поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 12 Июль
  • Люция Хәмитова - актриса
  • Альберт Борһанов - галим
  • Илдар Арсланов - музыкант
  • Чулпан Йосыпова - җырчы
  • Мирсәет Яруллин (1938-2009) - композитор
  • Казан шәһәрендә снимать итәргә квартира эзлим. Совет яисә Савиново районнарда булса бик уңайлы, ләкин башка районнарны да карыйбыз. Бюджетыбыз якынча 25 мең. тел: 89586288252
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
Архив
 
22.07.2016 Шоу-бизнес

“Голос”ка татарча җавап

Мәскәүләр татар җырын Европа дәрәҗәсенә күтәрмәкче. Бу хакта “Үзгәреш җиле” проекты авторы, Россиянең танылган джазмены Вадим Эйленкриг хәбәр итә. Ул хәтта проект “Голос”ка татарча җавап кына түгел, аны бер башка уздырачак дип тә белдерә. Чөнки яңа проектта әзер әсәрләрне генә башкарып калмыйлар, “аңа яңа, хәтта ки заманча, дөньяви яңгыраш” бирәчәкләр икән.

Яңа яңгырашны Универсиада вакытында Айгөл Хәйри, Филүс Каһиров “Туган як” җырын башкарганда ишеткән идек. Яшерен-батырын түгел, безнең өчен сәер иде ул. Бу проектта нинди җыр­лар сайланыр, аларның тирән­леге югалмасмы соң?
 
“Үзгәреш җиле” – Татарстан Президенты фикере буенча барлыкка килгән проект. Аны тормышка ашыруга опера театры директоры Рәүфәл Мөхәммәт­җанов җаваплы. Проектта вокалистлар белән эшләгән Татар­станның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева, әлеге проектны нәкъ менә халыкара фести­вальләрне үткәрү тәҗ­рибәсе булган кеше җитәкләргә тиеш дип исәпли. Профессор фи­ке­ренчә, татар эстрадасы инде күптән үзгәреш җилен көтә:
 
– Юбилеем көннәрендә мине Рөстәм Нургалиевич кабул иткән иде. Анда мәдәният министры, театр директоры, сәнгать әһел­ләре дә катнашты. Илбашы татар эстрадасының киләчәге турында сүз кузгаткан иде. Безнең җыр, моңыбыз дөнья күләмендә яң­гырасын, үзенә тартып торсын өчен нәрсә эшләргә кирәк, дигән иде ул. Бу эшне мин шушы сөйләшү нәтиҗәсе дип кабул иттем. Рәүфәл Мөхәммәтҗановның мондый проектлар үткәрү буенча тәҗрибәсе зур. Монда Шаляпин, Нуриев фестивальләрен искә алу да җитә. Иң әүвәл репертуарны туплау, аннан җыр­чыларны сайлап алу эшенә керештек. Репертуар халык җыр­ларыннан, ретро җырлардан, профессиональ композиторлар әсәрләреннән тө­зелде. Алар һәрбер җырчыга мөмкин­лек­ләренә туры килерлек итеп сайланды. Бу юнәлештә тәҗрибәле педагоглар, сәнгать әһелләре бергә-бергә эшләде. Шушы көн­нәрдә репетиция тәмам­ланды, 22ләп җырчы сайлап алынды. Алар барысы да –профессионаллар, җирле бәйге­ләрдә генә түгел, халыкара масштаблыларында да җиңгән кешеләр. “Голос” проектында катнашкан кызлар да бар. Әйтик, Алинә Шә­рипҗанова, Айдар Сөләйман, Илүсә Хуҗина.  Аннан соң шунысы да бар: монда Татарстан җыр­чы­лары гына түгел, читтән килгән­нәре дә катнаша.
Венера Ганиева оркестр эш­чәнлеген югары бәяләде. Аның әйтүенчә, анда үзебез­не­келәр дә, Мәскәү музыкантлары да бар икән. Җырчылар үз тавышлары белән генә җырлаячак. Бу да – фонограмма басып алган эстрадабызга чис­тарынырга бер сә­бәп, ди җырчы.
 
“Үзгәреш җиле” концерты Опера һәм балет театрында 5-6 но­ябрьдә, Мәскәүдә 4 декабрьдә узачак. “Бизнес-онлайн” газетасы про­ектның финанс ягыннан шактый күләмле булуын ассызыклый. Декорациягә генә дә 10 миллион сум акча сарыф ителгән, дип яза ул. Проектның режиссеры “Санкт-Петербург опера” театры сәнгать җитәкчесе Юрий Александров, рәссамы Виктор Герасименко, ви­део­проек­ция­ләр буенча рәс­сам­ның Данил Герасименко булуы билгеле. Болар барысы да – опера театры спек­такльләрен куюда катнашкан шәхесләр.
 
“Үзгәреш җиле” кирәк иде. Исемнәрен әлегә күрсәтмәүне сораган җырчылар әнә шулай ди. Монда татар җыры югалып калмый, бары тик яңа яңгыраш ала, ди алар. Арзанлы фонограммалы җыр белән алга китеп булмый, безгә үзгәрергә кирәк, ди талантлар. Күптән кирәк.

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 22.07.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы