поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
24.09.2009 Медицина

ИТСЕЗ ТОРМЫШ

“Кунак килсә – ит пешә, ит пешмәсә – бит пешә”, – ди әбием. Өстәлдә тәлинкә-тәлинкә ит ризыгы өелеп торса, табын да мул күренә, тамак та туя. Иттән баш тартсак, салкын кышларга чыдый алмас, хәлсезләнеп егылырбыз төсле. Кыскасы, манты, пилмән, өчпочмак, кәтлитләрдән башка тормыш безнең өчен сәер, китек. Ә ит, балык, йомырка, сөт ризыклары ашамаучы халык – вегетарианчылар ничек түзә икән алайса?

“Өстемдә – бер көтү сыер җаны”

 

Вегетарианлык бүген уйлап чыгарылган нәрсә дә, кылану яки модага иярү генә дә түгел. Аның тамыры буддизм, индуизм диннәренә, меңәрләгән еллык тарихка барып тоташа. “Вегетарианлык” термины уйлап табылганчы, ул “Һиндстан” яки “Пифагор” диетасы дип аталган. Ә “вегетарианлык” сүзе латинчадан тәрҗемә иткәндә “үсемлек дөньясы” дигәнне аңлата. Ни өчен кеше әлеге яшәү рәвешен сайлый соң? Беренче сәбәп – диета. Медицина белгечләре әйтүенчә, ит ашамау кешене яман шеш, йөрәк-кан тамырлары, ашказаны авыруларыннан коткарырга сәләтле. Вегетарианчыларның, гадәттә, озын гомерле булуы да аларның сәламәтлеге нык булуын дәлилли. Өстәвенә, артык килограммнардан котылу чарасы да ул. Икенчедән, психологик киртә. Җан иясен үтереп, аның итен тәмләп ашау – кайберәүләр өчен коточкыч хәл. “Хайваннарның рәнҗеше, һичшиксез, төшә. Малны кыйнарга да кушмыйлар, ә монда – суеп ашау! Колбаса ашаганда өстемдә бер көтү сыер җаны торган кебек була иде. Ул вакытта кичергән стресс, борчуны әйтеп тә тормыйм”, – диде миңа бер вегетарианчы.

 

“Ата” вегетарианчы

 

Нинди тәм-томны ашамауга карап, вегетарианлык биш төргә бүленә. Ит, диңгез һәм сөт ризыклары, йомырка, бал – һәммәсен рационнан алып ташлаучыны “ата” вегетарианчы дияргә мөмкин. Икенче төрле аларны веганчы дип йөртәләр. Веганчылар арасында җәнлек тиресеннән, күннән тегелгән киемнән, хәтта составына глицерин кергән сабыннан баш тартучылар да бар. Берәр нәрсәне тәҗрибә рәвешендә хайваннарда тикшереп карасалар, аңардан веганнар шулай ук борын чөерәчәк. Ничек яшиләр дисезме? Ипи, камыр ризыкларына кадәр үз рецептлары буенча пешерәләр. Мисал өчен, без яратып ашый торган “Селедка под шубой” салатын веганчы башкача әзерли. Балык урынына – диңгез суүсемнәре, йомыркага алмашка – авокадо. Майонезның да “йомыркасыз” дигәне сайлана. Медиклар әйтүенчә, озак еллар дәвамында яшелчә һәм җиләк-җимеш белән генә тукланучының организмында кайбер витаминнар, аксым җитми башлый. Шул сәбәпле, туклануның мондый төре балаларга, үсмерләргә, авырлы яки бала имезүче хатыннарга, спортчыларга туры килми.

 

Мал үзенең суелачагын сизеп елый...

 

Ә вегетарианлыкның бүтән төрләре, ягъни өлешчә генә үсемлек дөньясына “чуму” организмга ничек тәэсир итә? Бу тирәдәге бәхәсләр белгечләр арасында һаман тынмый. Тик бүген пиелонефрит, атеросклероз, бавыр циррозы, гипертония авыруын вегетарианлык курслары белән дәвалаулары билгеле.

