Мохтазар кәлимәне әйткәнче, янындагылар кәлимә әйтүне дәвам итәргә тиешләр. Мохтазар кәлимәне әйткәндә, аның янындагылар эндәшми торырга тиешләр. Мохтазарның һаман кәлимә әйтеп торуына басым ясарга кирәкми. Соңгы мизгелгә кадәр аны әйтеп тору мөһим түгел. Максат шунда ки, кәлимә үлем түшәгендә ятучының дөньяда әйтелгән соңгы сүзләре булырга тиеш.Ә мохтазар кәлимәдән соң башка сүзләр сөйләсә, янындагылар, ул да кабатласын өчен, тагын кәлимә әйтә башларга тиешләр. Мохтазар яңадан кәлимәне әйткәннән соң, тынлык сакланырга тиеш. Соңгы мизгелләр якынайганда, мохтазар авыр итеп, тиз-тиз сулаганда, янындагылар тагын, кычкырып, кәлимә әйтергә тиешләр.

Мохтазар янында дөнья сүз­ләре сөйләшергә ярамый, чөнки ул мохтазарны дөньялыкка тарта. Бу темага сөйләшү зыянлы. Үлүче Аллаһ турында фикер йөртсен өчен тырышырга кирәк.

Дәвамы бар.


---
Шәһри Казан
№ --- | 18.08.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»