|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.07.2016 Хәвеф-хәтәр
Ницца аэропортында шикле сумка табылган, бер терминалны хәрбиләр чолгап алганНицца аэропортында пассажирларны эвакуацияләү бара, дип хәбәр итә "РИА-Новости" Ассошиэйтед Пресc агентлыгының вакыйга урынында булган хәбәрчесенә сылтама белән. "Пассажирларны Ницца аэропортыннан чыгарга кушылды", - дип белдергән хәбәрче. Шулай ук, аның мәгълүматлары буенча, терминалларны хәрбиләр чолгап алган. Fox телеканалы журналисты хәбәр иткәнчә, эвакуациянең сәбәбе шикле сумка табылу булган.
Искәртеп узабыз: кичә кич Ниццада яр буенда Бастилияне алу көне бәйрәмендә йөк машина халык өстенә менгән. Нәтиҗәдә 84 кеше үлгән. Төрле мәгълүматлар буенча, зыян күрүчеләр саны 60 тан алып 200 кеше тәшкил итә. РФ Тышкы эшләр министрлыгында бер россияленең үлүен һәм тагын берсенең яралануын расладылар. Йөк машинасы йөртүчесен полиция хезмәткәрләре атып үтергән. Якынча мәгълүматлар буенча, машинада Туниста туган 31 яшьлек ир-атның документлары табылган, ул Ниццада яшәгән.
Гөлүзә ВАСИЛОВА |
Иң күп укылган
|