 

Ит ризыкларын менюдан тулысынча сызып ташлау авыр микән? Безнең климатта андый яшәү рәвеше алып барып буламы? Шушы сорауларым белән бер яшь гаиләгә кунакка киттем.

 

Айгөл белән Илнурның итсез тормышка күчүләренә – ел ярым. Баштан сыер итен “ташласалар”, тора-бара тавык ашаудан да туктый алар. Гаиләләрендә абсолют гармония – тәмәке тартучы, спиртлы эчемлек кулланучы, тавыш күтәрүче юк. Икесе дә сау-сәламәт. Телевизор карап, газета укып та баш катырмыйлар. Хәтта икътисади кризис башлануын да ике айдан соң гына ишеткәннәр! Бөтен яңалыкны психология фәненә багышланган китаплар, документаль әсәрләр алыштыра. Үзләре әйтүенчә, негатив мәгълүматны төбе-тамыры белән өзәргә кирәк. Шул исәптән, триллер, боевик ише фильмнарга вакыт әрәм итмичә, мелодрама һәм комедия карауга күчәргә.

 

Бу гаиләнең табынында иттән кала бөтен ризык та бар. Әллә ничә төрле салат, телеңне йотарлык аш, спагетти янында – тәмләткечләр салып ясалган соус, камыр ризыклары... Кыскасы, кичке ашымнан бик канәгать калдым. Иттән башка да шулкадәр тәмле әйбер пешереп була икән бит...

 

–  Ике ел элек миңа берәрсе: “Мин – вегетарианчы” дисә, аңа юньле юл сайламагансың дип аңлатырга, ит ашарга үгетләргә тотыныр идем. Чөнки кысыр ашны ашка санамадым. Үземнең дә итсез тормыш башлаячагымны кем уйлаган шунда? Хәзер диңгез ризыкларыннан да баш тартырга әзер, балыкны үлеп яратуым гына әлегә тыеп тора, – ди Илнур.

 

Илнурны вегетарианчы булуга этәргән сәбәп – хайваннарны жәлләү. Кармакка эләккән балыкны кызгануы, җан иясен үтерүнең никадәр пычрак эш булуы турында бик тәфсилләп сөйләде ул.

 

–  Сигезәр ел асраган сыер гаилә әгъзасы кебек булып бетә. Нинди күңел белән суярга кирәк аны, ә! Үзенең суелачагын сизеп, өч көн елап йөрүче мал бит ул. Аларның да җаны тәненнән 40 көн аерылмый. Ә кеше рәхәтләнеп итләрен кыздыра, пешерә... Үтергәндә туган бөтен тискәре энергиясе безнең организмга күчә дигән сүз бу.

 

Илнур фикеренчә, нәкъ шул “гөнаһ” эштән баш тарту нәтиҗәсендә аның физик һәм психологик халәте яхшырган. Сабыррак, тыныч холыклы кешегә әйләнгән. Тиз арымавы, энергиясе ташып торуы белән дә мактанып алды.

 

Иң мөһиме – ризыкка мәхәббәтеңне салу

 

Әлеге гаиләдә якын арада бәби туачак. Ләкин Айгөл авырлы булуына карамастан, ит ашамый. Болай туклануның кышкы суыкларда да начар йогынтысы юклыгын, үзен яхшы хис итүен әйтте.

 

–  Гомер-гомергә канда гемоглобин дәрәҗәсе түбән булудан интектем. Табиблар ит ашарга куша иде. Мәктәптә укыган чакта берәр көн ит ашамыйча калсам, хәл беткән, авырый башлаган төсле була идем. Әлбәттә, үз-үзеңне күндерү генә бу! Бер көн ит ашамаганнан нәрсә булсын инде, үзегез уйлап карагыз. Ел ярым ит ашамагач, курка-курка гына анализ бирдем. Нәтиҗәсе – менә дигән, гемоглобин да арткан.

 

–       Айгөл, балагызны да ит ашатмыйча үстерергә җыенасызмы?

 

–  Әлбәттә. Биш яшькә кадәр балаларның болай да иткә исе китми. Күрмичә, белмичә, татып карамыйча үссә, аннары да сорамаячак ул.

 

Айгөл әйтүенчә, итсез ашарга пешерүнең бер авырлыгы да юк. Киресенчә, ит пешерәсе булмагач, ризык тизрәк әзерләнә. Иң мөһиме – аны иреңә атап, мәхәббәт белән пешерү. Шул очракта тәмле дә, туклыклы да була. Ресторан, кафеларда ни өчен тамак туймый? Чөнки андагы ризык сиңа дип түгел, бөтен кешегә әзерләнә.

 

–  Безнең менталитет өчен вегетарианлык – ят нәрсә. Әти-әниегез, якыннарыгыз ничек кабул итте? – дим Илнурга.

 

–  Җәмгыять безне бик аңлап бетерми, аптырап карыйлар. Әти-әни янына еш кайтырга мөмкинлек юк. Баштан телефоннан әйткәнгәме, әллә ни исләре китмәде. Бәлки, үтәр, кыланып кына йөриләр, дип уйлаганнардыр. Һәрхәлдә, фикеребез төпле, үзгәртергә җыенмыйбыз.

 

“Артык йоклау – чир җыю”

 

 Икенче героем – Илмир. Бу 25 яшьлек егет ит ашаудан бер ел элек туктаган. Беренче айларда дуслары белән табигатькә чыккач, шашлыкка кызыккан кызыгуын. Ләкин нык торган, бирешмәгән. Хәзер исә ит пешкән шулпага да якын килми. Ә шашлыкны учакта пешкән балык алыштыра. Илмир үзен вегетариан дип санамый. Тик киләчәктә балык һәм диңгез ризыкларын ашаудан туктарга теләге бар икән.

 

–  Иттән баш тартканнан бирле үземне рәхәт, җиңел хис итәм. Юк-барга кабынып китмим, холкым күпкә тынычрак. Көне буе хәрәкәттә булып та, кичкә таба армыйм. Соңгы тапкыр авырганымны хәтерләмим, беркайчан да башым әйләнми. Тагынмы? Миңа: “Үз яшеңнән күпкә яшьрәк күренәсең”, – диләр. Ит ашамауның файдасын аңлатып бетерү мөмкин түгел, үзеңә кичерергә кирәк, – дип бирелеп сөйләде Илмир.

 

Якыннары әйтүенчә, бу егет һәрвакыт үз-үзен карап, сәламәтлеген кайгыртып яши. Көн саен бер сәгатен йога белән шөгыльләнүгә багышлый. Иртәнге 5-6дан да калмыйча торып, салкын су белән коена. Кеше табигать белән бергә уянырга тиеш, ә артыгын йоклау – чир җыю, дип саный. Әби-бабайларның авырмыйча яшәвен, озын гомерле булуын да иртүк тору файдасыннан күрә.

 

–  Билгеле бер режим белән яшәргә кирәк. Вакытында ашап, вакытында йоклап. Мин, мәсәлән, кич белән бик аз ашыйм. Спиртлы эчемлекләр кулланмыйм, тәмәке тартмыйм. Гайбәт сөйләүчеләрдән качам, сүгенмим диярлек. Дөрес яшәү – сәламәтлекнең нигезе икәнен башкалар да аңласын иде.

 

–  Илмир, үзең кебек тәртипле, вегетарианчы кызга өйләнерсең инде?

 

– Кешене ит ашамаска мәҗбүр итә алмыйм, әлбәттә. Ләкин аңа ике төрле ризык пешерү авыр булачак. Ә мин итле тормышка күчәргә җыенмыйм. Эчүче, тартучы хатын-кызга шаккатып карыйм. Андыйларга өйләнү турында сүз дә юк.

