поиск новостей
Көн мәзәге
  • Кемнең аккаунтына кермә – бай тормыш. Безнең кебекләр өчен бюджетный социаль челтәр булдырыгыз әле.

Бүген кемнәр туган
  • 17 Август
  • Зәйнәб Фәрхетдинова - җырчы
  • Вакыйф Нуриев - язучы
  • Равил Һади (1952-2022) - галим
  • Фәндәс Сафиуллин (1936-2021) - дәүләт эшлеклесе
  • Рафис Борһанов - дәүләт эшлеклесе
  • Габделхак Шәмсетдинов - журналист
  • Рамил Ханнанов - язучы
  • Ринат Билалетдинов - футболчы, тренер
  • Илдар Аляутдинов - дин әһеле
  • Хәмидә Гарипова - журналист
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
Архив
 
20.09.2009 Шоу-бизнес

ШОУ-БИЗНЕС ӘБИЛӘРНЕ ДӘ КЫЗЫКТЫРА

26 сентябрьдә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының концерт залында "Барс-Медиа" продюсерлык үзәге кастинг уздырырга җыена. Үзәк 17-35 яшьлек җырчылар һәм юмор осталарын эзләячәк. Әлбәттә, татар тамашачысы өчен! Шунлыктан чыгышлар татар телендә булырга тиеш. Җырчылардан бер халык һәм бер эстрада җырын башкару сорала. Ә юмор осталарына монолог сөйләп күрсәтәсе. Кастингтан узган иң-иңнәрне оештыручылар үз канаты астына алып, аларга зур сәхнәгә менәргә ярдәм итәчәк. Бу инде продюсерлык үзәге яңа җырлар, яңа клиплар, сәхнә костюмнары, альбомнар чыгаруда ярдәм итәчәк дигән сүз. Татар эстрадасына менү үзенчәлекләре турында "Барс-Медиа"ның генераль продюсеры Гөлнара АБАЕВА белән әңгәмәдән белә аласыз.

– Гөлнара, кастинг нинди максаттан уздырыла? Аның быелгы үзенчәлеге нинди?

 

– Мондый кастингларны без 2004 елдан бирле үткәреп килдек. Татар халкының яшь талантларын барлау һәм аларга үсү мөмкинлекләрен тудыру өчен оештырылган чара бу. Быел да җырчы һәм юмористларны эзлибез. Үзенчәлеге бар дип әйтмәс идем, башка еллардагы кебек, таләпләре дә шундый ук.... Жюрида "Барс-Медиа" продюсерлык үзәге директоры Радик Артемьев, "Татар радиосы" директоры Алмаз Миргаязов, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева, Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин, "Юмор шоу" проекты авторы Фәрит Галиев, юмор остасы Әбри Хәбриев һәм мин фәкыйрегез булачак.

 

– Җырчылардан ике чыгыш сорала икән. Барлык катнашучыны ничек тыңлап бетермәкче буласыз?

 

– Кастингта ел саен 500-600 кеше катнаша. Инде беренче минутлардан ук җырчыга бәя бирә алабыз. Кайберәүләр икенче җырларын башкарып та тормый. Җырчының сәхнәдә үз-үзен тотышы, тавышы ошаган очракта гына аны тулысынча тыңлыйбыз. Конкурста катнашучылар безгә үпкәләмәсен. Барлык чыгышлар да видеотасмага яздырылып барыла. Кастингтан соң да жюри язмаларны карый, фикерләшә һәм шуннан соң гына катнашучыларга нәтиҗәләрне җиткерә.

 

– Алдагы еллар тәҗрибәсе нәрсә күрсәтә?

 

– Кызыклы хәлләр дә булгалады. Узган ел Ленин исемендәге мәдәният йортында узган кастингка 600ләп кеше җыелды. Шунда, ялгышмасам, 76 яшьләр тирәсендәге бер апа чыгыш ясады. Без аңа шаккаттык. Катнашучыларның яше чикләнгән булса да, әбинең кәефен төшермичә генә, аны рәхәтләнеп тыңладык. Кече яшьтәге балаларга кастингта катнашырга киңәш итмәс идем. Әгәр музыка мәктәбендә шөгыльләнә икән, бала, беренче чиратта, укып бетерсен. Кастингтан үтә алмау кичереше балаларга психологик яктан авыр булырга мөмкин. Кәефе төшеп, мин булдыра алмыйм дип, хәтта җырлаудан баш тартуы бар.

 

– Әйтегез әле, җырчыга продюсер нигә кирәк?

 

– Беренче чиратта, продюсер кем ул дигән сорауга җавап бирер идем. Продюсер – артистның образын тудыручы, җырлар сайлаучы, альбомын туплаучы, концертларын оештыручы. Җырчы берүзе моның белән шөгыльләнә алмый һәм, гомумән, моңа вакыты да җитми. Җырчыга продюсер аны халыкка таныту өчен кирәк.

 

– Ә тамашачыга ничек ярарга? Татар тамашачысының үзенчәлекләре бармы?

 

– Бик таләпчән инде безнең халык. Тамашачыбыз моң ярата, халыкчан җырларны үз итеп тыңлый. Консервативлыгы да җитәрлек. Һәр җырчының үз тамашачысы, һәр тамашачының үз җырчысы булырга тиеш, минемчә.

Айгөл ШӘВӘЛИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 18.09.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы