поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
23.09.2009 Җәмгыять

БЕЗ ТӨЗЕГӘН «БАСТИОН»

Идел буе-Урал хәрби округының Чиләбе өлкәсендәге Чибәркүл районында урнашкан хәрби частенда күптән түгел генә массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең «Бастион» уку-гамәли курслары үтте. Анда газетабыз журналисты Рөстәм Галиуллин да катнашты.

Баш мөхәррир: «Чиләбегә армиягә барасыңмы?» – дигәч, аптырап калган идем: «Бер елгамы?» Шөкер, җиде көнгә генә икән. Сәфәрнең төп максаты – журналистларны экстремаль шартларда үзләрен дөрес тотарга өйрәтү. Дөнья күреп кайту, яңа кешеләр, җирләр белән танышу теләге тиз туды. Тәҗрибәле журналистларның киңәшләрен тыңлап, каләм һәм калын-калын дәфтәрләрне берничәне алдым – күргән-белгәннәремнең һәммәсен дә теркәп барырга кирәк! Ләкин көндәлек сыман башланган дәфтәрнең нибары бер бите генә язылды – анысы да поездда барганда. Калган көннәрдә каләм-дәфтәр кыштырдатырлык мөмкинлек тә, чара да калмады.

 

Поезд

 

...Вагон тәрәзәсеннән күзәтеп барганда тормыш бөтенләй үзгә ягы белән ачыла икән. Җир шары әйтерсең лә хәл алырга туктап калган, әле кичә генә ыгы-зыгыдан шаулап торган редакция дә бүген эшләмидер сыман. Тәрәзәгә күз салган саен йөгереп баргандай тоелган каеннарның тәэсиреме бу, әллә биеклеккә ымсындырган тау битләре, бормаланып-сыргаланып яткан ерымнарныкымы – аңламассың. Тик миңа табигать манзараларына әллә ни сокланып барырга туры килмәде. Юлдашым – икътисад фәннәре кандидаты Клавдия Петровна – бик сүзчән булып чыкты. 1941 елгы Ямало-Ненецк карчыгының сыйныфташлары белән очрашудан кайтып килеше. Алар бер генә елны да күрешмичә калмыйлар икән. Ел саен Россиянең төрле шәһәрен билгеләп, хәлләрен белешәләр. Мәктәпне унсигез кеше бетергән булсалар, бүген һәммәсе дә исән-сау гомер итә.

 

– Мин Россиянең барлык төбәкләрендә диярлек булдым. Поезд белән Казан тирәсеннән узган саен, бер нәрсәгә шаккатам: ничек сездә авыллар шулай төзек һәм йортлары матур икән?

 

Кукмара аша үтеп барганда карчык тәрәзәгә капланды да: «Гаҗәп, гаҗәп», – дип кабатлады. Аның телсез калуына аптырарга да кирәкми – Татарстанны чыгуга, мондый авыллар башка күренми инде.

 

– Татар шундый тырыш халык ул. Көне-төне җир тырмаша, берсен-берсе уздырып, көнләшеп эшли, – дип аңлатам.

 

Карчыкның соравы бөтенләй көтелмәгәнчә яңгырады:

 

– Ә болай яшәү дөресме соң?

 

Кызык... Уйлап карасаң, аның сүзләрендә дә хаклык бар бит. Хәер, бу дөньяда кемнеке дөрес икәнлеген дә белмәссең. Әмма каралып, ишелеп беткән йортларда татар яши алмыйдыр. Шундый булдыклы халыкның тормыш шартлары тагын да яхшырак булырга тиешлеге генә күңелне тырный…

 

Чибәркүл

 

Урал таулары ышыгында, тезелешеп киткән күлләр буенда урнашкан районда татар исемле авыллар, атамалар бик күп икән. Боларны бер теркәрмен, вакыт табып, шунда яшәүчеләр белән танышырмын дигән идем – кая ул! Чибәркүлнең үзендә урнашкан хәрби часть казармасына килеп керүгә, секундлы-минутлы төгәллекне таләп иткән «солдат тормышы» башланды. Журналистларны беренче һәм икенче катларга урнаштырдылар. Ә өченче һәм дүртенчедә исә солдатлар яши.

 

Бастион – бишпочмаклы хәрби ныгытма, крепость икәнлекне һәр журналист белсә дә, алдагы көннәрдә ни көткәнен чамаламый идек әле. Иртән сафка тезгәндә купкан мәхшәрне күреп, гомер-гомергә һәр әмернең карусыз һәм төгәл үтәлгәнен яраткан хәрбиләр хәтта бер мәлгә югалып калды. Ләкин озакка түгел: боерыкларны колак читеннән генә уздыра торган каләм әһелләрен дә тәртәгә кертүе тиз икән! Калган иртәләрдә хәрбиләрне солдатларча тигез сафлар каршылый иде.

 

Бу курслар 2006 елдан бирле үткәрелеп килә. Быелгысында 86 массакүләм мәгълүмат чарасы хезмәткәре катнашты. «Бастион» курсларының авторы һәм җитәкчесе – Хәрби матбугат ассоциациясе президенты, полковник Геннадий Дзюбаның әйтүенчә, 2009 елдагы укулар сан ягыннан да, матбугат хезмәткәрләрен, язучы журналистларны һәм фотокорреспондентларны бергә туплауда да алдагыларыннан күпкә өстенрәк санала.

 

– Мондый курсларны оештыру уе 90 нчы елларда ук туган иде. Ул чакта мин Чечня республикасында барган сугышларда катнаштым. Шунда күп кенә журналистларның саксызлык һәм үз-үзләрен дөрес тотмаулары аркасында һәлак булуларын күп тапкырлар күрдем. Алар аркасында солдатлар да шактый кырылды. Шуңа да, минемчә, журналистлар һәрьяктан әзерлекле булырга тиеш, – ди Геннадий Дзюба.

 

Бер атнада гына хәрби журналист һөнәрен үзләштерергә мөмкинме соң? Әлбәттә, редакциянең тыныч бүлмәләрендә компьютер экраннарына текәлеп утыруга күнеккән һәм каләм-кәгазь кыштырдавына ияләнгәннәрнең күпчелеге моңа ышанмады. Баштагы ике көндә лекцияләр һәм гамәли дәресләр дә кызыклы уен төсле генә иде. Миналар шартлавы, автоматтан һәм пистолеттан атулар, танкларны күзәтү, БТРда йөрү, бронежилет киеп йөгерү, беренче медицина ярдәмен күрсәтергә өйрәнү, солдатлар белән бергәләшеп шәһәрдә, ачык һавада «атака»га бару – һәммәсе дә мавыктыргыч һәм күңелле тоелды. Өченче көн исә күпләрне кырыс хәрби тормышка кайтарды.

 

«Террорчы»лар һөҗүме

 

Ул көн дә гадәттәгечә үтәр сыман иде. Иртән сафка тезеп, көндәлек планны аңлатканда бернинди хәвеф-хәтәр сизмәдек. Хәтта олырак яшьтәгеләрне, хатын-кызларны һәм яшь егетләрне аерым автобусларга аерып утыртканда да беркемнең күңелендә шик уянмады. Частьның полигонына барып, хәрби техниканың үзенчәлекләре белән танышканда да алда ни көткәнлеге уйга да кермәде. Шуңа да куе агачлыклар янына килеп җиткәндә кинәт автобусның юлын хәрби «Урал» машинасы бүлүгә һәм аннан бер-бер артлы кавказ чырайлы егетләр «коелуга» берәү дә җитди игътибар бирмәде. Автобус шоферын рульдән тартып төшереп, салонга бәреп кергәндә дә безгә тимәячәкләренә бернинди шик-шөбһә юк иде. Шуңа да автоматлардан чиратлашып атып торган егетләргә елмаеп кына карадым.

 

– Әнә нинди шат егет! – дип кычкырды берсе. – Типкәләгез үзен!

 

Дүрт «террорчы»ның кирза итеге чиратлашып гәүдәне «кашый» башлагач, бермәлгә ачу чыкты: «Мине – журналистны кыйнарга ни хаклары бар аларның?» Җитмәсә, бернинди жәлләү юк, җилкәләр инде сызлый ук башлады. Торып басмакчы булам:

 

– Ятарга! Сөйләшмәскә! Башны түбән ияргә!

 

Әмерләр туктаусыз яңгырап тора. Кем тыңламый – хәзер «менеп төшәләр». Кесәдәге телефоннарны җыйнап алгач, китте мәсхәрәләү! Башка капчык кидереп йөгертү, әллә никадәр араны түш белән шуышып бару, колак төбендә автоматтан ату, мина шартлату – берсе дә калмады. Шуның өстенә йодрыклар һаман уйнаклап тора. Әле бер, әле икенче журналистны аерып алып «арт сабагын» укыталар. Шундый бер мизгелдә мин чынлап торып террорчылар кулына эләккәнемә ышана башладым (ахырдан билгеле булды – күпләр шулай уйлаган икән). Шулай берничә километр җәфалап алып барганнан соң, ниһаять, «террорчы»лар коллыгыннан котылдык. Соңыннан гына белдем: журналист хатын-кызлар арасында балавыз сыгучылар, авырлыкларга түзә алмаучылар да булган.

 

Идел буе-Урал хәрби округының мәгълүмат һәм җәмәгатьчелек белән бәйләнеш хезмәте җитәкчесе полковник Константин Лазуткин:

 

– Хәзер сез әсирлеккә төшүнең нәрсә икәнен бераз гына булса да чамаладыгыз. Һәр ялгыш адым, кечкенә генә каршылык – үлемгә китерә. Монда инде баш һәм тәҗрибә кирәк. Безнең төп максатыбыз да күпмедер күләмдә шуңа төшендерү иде.

 

«Заложник»лар роленнән чыгуга, «террорчы»ларга ябырылдык.

 

– Безгә хәрби җитәкчелек бу чараны нәкъ чынбарлыктагыча итеп оештыру бурычы куйды. Әгәр кемгәдер физик җәрәхәтләр ясаганбыз икән – гафу үтенәбез, – диде «террорчы»лар башлыгы солдат Мирза Алексеев. Дагыстанлы 26 яшьлек солдатның үз борчулары.

 

– Минем бер балам бар. Хатыным икенчесенә 4 ай көмәнле булып калды. Армиядә хезмәт итә башлавыма 2 ай. Ике бала атасы булсаң яисә хатын икенчесенә алты ай көмәнле булса, ирне армиягә алмыйлар. Уйлап карасаң, мин кайтып китәргә тиеш бит инде? Менә шул закон кайчан кабул ителер икән?

 

...Бу көнне журналистлар, тормышның матурлыгына сөенеп, казармага арып-талчыгып кайтты. Гадәттә, кичке сәгать унберләр узгач, ягъни уку-күнегүләр тәмамланганнан соң, «яңа сулыш» алган казарма бүлмәләрендә дә тынычлык хөкем сөрде…

 

Урал шәһәрләре

 

Чибәркүл шәһәре өлкә үзәге Чиләбедән 78 км ераклыкта урнашкан. Күлләр һәм урман белән коймаланып алынган бу шәһәрдә 45,7 мең кеше яши. Матур табигатьне күрергә һәм ял итәргә ел саен йөз меңнәрчә кеше килә. Район исә авыл хуҗалыгы буенча алдынгы урыннарны алып тора. Аны икенче төрле Көньяк Уралның «сөт цехы» дип юкка гына атамыйлардыр. Безне, журналистларны, шәһәр белән таныштырмадылар. Ләкин иң соңгы көнне, хәрбиләр «йөгәнне» бераз бушатып, шәхси вакыт билгеләгәч, күпләр чарасызлыктан аптырап калды. Иртәдән кичкә кадәр аяк өстендә булуга һәм күнегүләр үтәүгә шулкадәр өйрәнелгән икән. Шуңа да без, Казаннан килгән сигез яшь журналист, урын-җир җылытып ятмыйча, шәһәр читендәге Еловое дигән күл буена юнәлдек...

 

Алдагы көннәрдә безне Миасс һәм Златоуст шәһәрләренә алып бардылар. Урал тау итәкләренә сыенган бу калаларның матурлыгы турында сөйләп тору килешмәс, чөнки максат икенче – «УРАЛ» автомобиль һәм корал җитештерү заводларындагы эшчәнлек белән танышу иде. «УРАЛ» автомобильләренең конвейерда җыелу процессын күзәтү, аларны сазлыклы һәм текә таулы урында сынау журналистларга аеруча ошады.

 

– Менә бу чын ирләр машинасы инде! – дип тел шартлатты күпләр.

 

Төрле ташларны үзенә туплаган Ильмен тыюлыгына, Чибәркүлнең кымыз фермасына сәфәрләр дә хәрби тормыштан беразга аерылып торырга ярдәм итте.

 

Баш – уйлар өчен...

 

Ниһаять, төтен исенә, автомат тавышына да күнектек кебек. Инде бездән зачетлар ала торган көн килеп җитте. Гадәттәгечә, иртәдән үк полигонга барып, төркемнәргә бүлендек. Беренчесе – «террорчы»лар кулына эләккән очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре. Зур гына йортка куалап керттеләр. Автомат һәм пулеметтан чиратлап «сиптереп», колакларны бераз саңгыраулаткач, «җәзалау» башланды. Берәм-берәм һәммәбезнең дә тез асларына суккалап һәм җилкәләребезгә төрткәләп, сораулар бирәләр. «Террорчы»лар – үзгә халык, аларга телеэкраннарда күренү, хәрби командованиегә үзләренең барлыгын, куркыныч тудыруларын белдерү-сиздерү кирәк. Әле алдагы дәресләрдә генә: «Мин шундый-шундый газетадан», – дип сөйли башлагач, аркага автоматтан терәп атып «үтергәннәр» иде. Зачетта исә: «Мин телевидениедән, «террорчы»лар хакында тапшыру әзерлим», – дип алдадым. Кыскасы, «террорчы»лар белән сөйләшүнең дә үз серләре бар, һәм без аны күпмедер дәрәҗәдә үзләштерә алдык дип уйлыйм. Икенче зачет – мина кырында йөрү. Монда инде мәкалә язгандагы хыялый уйларны, фантазияне ераккарак куарга кирәк. Үлән астына, чит-ят әйберләргә яшеренгән миналарга сак кына кагылсаң да – беттең дигән сүз. Өченчесе – беренче медицина ярдәме күрсәтү. Жгут салу, яраларны бәйләү, танктан солдатны алып чыгу һәм төрлечә күтәреп йөгерү, ясалма сулыш – һәммәсенә дә билге куелды. Сертификатны тапшыру тантанасында:

 

– Шунысы сөендерә: соңгы көннәрдә сез баш белән уйларга өйрәнә башладыгыз. Әлегә журналистларның күпчелеге күнекмәләр вакытында хаталарны еш ясаса да, алга китеш тә шактый. Һәрхәлдә, сугыш кырында исән-имин калуыгызга ышаныч бар, – диде хәрбиләр беравыздан.

 

Казанга кайту

 

Сәфәр тәмам. Тукайның «Пар ат» шигырендәге юллар искә төшә: «Тор, шәкерт, җиттек Казанга, алдыбызда бит Казан!.. Бу тавыш бик ачты күңлем, шатлыгымнан җан яна...» Шул вакыт аралыгында да сагындырылган. Бигрәк тә тыныч эш бүлмәсен, үз иркеңдә йөри алуны тансыклаганмын. Шулай да кайчакларда әллә кайсы почмактан битлек кигән «террорчы»лар килеп чыгар да кабат җәзаларга тотынырлар сыман…

 

Журналистларның «бастион»ы нинди була? Моңа курсларны тәмамлаган һәркем бердәй җавап бирер иде кебек: сугыш кырында саклану кагыйдәләрен төгәл үтәү, солдатлар белән бергә тиешенчә хәрәкәтләнү һәм иң мөһиме – халыкка дөрес мәгълүмат җиткерү, журналистлык намусына хыянәт итмәү. Шул чакта массакүләм мәгълүмат чаралары «төзегән» бастион нык һәм какшамас булачак.

 

Әмма бер атналык сәфәрнең нәтиҗәсе – сертификатка күз салган саен: «Дөньялар имин булсын һәм аны беркайчан да файдаланырга язмасын иде», – дип кабатлыйсы килә...


Рөстәм ГАЛИУЛЛИН
Шәһри Казан
№ 164 |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»