 

Үсә торганны гына ашагыз

 

Кешенең кемлеген дустына карап ачыкларга кушалар. Илнур белән Айгөлнең гаилә дуслары да үзләре кебек итсез тормышта яши икән. Ләкин болары ит белән бергә балык һәм диңгез ризыкларыннан, йомыркадан да баш тарткан.

 

–  Тәмле ашауга беркайчан да исем китмәде. Студент чакта макарон пешерергә иренеп, аны чи килеш ашап йөрүемнән дуслар көлә иде. Кухняда бер кабым ризык тапмагач, иртәләрен көнбагыш мае эчеп куйган көннәр дә байтак булды. Үзем биолог булгач, аның организмга зыяны булмавын яхшы аңлый идем. Шуңа күрә ит, балык һәм йомыркасыз ризыкларга да кинәт күчтем. Болай туклануның бер кыенлыгын да күрмим, –диде Дамир.

 

–  Ипигә кадәр үзегезгә пешерү күпме вакытны ала бит!

 

–  Хатыным әлегә өйдә утыргач, пешерергә мөмкинлеге бар. Ләкин без артык вакланмыйбыз. Кибеттән алган печенье, ипи һәм башка камыр ризыклары да ашала.

 

Ирле-хатынлы үсемлек кенә ашаучылар бер хәл. Ә гаиләдә бала булса? Казанда яшәүче бер вегетарианнар гаиләсендәге баланы беләм. Ул нәни кызчык киләсе елга мәктәпкә барачак. Хәзергә кадәр Алсуга әти-әнисе: “Үсемлек кенә ашарга ярый”, – ди. Классташларының кыздырган ит, бәлеш, шашлык турында сөйләшүе, бер ашханәдә утырып ашау балага ничек тәэсир итәр икән? Менюда яңа ризыклар пәйда булырмы, әллә әти-әни фикере баланыкына да әйләнерме?

 

Бер бифштекс = 50 тәлинкә ботка

 

Болар турында берәү “акча экономияли” дисә, икенчеләр бармагын чигә турысына куеп әйләндерер. Чөнки вегетарианлык безнең өчен, чыннан да, кыргыйлык булып тоела. Дустыма шалтыратып: “Ит ашамаучы кешегә шахматта җиңелдем”, – дигәч, “Синме? Аларның шахмат уйнарлык зиһеннәре дә бармыни?!” – дип аптырады. Беләсегез килсә, Пифагор, Сократ, Платон, Леонардо да Винчи, Исаак Ньютон, Вольтер, Жан-Жак Руссо, Лев Толстой, Джордж Бернард Шоу, Альберт Энштейн – бу вегетарианчылар исемлегенең бик аз өлеше генә. Хәзерге вакытта Һиндстандагы халыкның 20-70%ы вегетарианчы, дип исәпләнелә. Русиянең дә эрерәк шәһәрләрендә вегетариан кафелары көннән-көн арта.

 

 Бер кг ит алу өчен, малга 16 кг ашлык ашатырга кирәк. Димәк, бер бифштексны 50 тәлинкә боткага алыштырып була. Ит ашамаучылар күпме кешене ачлыктан коткара дигән сүз! Шулай итеп, вегетарианчылар ачлы-туклы яшәүчеләрне, мал үрчетүнең экологиягә салган зыянын, кесәгә сугуын искә төшереп, уйланырга чакыра. Өстәвенә, организм иткә мохтаҗлык кичерми, артык аксым кешенең эшкә сәләтен генә киметә, дип күкрәк кагалар. Ислам динендә дә ит ашау мәҗбүри диелми.

 

Бу кадәр мәгълүматны башымда кайната-кайната ике көн итсез, салат-малат, бәрәңге белән баклажанда утырдым. Өченчесендә йокыдан тору белән туңдыргычка үрелеп, тавык кыздырырга тотынуымны сизми дә калганмын...


Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Безнең гәҗит
№ 38 | 23.09.2009
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»