поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
11.08.2016 Язмыш

Бишектә – дүрт айлык, йөрәк астында ундүрт атналык нарасый калган

Шаран районының Зирекле авылында ялгызы дүрт бала тәрбияләүче Альмира апа Галлямова белән аралашып чыккач та озак кына аңыма килә алмый йөрдем. Шушы чибәр, тырыш һәм мөлаем ханымның иңенә нинди зур сынау төшкән. Юл һәлакәтендә иренең гомере өзелгәндә 33 яшьлек хатынның өченче баласына нибары дүрт ай була. Әле җитмәсә, йөрәк астында тагын бер җан яралган чак булган ул.

Мин Зиреклегә күрше авылдан килен булып төштем, – дип тормыш йомгагын сүтә әңгәмәдәшем. – Гаиләдә без өч бала. Бик якын туганнарым – апам һәм энем бар. 1998 елда ирем Фәрдүс белән гаилә корып җибәрдек. Шул ук елны улыбыз Алмаз туды. Бераз бианайлар (Башкортстан якларында каенананы әнә шулай дип йөртәләр) белән яшәдек тә, үзебез өй бетереп, башка чыктык. Алмаз белән декрет ялыннан соң саклык банкына эшкә кердем. 2007 елда Фиданыбыз дөньяга аваз салды. Ике елдан соң туган сабыебызга исә Альберт дип исем куштык. Ирем белән бик матур итеп яшәп ятканда, 2009 елда гаиләбезгә зур кайгы килде. Канатларым каерылды. Сабыйларымны кочаклап, ялгызым калдым. Әле алай гына да түгел, иремне югалткан көннәрдә йөрәк астымда ике айлык авырым да булган икән. Мин аны белмәдем дә, сизмәдем дә. Эчем авыр­та башлагач, бер таныш табибка бардым. «Тиз арада УЗИга бар, синең миомаң бар бугай», – диде. Баксаң, авырым барлыгын күземә карап әйтергә курыккан икән. УЗИга баргач, йөклелекнең 20-21 атнасы икәнлеге билгеле булды. Инде хәзер нәрсә эшләргә? Болай да өч бала белән калдым, монысын да тапсам, аякка бастыра алырмынмы? Мең төрле уй узды башымнан. Ничек бар шулай, түкми-чәчми, туганнарга да сөйләдем. Уртага салып сөйләшкәч, баланы алдырырга кирәктер инде, дигән карарга килдек. Ике-өч көн буе бөтен кирәкле анализларны тапшырып бетергәч, баламны калдырам, алдыра алмыйм мин аны, дип, өйгә кайтып киттем. 14 февральдә дүрт кило да 600 граммлы сабыем – Фәдисем дөньяга аваз салды. Сөннәтләнеп туды бала. Акушер шундук: «Чын баһадир мөселман таптың», – диде. Шундый зур сынаулар белән бергә күтәргән җан җимешемне кулыма алдым да: «Туасы җаннар булгансың инде, балам. Әтиең генә күрми шул», – дип еладым. Ул вакытта өченче балама унбер ай иде.
 
Ирем белән унбер ел яшәп калдык. Бик әйбәт, тырыш кеше иде. Алтын куллы балта остасы. Беркемгә дә «юк» дип әйтә белмәде, ярдәмчел булды, мәрхүм. Йорт салганда да кеше ялламадык, барысын да үз көчебез белән башкарып чыктык. Ике яктан да әткәйләр бик булышты. Әле дә алар ярдәм итә. Бианай-биатай икенче урамда гына яши минем. Аларга да кайгы өсте кайгы килеп торды. Иремә кадәр олы кызларын соңгы юлга озаттылар. Аның ике малае калды. Алар әтиләре белән торсалар да, кайткалап-киткәләп йөриләр.
 
...Иң мөһиме: балаларым исән-сау булсыннар. Миңа күршеләр, син югалып калмыйсың, диләр. Мин төшенкелеккә бирелсәм, ни эшләргә белми ике кулымны салындырып утырсам, кайгы басып китә бит мине! Ә балаларны кем карар? Шуларга карыйм да: «Әйдә, Альмира, бирешмә!» – дим. Исән чагында ирем котельныйны аерым бер бүлмә итеп ясарга теләгән иде. Булмады. Энем, әткәйләр ярдәме белән шуны эшләп ятабыз хәзер. Ике сыерыбыз бар. Авыл җирендә кош-кортсыз да ярамый.
 
Әтиләрен югалтуны балалар бик авыр кичерде. Алмаз аңларлык бит инде. Аңа бигрәк тә читен булды. «Бөтен кешенең әтисе бар, нигә Ул минекен генә алды», – дип елады. Хәзер ул техникумда укый. Техниканы бер сүтеп, бер җыеп тәм таба. Үз куллары белән трактор ясады. Бераз акчасы булса, тимер-томыр ташый өйгә. Сүз әйтмим. Икенче улыбыз гел әтисе белән йоклый иде. Аны югалткач, әбигә барып өшкермичә тынычлана алмады. Әле ярый апам бар. Ул нык булышты. Үзенең дә дүрт кызы бар. Өченче улыма ул икенче әни кебек якын инде. Үз әниемнең ун оныгы бар. Кечкенәләрем Альберт белән Фәдис игезәкләр кебек. Бергә балалар бакчасына йөрделәр, быел беренче сыйныфка баралар, Алла боерса. Менә шулай акрын гына тормыш дәвам итә...
 
 
Альмира апа, ялгыз хатынга сүз каткан кешеләр дә булмый калмагандыр.
 
Яшермим, танышырга, таныштырырга теләүчеләр күп булды. Әмма берсен дә яныма якын җибәрәсем килми. Килик әле, сөйләшик әле, дисәләр дә, шундук, килмәгез, кирәк түгел, дип кырт кисәм. Мине бәлки яратырлар да, ә балаларыма каты бәрелсәләр ниш­ләрмен?
 
Авырткан җирегезгә кагылсам, гафу итәрсез, Альмира апа, шулай да, ирегезне югалткач, иң авыры нәрсә булды?
 
Нинди генә эш башласак та, ирем белән кара-каршы утырып ки­ңәш­­ләшә идек. Миңа хәзер менә шул бик җитми. Яшьләр бер-берләрен аң­лап, саклап яшә­сеннәр иде. Гаиләң тулы булганда, иң авыр эшләр дә бик җиңел эшләнелә. Киңәш кирәк булганда: «Әнкәй, шулай дип уйлаган идем, нәрсә эшлим икән?» – дип, иремнең әнисе янына барам. Ходай ярымнан аерды, инде балалар хәсрәте күрсәтмәсен дә, туганнардан, дуслардан аермасын иде, дип телим.
 
...Альмира ханымның теләкләренә кушылып, бераз өстисем дә килә: алма кебек дүрт улының игелеген тоеп, кайберәүләр кыз балалардан да күрмәгән хөрмәт һәм тәрбия күрергә язсын бу анага. Кем белә, бәлки, олыгайган көнендә иптәш, терәк булырдай кеше дә очратып куяр. Анысы да Аллаһы Тәгаләнең кодрәте...

Зөһрә САДЫЙКОВА, Башкортстан
Шәһри Казан
№ --- | 11.08.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»