поиск новостей
Көн мәзәге
  • Бөтенегез интернеттан чыгып торыгыз әле, бераз ялгыз каласым килә.

Бүген кемнәр туган
  • 11 Май
  • Рөстәм Закиров - җырчы
  • Мансур Сафин - язучы
  • Фәния Хуҗиәхмәт - журналист, нәшир
  • Шамил Гаффаров - дәүләт эшлеклесе
  • Сәет Раинбәков - җырчы
  • Гүзәл Минакова - актриса
  • Эдуард Үтәгәнов - шоумен
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
  • Сдам 1 ком квартиру в Салават Купере 1. 19000+комун+5000 депозит. Квартире есть кровать,стир машинка шифоньер, на кухне есть еще диван 89030629849
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
Архив
 
12.08.2016 Шоу-бизнес

Ландыш Нигъмәтҗанованы кем бизәндерә? (ФОТО)

Ландыш Нигъмәтҗанова – чибәр, зәвыклы һәм һәрвакыт үзен тәрбияләп торучы җырчы. Аның кайда, кемдә бизәнүе белән күпләр кызыксына. Intertat.ru хәбәрчесе ул кешене эзләп табып кына калмыйча, бизәнеп тә кайтты. Казанның Сул як Болак урамында урнашкан матурлык студиясе быелның май аенда гына ачылган. Ул Ижевскидагы студиянең филиалы булып санала.

Хуҗабикәсе – Динә Беккер. Татар исемле булса да, Динә – бөтенләй башка милләт кешесе. Әнисе – рус, ә әтисендә алман-яһүд тамырлары. Ландышны бизәндерүче Римма Саматова да студия ачылган көннән бирле биредә эшли икән.
 
 
– Белемем буенча икътисадчы булсам да, иҗади сәләтләрем өстенрәк булып чыкты. Икенче кызымны тапкач, бизәндерү эше белән кызыксына башладым. Һәм менә биш ел инде бу өлкәдә эшлим. Әле дә өйрәнәм, яңалык ачам. Бүгенге көндә даими клиентларым бар, шуларның берсе – танылган җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова. Ландышның Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән чибәрлеге бар һәм без шул чибәрлекне тагын да матурлыйбыз. Макияжны кайда баруына һәм нәрсә киюенә карап ясыйбыз, – дип сөйләде Римма Саматова.
 
Римма биткә макияж салганчы, иң элек йөзгә, бит төзелешенә, аңа нинди тондагы буяулар туры килүенә игътибар итә. Биредә визажист хезмәте генә түгел, каш һәм чәч ясау хезмәтләре дә күрсәтелә. Тиздән башка төрле яңалыклар да кертергә уйлыйлар. Бизәнү бәясе 1500 сумнан башлана. Студиядә бизәнергә һәм бизәндерергә өйрәнү мәктәбе дә бар. Бер курс 5 мең сум тора. Бу мәктәпкә йөрүнең мәгънәсе бар, чөнки күп кенә хатын-кызлар бирегә килеп үзенә яңалык ачачак, ахыр чиктә – матур бизәнергә өйрәнеп, үз-үзен ярата башлаячак!
 
- Римманың үз эшенә җаваплы каравы, хезмәтен оста башкаруы ошый. Макияжны еш ясатмыйм, берәр чарага барасы булганда гына мөрәҗәгать итәм. Риммадан бик канәгать, шулай булгач алга таба да аңа йөрермен дип уйлыйм. Тагын бер матурлык салонына йөргәлим, анысында тырнак, чәч ясатам. Кайвакыт массажга барып кайтам. Ләкин, гадәттә, биткә массажны үзем ясыйм. Элек битемә бер крем да сөртмәдем. Хәзер дә кулланмас идем, әмма җыерчыклар чыкмасын өчен битне карарга кирәк. Тышкы кыяфәтемә артык игътибар биргәнем юк. Буй-сыным белән әнигә охшаганмын, аңа рәхмәт! – дип белдерде Ландыш Нигъмәтҗанова.
 
Римма янына килгәч аннан макияж ясатмыйча кала алмадым.

Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 11.08.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы