поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
11.08.2016 Милләт

Туфан абыйга хат – 2

Сине төшемдә күрдем әле, Туфан абый. Матур итеп киенгәнсең, галстук та тагып җибәргәнсең. Син рәсми урыннарга барганда, йә Дәүсовет сессиясенә килгәндә шулай киенә идең. Бу юлы урамда идең, яныңда бер төркем яшьләр, нидер эшләп мәш киләсез, әмма ни-нәрсә эшләгәнегез аңлашылмый. Син өйрәтеп торасың, менә шулай итсәгез әйбәт­рәк булыр, егетләр, дисең...

Бер мәртәбә: “Эшләгәнегез кешегә булса, өйрәнгәнегез үзегезгә булыр”, – дип тә куйдың кебек. Егетләр кө­лешәләр, аларга син дә кушыласың... Шул вакыт мине дә күреп алдың: “...О-о, сәлам, Гыйлемхан! Әйдә булыш! Карап торырга гына килмәгәнсеңдер ич”, – дип төрттердең...
 
Төшнең шул турысында уянып киттем, Туфан абый, нәрсә булды икән бу, дип шактый уйланып яттым. Чөнки инде ике ел чамасы төшкә кергәнең юк иде. Син минем исемне тәки кабул итә алмадың, име, Туфан абый, гел “Гыйлемхан” дип дәшә идең. “Риман” – татарча ятрак сүз шул. Аның каравы “р” хәрефен әйтә белмә­гән­нәрнең миңа дәшүләре матур яңгырый: “иман”, “иман­сыз яшәп булмый...” Шәп бит, име, Туфан абый! Монысы шаярту гына. Мә­каләне хат рәвешендә язуым исә сүз уйнату өчен генә түгел: синең белән сөйләш­кәндәй булып китәм мин.
 
Төш кыйссасын дәвам итим әле. Менә шул көннән соң ике-өч көн вакыт үтте микән – миңа синең дустың-фикердәшең Рөстәм Зәкуан шалтырата: “Ял вакытында бик борчыйсы килмәгән иде, кәнишне, ну борчымыйча да булмый. Иртәгә Туфан абый авылына барып кайтмыйбызмы?“ –  ди.
 
– Ул-бу юктыр ич?
– “Ул” да бар, “бу” да бар, инде җәй буе Олы Мәрәт­хуҗада эшләп ятабыз, кы­зык­сынганың да юк. Каты әйткән булсам, үпкәләмә кәнишне!
– Нинди үпкәләү ди ул! Кылт итеп төш искә төште. Аны Рөстәмгә дә сөйләдем. Ә ул: “Димәк, Туфан абый сине авылны карап кайтырга чакырган”, – диде.
 
Юл буе үземне тиргәп бардым. Башкаларга да “эләкте”. Без нишләп кеше үлгәч аны мактап, күкләргә күтәреп сөйлибез дә бераздан оныта башлыйбыз икән? Нигә  шундый кыска хәтерле икән без? Хә­те­ребезнең шулай бер сап­лам гына булуы “татар” дигән милләтне дә бетерә түгелме? Бу хакта син башкачарак әйткән булыр идең, Туфан абый. Синең яшәеш фәлсәфәңне бераз чамалыйм. Төшкә керүең дә тикмәгә генә түгелдер, “Минем туган авылга юлны оныттың мәллә?”– димәкче булгансыңдыр. “Туфан абыеңның бөтен барлыгы белән авыл кешесе икәнен оныттыңмыни? Аның рухы белән очрашасың килсә, авылына кайтып кил!” – дияргә теләгәнсеңдер. Инде Рөстәм Зәкуанның “ул”, “бу”лары турында языйм. “Таттелеком” милли элемтә компаниясе егетләре си­нең нигездә быел да мәш килеп эшләп яталар икән. Әле иртә язда авыл­даш­ларың өмә ясап каралты-кураңны җыештырганнар.
 
Күршең Рәфыйков Хәмит әйтүенчә, егермедән артык кеше җыелган. Йортла­рыңның ачкычлары хәзер Хәмиттә икән. И-и, йорт­ларыңны бүген кайтып күрсәң, Туфан абый, кәр­тинкә дә – кәртинкә, алар да – кәртинкә! “Тат­теле­ком”ның җирле бүлекчәсе егетләре без кил­гәндә дә шунда иде. Төп йортың, ягъни үзең туган таш йорт музейга әйлә­нәчәк. Аны син мәктәпкә биргән идең бит, Туфан абый, янгын чыгып, яраксыз хәлгә килгәч, элем­тәчеләр аны узган ел түбә астына керткәннәр иде, быел эчен дә эш­ләгән­нәр. Стенада туганнарың, дусларың белән төрле елларда төш­кән фоторә­семнәрең торачак, Зәкуан җыеп-барлап куйган инде. Йорт кирәк-яраклары, эш кораллары исә татар авылының яшәү рәвешен күрсәтеп, искә төшереп торачак. Синең музейда шунсыз булмый, син бит “авыл малае”,  Туфан абый. Тагын  бер нәр­сәне языйм микән, юк ми­кән дип аптырап тордым. Рөстәм Зәкуан да, синең дустың Миңнур Нәбиуллин да, күршең Хә­мит тә беравыздан: “Яз, ни гаебе бар аның”, – диделәр. Кыскасы, синең самогон аппара­тыңны да музейга куймакчылар, Туфан абый. Күңелең рәнҗе­мәс дип уйлыйм. Син бөтен нәрсәне кулга тотып үзең эшләп карарга ярата идең. Искә төшеп китте әле: бер елны сине күрергә дип “Сәх­нә” журналы редак­ция­­­сенә кергән идем.
 
Кызлар: “Хәзер килеп җитәр, бераз көт!” – дип әйтеп кенә бе­тер­деләр, урамда синең тавышың гөлдери башлады. Менә берзаман җил­кәңә зур рюкзак асып бүлмәгә килеп кердең дә, аны идәнгә куеп, бауларын чишеп җибәрдең. “Яңа бә­рәңге ашап карагыз!” – дидең. Үзең үстергән бә­рәң­геләр иде ул, капчыгың 30 кило чамасы булыр. Ах-ух килеп, иренмичә шуны икенче катта урнашкан редакция бүлмәсенә күтәреп мендең бит! Кирәксә, синең кебек кешегә бәрәңгене машинасы белән китереп аударырлар иде. Юк, сиңа үзең үстергән кадерле.
 
Бакчаңда шалаш корып та яшәп карадың, Туфан абый. “Бу – минем икенче бер дөньям”, – ди идең. Сүз­не самогон куу җай­ланма­сыннан башлаган идем бит әле. Хәмер куллану “синең дөньяң” түгел, моны бар халык белә. Әмма сиңа хәмер­не дә үзең эшләп карау, дусларыңа авыз ит­терү кызык булган, күрә­сең. Егетләр көлешеп сөй­ләшеп тордылар. Аппарат төзек хәлдә, диделәр. Чоланда 10 литрлы шешә­ләрдә син җимештән куйган шәраб та тапканнар. “Пробасын алдык, ш-ә-әп!” – диделәр. Берсе: “Алты ел “выдержка” булсын да, ничек начар булсын инде”, – дип төрттерде.
 
Кыскасы, Туфан абый, Олы Мәрәтхуҗада синең белән бәйле һәр нәрсәне кадерләп сакларга тырышалар. Элемтәче егетләр авыл яшьләре белән бергә синең чишмәне дә тө­зек­лән­де­рергә тотынганнар иде инде, бәлки, тәмамлап та киләләрдер. Сиңа 70 яшь тулу хөрмәтенә аңа “Туфан чишмәсе” дип язып куйган булганнар. Синең чишмә коя торган күлне дә чис­тарт­макчылар. Дустың Миң­­­­­нур әйтеп торды әле: “Безнең авыл читендә дистәгә якын чишмә, күл бар, аларны карап тотуда Туфан абый гел ярдәм итте”, – диде.
 
Инде авыр булса да, бер күңелсезрәк хәл турында әйтми кала алмыйм,  Туфан абый. Сезнең авыл читендә бер бик матур күл бар, “Бетерек күле” дип йөртәләр икән. Ни өчен шулай аталуын белүче юк. Күлгә чиш­мәдәге су агып төшә, чүп төшмәсен дип син чишмәне такта түбә астына керткән булгансың. Әлеге күл буенда авыл халкы ял итә, җыеннар уздыра торган булган. Әмма аны сезнең авылның бер фермер егете тимерчыбык белән әйлән­дереп алган. Ул егетнең исемен язып тормыйм, син аңа заманында җир тер­кәргә дә булышып йөргән­сең. Без аның белән сөйлә­шеп алдык, закон минем якта, мин аны пай җире итеп алдым, ди. Авыл халкы бик шаулаган, җыен уздыргач, район главасы да килгәч, тимерчыбыкны җыеп алган үзе, тик менә чишмә-күлне теркәүнең ни­кадәр законлы булуы әлегә ачыкланып бетмәгән. Бәл­ки, егетнең гаебе дә юктыр, бәлки, законнарыбыз камил түгелдер. Болар хакында киләсе хатта язармын. Үзе исән булса, Туфан абый ни әйтер икән дип шактый уйланып йөр­дем мин. Аптырагач, һәрва­кыттагыча, синең “Утырып уйлар уйладым” дигән кита­быңны актара башладым. Бактың исә, бүген­ге­дәй хәлләр турында син моннан чирек гасырга якын элек үк үз сүзеңне әйткән бул­гансың.
 
“Мал бетә дә, табыла да ул, җаныңны бер пыч­рат­саң, беркайчан да юып бетереп булмый. Әмма, ни кыз­ганыч, җәмгыятьтә көн­нән-көн мал кыйбатлана, җан арзаная бара. Кая барып төр­телер­без, Ходаем үзе генә белә”, – дип язгансың. Ярый, күңел­сезлекләр турында бүтән сөйләп тормыйм. Иң куанычлысы, Туфан абый, халык сине онытмый. Ә дус­тың, депутат Лотфулла Шә­фигуллин җитәк­лә­гән оешма егетләре тырышлыгы белән синең йорт-җирләр авылга ямь биреп, көязлә­неп утыра хәзер. Ходай насыйп итсә, фикер­дәшләрең, дусларың, камалчылар август ахырында синең туган көнгә Мә­рәтхуҗага кайтмакчы. Ди­мәк, синең белән “сөйлә­шәсе” көннәр алда әле.

Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 10.08.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»