поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
10.08.2016 Интернет

Интернеттан нәрсә яный?

Илдә яшәүче алты яшьтән зуррак балаларның 90 проценты интернетның ни икәнен яхшы белә. Ә мәктәптә укучыларның күбесе көненә уртача өч сәгать вакытын компьютер каршында үткәрә. Бу – социологик тик­ше­рү нәтиҗәләре. Күптән тү­гел әти-әниләрнең күңе­ленә шом салган тагын бер мәгъ­лүмат җиткер­деләр: со­циаль челтәр­ләр­дә ма­лай-кыз­лар­ны үлемгә чакыручы төркем­нәр саны арткан. Балаларны ничек сак­ларга?

Бүген һәркемнең диярлек йортында компьютер бар. Интернеттан башка яшәү­не күз алдына да китермибез. Балалар компьютер каршында сәгатьләр, көннәр буе утыра. Алар анда нишли, нәрсә белән мавыгалар – кайбер әти-әни­ләрне әлеге сораулар го­мумән дә кызыксындырмый. “Иҗтимагый фикер фонды” мәгълү­мат­ларына караганда, өл­кән­нәрнең нибары 20 проценты ул-кызының социаль чел­тәр­дәге сәхифәсен даими кү­зәтеп бара. Илдә яшәүче алты яшьтән зуррак бала­ларның 90 проценты ин­тернетның ни икәнен белә. 7-8 яшьлек сабыйлар “дөнья пәрә­ве­зе”нә мөс­тә­кыйль рәвештә керә. Мәк­тәп яшен­дәге бала­лар­ның 76 проценты компьютер каршында көненә уртача өч сәгать вакытын үткәрә. Ә 12-17 яшьлек­ләр­нең һәр өчен­чесе тәүлекнең өчтән бер өле­шендә интернетта “яши”. Сораштыруда катнашучылар әй­түенчә, алар шул исәптән начар эчтә­лектәге сайтларга да еш керә. “Балаларның 39 проценты порнографик сайтлар карый, 19 проценты көч­ләү күре­нешләрен кү­зәтә, ә 16 проценты комарлы уеннар бе­лән мавыга”, – ди бел­гечләр. Кыскасы, әти-әни­ләрнең чәч­ләре үрә торырлык.
 
Быелның беренче яртысында социаль челтәр­ләр­нең берсендә үз-үзеңә кул салуга этәрүче сигез төр­кемнең ябылуы турында да билгеле булды. Ел башыннан бирле “Рос­потреб­над­зор”га эшчәнлеге шик­ле булып тоелган 11 сә­хифә турында хәбәр иткән­нәр. Яз көне Приморье краенда чыккан фаҗигадән соң мон­дый куркыныч бер­ләш­мәләр саны бермә-бер артты, ди белгечләр. Рина Поленкова башта социаль челтәр аша үләргә җыенуы турында хәбәр иткән, соң­рак поезд астына ташланган. Социаль чел­тәрдә узып баручы поезд сурәтен дә урнаштырган. Берәүләр бө­тен социаль челтәрләргә бик эләргә тәкъдим итсә, икенчеләр исә ашыкмаска киңәш итә. “Мондый төр­кемнәргә ни­гездә үзенә шөгыль таба алмаган, тирә-юньдәгеләр тарафыннан игътибар һәм аңлашу җитмәгән балалар эләгә, – ди Казанның 33 номерлы мәктәбе укытучысы-пси­хологы Эльмира Мифтахова. – Биредә алар үз­ләре өмет иткән “яр­дәм”­не эз­ләп табалар кебек тоела. Үз-үзенә кул салырга этә­рүче төркем­нәр­дә ма­лай-кыз­ларның хис-той­гылары бе­лән оста рәвештә идарә итә­­ләр. Ничек юатырга икә­нен дә яхшы беләләр. Шуңа күрә әти-әниләр баланың үз-үзен тотышындагы үзгә­решләрне гел кү­зәтеп торырга, кирәк оч­ракта яр­дәмгә килергә әзер булырга тиеш. Югый­сә сабый куркыныч төр­кемнәргә кереп китәргә дә мөмкин”.
 
Баксаң, үз-үзенә кул салырга теләүчеләрнең кү­бесе нәкъ менә үсмерләргә туры килә икән. Хәер, моны дөрес аңларга кирәк. Ма­лай-кыз­лар авыр хис-ки­че­решләргә каршы әнә шулай “көрәшә”. “Якты дөнь­ядан китәр­гә теләүче үс­мерләр үлемне ниндидер төшкә охшаган, абстракт күренеш буларак кабул итә, – ди психолог. – Үз-үзенә кул салырга те­ләүче малай-кызлар­ның 10 проценты нинди адымга барырга җыенуы турында тәгаен белә, калганнары исә якыннары һәм туган­нарының үзенә игътибар иткәнен генә көтә”.
 
Мондый куркыныч тулы булмаган гаиләләргә яки әти-әнисе эчкече булганнарга гына кагыла, дип фикер йөртүчеләр ялгыша. “Үз-үзеңне үтерү теләге кинәттән генә тумый, – ди Эльмира Мифтахова. – Ничек кенә булмасын, мондый адымга барырга җые­ну­чыларның барысы да диярлек бу хакта тирә-юнь­дәгеләргә җитке­рергә тырыша. Мәк­тәптә алган “икеле”, баланың үз-үзенә бик­ләнүе, укырга барудан баш тартуы – болар барысы да әти-әниләр өчен сигнал булып тора. Малай-кызлар­ның холкындагы үзгәреш­ләрне вакытында күреп ала белергә кирәк. Өлкән­нәр­нең ул-кызлары белән күп­ме вакыт бергә үткәрүе түгел, ә аны ничек уздыруы күпкә әһәми­ят­ле­рәк”.
 
Бүген беренче сыйныф укучысының да интернетка тоташкан телефоны бар. Ә борчыган сорауга җавап эзләп табу өчен кемгә дә булса мөрәҗәгать иткәнче, социаль челтәр­ләргә кереп карау күпкә җиңелрәк.
 
Интернетта үз-үзеңә кул салырга өйрәтүче сайтлар да җитәрлек. Тик белгечләр тагын бер нәр­сәне истән чыгармаска киңәш итә: башында начар уй булмаса, бала­ның мондый сәхи­фәләр корбанына әйләнү мөм­кинлеге бик аз. “Бәхет­ле бала фәкать бә­хетле гаи­ләдә генә үсә”, – ди психолог. Гаиләдә низаг чыккан очракта, белгечкә мө­рә­җәгать итүдән дә тартынып тормаска ки­ңәш итте ул. Махсус психологик яр­дәм үзәкләре дә һәр­вакыт булышырга әзер. Боларга өстәп, әти-әниләр һәм балалар өчен ил күлә­мендә бушлай ышаныч телефоны бар. Моның өчен 8-800-2000-122 номеры буенча шалтыратырга кирәк.

Эльвира ВӘЛИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 10.08.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»