поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
13.07.2016 Язмыш

Җиләк һәм күз яше

Чиләге белән җиләк сатып торучыларны күрсәм, хәтеремдә бер күренеш яңара. Инде шактый еллар узса да, ул әбинең яңаклары буйлап агып төшкән ике тамчы яше һаман күз алдымда. Ямьле җәйге иртә. Урамнарны әле генә юдырып киткәннәр. Юл читендәге күлдәвектә күгәрченнәр рәхәтләнә – су коеналар. Чәчәк таҗларындагы чык тамчысында – кояш нуры!

Мин, бәлә­кәй кызымны җитәкләп, базар буйлап киләм. Әлегә халык аз. Сатучылар өлгер үзе: тауарларын тезеп куярга да җитешкән. Юлым җиләк-җимеш рәте аша. Алма-әфлисун, өрек-күрәгә сатучыларның монда хуҗа икәнлеге әллә каян күренеп тора – урыннары түрдә. Сатып торучы кызлары үзебез­неке булса да, тауарлары читтән кайткан. Хуҗа тиешле кешеләр дә чит халык. Болар алдына икенче рәт булып үзләре үстергән нигъмәтләр белән сату итүчеләр тезелешкән. Арырак – кай арада пешкән диген – чиләк­ләп җиләк саталар. Аякларым ирексез­дән шулар ягына таба атлады. 
 
Җиләкчеләр күп түгел, өч-дүрт кенә бөртек. Авыл апалары! Һәркайсының алдында җи­ләк белән тулы икешәр-өчәр чиләк. Рәтнең иң кырыена чәчәк­ле ситса күлмәкле, ак батист яулыгын таратып бәйләгән бер апа да елыш­кан. Аның да алдында ике чиләк. Бу апаны күрүгә, йөрәк сулкылдап куйды: яше белән дә, киенүе белән дә нәкъ дәү әниемә охшаган. Ул да шундый бәлә­кәй генә гәүдәле иде. Аның да бәйләгән яулыклары ак, кигән күлмәк­ләре чәчәкле иде. Безнең дәү әни бу яшьтә җиләк җыеп йөри алмый иде инде. Бу апа үзе җыйды микәнни бу тиклем җиләкне? Янында тукталуымны күреп, җиләк алырга ниятли дип уйлады булса кирәк, нәкъ минем дәү әниемчә, йомшак итеп: «Кызым, җиләгем бик эре. Көтү кайт­кач кына җыеп төштек. Ал, кызым», – дип, җиләген мактап куйды. «И-и, апа! Мин үзем дә авылныкы бит. Җиләкне без үзебез җыябыз», – дип әйтергә авызымны гына ачкан идем, түрдәге сәүдә рәтеннән таза бәдәнле ике егет атылып чыкмасынмы! Ни булга­нын аңларга да өлгермәдек, акыра-бакыра йөгереп тә килделәр, әбекәй­нең бер чиләген тибеп тә аудардылар. Аяк астына кып-кызыл җиләк чәчелде. Ак яулыклы әбием, аһ итеп, икенче чилә­генә капланды. Юк, кычкырмады, бер­кемне дә ачуланмады ул. Аның җилдән кипшергән иреннәре фәкать бер сүзне кабатлады: «Чү, улым, чү!» 
 
Җиләкчеләр дә, башкалар да бермәл аптырашка калдык. Ни булды? Нигә әбине рәнҗетә бу егетләр? Ул беркемгә дә начарлык кылмады бит! Барыбызга да әби алдында бик уңай­сыз булып китте. Кемдер чиләген китереп бирде, кемдер рәнҗетүче­ләр­гә нәгърәләр орырга тотынды. Бәлә­кәй кызым җирдә чәчелеп яткан җи­ләк­ләрнең берни­чә­сен әбинең чиләгенә китереп салды да, кыяр-кыймас кына, аның кул аркасын сый­пап куйды. Үзенчә юат­мак­чы була. Ак яулыклы мөлаем әбекәйнең яңаклары буйлап ике күзеннән ике тамчы яшь тәгәрәп төште. Базар гөр килде: «Нинди хәл бу? Нәрсә, безгә монда сатарга да ярамыймыни?!» Теге егет­ләр дә, белмим, әллә таҗик, әллә әрмәннәр иде алар, күкрәкне нык киергәннәр. «Без монда урын өчен акча түлибез. Сез безгә комачау­лый­сыз. Бик сатасыгыз килсә, базар кырыенда торыгыз», – дип, авыл апаларын пыранлатып куа баш­лады­лар.
 
Бу ниткән башбаштаклык! Бу әби­нең әтисе, туганнары сугышта кан койган, бәлки әле, башын да салган­дыр. Әнисе, илнең тамагын туйдыру өчен, көне-төне колхозда бил бөккән­дер. Ул үзе дә кечкенәдән авыр эшкә җигелгән­дер. Ник аның маңгай тире тамган шушы җирдә хәләл көче белән җыйган ике чиләк җиләген сатар­га да хакы юк? Ник соң безнең ба­зар­ларда килмешәкләр күкрәк кие­реп, хуҗа булып йөри. Алар яшә­гән җиргә барып, аларның анала­рын шулай рәнҗетеп кара син – бо­тың­ны сугып сындырачаклар. Ә безне, без­нең чал чәчле апаларыбызны кем яклар?
 
Өмет-ышаныч белән күп бала тәрбияләп үстерүче никадәр гаилә фатирсыз тилмерә, ә үз иленнән качып киткән француз артистына бүләк ителгән фатирларның чуты юк. Әллә кайсы илләрнең миллиардлаган доллар әҗәтләре кичерелә, ә бер мескеннең, утка түләмәгән өчен, электр чыбыкла­рын кисәләр. Дәүләт безнең өч тиен бурычны да кичерми. Нигә болай кадерсез соң без?

Лилия ГӘРӘЕВА
Сөембикә
№ --- | 13.07.2016
Сөембикә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»