|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.07.2016 Матбугат
Лилия Заһидуллина иренең туган көненә кыз бала тапкан (ФОТО)"Гаилә һәм мәктәп" журналында һәм "Акчарлак" газетасында эшләүче Лилия Заһидуллина кичә әни булды. Беренче бала! Кыз бала! Ире Илмирнең бүген туган көне. Әйтерсең, нәниләре әтисенә бүләк булып туган. "Матбугат.ру" хәбәрчесе белешкәнчә, сабый 3500 г, 51 см булып Казанның 1нче балалар тудыру йортында 27 июль көнне иртәнге 5тә дөньяга килгән.
Ни кызык, бала туганда Илмир да янәшәдә булган. Шуңа күрә хәлләрен сорашкач, Лилия үзе өчен генә җавап бирмәде, "үзебезне яхшы хис итәбез" диде.
Лилия "Гаилә һәм мәктәп" журналы баш мөхәррире урынбасары вазыйфасында декретка китте, шулай ук "Акчарлак"та эшли. "1-2 атна ял итеп алам да, тагын яза башлыйм, Алла бирса", - ди. Кияү Илмир исә Казанның 2 гимназиясендә математика укыта. Белгәннәр белә: бик ачык егет.
Ә хәзер төп интрига! Кызга нинди исем әзерләгәннәр? Зилә!
Илмир белән Лилияне чын күңелдән котлыйбыз! Зилә игелекле булып үссен!
Балалар тудыру йортыннан эксклюзив фото:
Лилия һәм Илмирнең туеннан ФОТОларны моннан карагыз: http://tuylar.ru/liliya-zahidullina-kiyauge-chykkan-foto-560
--- |
Иң күп укылган
|