|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.08.2016 Шоу-бизнес
Артистлар көне-2016: эстафета – Зөлфәт Зиннуровта! (ФОТО)Россиядә күп төрле һөнәри бәйрәмнәр билгеләп үтелә, тик алар арасында артистларга багышланганы юк. Әмма татар эстрадасы артистлары аптырап тормый, 2007 елда "Артистлар көне"н оештыра. Шуннан бирле җәйнең матур бер көнендә табигать кочагында җыелу күңелле традициягә әверелгән. Быел "Артистлар көне"н оештыруны "Башваткыч" тапшыруы алып баручысы Зөлфәт Зиннуров үз өстенә алган. "Илһам килде дә, җырчылар бәйрәмен оештырырга үзем тәкъдим итәргә уйладым. 30га якын артист Казан янындагы бер бистәдә йорт арендаладык. Махсус чакырылган официантлар ярдәме белән күркәм табын корылды. Артистларга бик күп кызык мизгелләр әзерләдем, сюрприз өстендә сюрприз булды", – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Зөлфәт Зиннуров.
Узган ел "Артистлар көне"н Илназ Баһ оештырган иде. Ул чакта җырчылар Казанның Константиновка бистәсендә күңел ачты. Алдагы елларда чараны Нурзадә, Ләйсән Мәхмүтова һәм башка популяр җырчылар оештырган. Ә иң беренче "Артистлар көне"н исә Лилия Муллагалиева теплоходта үткәргән булган.
Артистлар бәйрәменә ИлГәрәй, "ЗөЛәйЛә", Филүс Каһиров, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Айгөл Бариева, Альбина Апанаева, Гөлнара Габидуллина, Раяз Фасыйхов, Илнар Сәйфиев, Сөмбел Билалова, Алия Исрафилова, Иркә Гайнемөхәммәтова, Дилә Нигъмәтуллина һәм башка артистлар килгән. Шуны да әйтергә кирәк, бу чарага һәр теләгән җырчы килә ала, чикләүләр юк.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|