поиск новостей
  • 07.12-18.12 Илсөя Бәдретдинова концерты. КСК Уникс
  • 06.02 Алена Апина концерты. КРК Пирамида
Бүген кемнәр туган
  • 12 Декабрь
  • Гөлчәчәк Гайфетдинова - актер
  • Чыңгыз Айтматов (1928-2008) - язучы
  • Локман Бадыйкшан (1919-2015) - язучы
  • Искәндәр Измайлов - тарихчы
  • Натяжной потолок урнаштырабыз. Казан, казан яны районнары 89046768348
  • Казанда бер бүлмәле квартира сатып алам. 6-6, 5 млн. Тел. 89178808466
  • Казанда бер булмэле хрущевка снимать итэм реэлтрларсыз около Московского рынка тел.79520460614 любое время
  • Яхшы торышта куллануда булган 38-40 литрлы алюминий флэгалар сатыла тел 88556328631
  • Яна газ плитасы сатыла(Актанышта гефист 60лы) бэясе килешу буенча 89393907571
  • Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итәм. Бу өлкәдәге тәҗрибәм - 25 ел. Тел. 89033446774 (смс).
  • джили атлас. бер кулда, отл состояние. сатыла89600349053
  • Каз тушкэлэре сатыла 3-4кг,бэясе 500сум кг,потрохалар 300сум, тел 89063821373
  • 4-5кглы Казлар сатыла.Кг-750дэн.Кирэк Кеше шалтырата алла.Илтеп бирергэ Дэ була.89393453961
  • Казанда проспекта булмә сатып алам 89600325048
Архив
 
07.08.2016 Мәдәният

Камал театры Татарстан авылларында иң шәп спектакльләрен күрсәтә


5 августтан 3 сентябрьгә кадәр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Татарстан Республикасы авылларында иң яхшы спектакльләрен тәкъдим итә. Спектакльләр Камал театрының 110 еллык юбилее уңаеннан күрсәтелә. Татарстанның Кайбыч, Питрәч, Кама Тамагы, Әтнә районнарында театр 4 спектакль күрсәтә, шуларның икесе 110нчы сезон премьералары.

5 август – М.Фәйзи «Галиябану» спектакле, Кайбыч районы Олы Кайбыч авылы;
19 август – М.Фәйзи «Галиябану» спектакле, Питрәч районы Шәле авылы;
25 август – И.Зәйниев «Бабайлар чуагы» спектакле, Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылы;
27 август – Б.Абдураззаков «Исәнме, улым» спектакле Әтнә районы Югары Бәрәскә авылы;
3 сентябрь – Т.Миңнуллин «Мулла» спектакле, Питрәч районы Питрәч авылы.

Г.Камал театры директоры Илфир Якупов фикеренчә, зур шәһәрләрдә генә түгел, авыл җирләрендә, район үзәкләрендә дә спектакльләр күрсәтү бик мөһим. «Татар театрын яраткан һәркемнең дә мәркәзебезгә килеп спектакльләр карау мөмкинлеге юк. Шуңа күрә без һәрдаим Татарстан районнарына, шәһәрләренә гастрольләр белән чыгабыз. Мәсәлән, ел саен Кама аръягы шәһәрләрендә булабыз, анда безне һәрвакыт яратып каршы алалар. 110нчы юбилей сезонында без, зур шәһәрләр, район үзәкләре белән генә чикләнеп калмыйча, авылларда да спектакльләр күрсәтергә булдык», - ди театр җитәкчесе.

Камал театры Татарстан авылларында август-сентябрь айларында гына түгел, 111нче сезонда ел дәвамында спектакльләр күрсәтәчәк.
 


---
Камал театры
№ --- | 07.08.2016
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе