поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
10.07.2016 Җәмгыять

Эш стажлары 400 елдан артып киткән мөгаллим Гатиннар династиясе

Гаилә шәҗәрәсен булдыру, нәселнең абруе турында кайгырту, гаилә ядкарьләрен күз карасыдай саклау — халкыңа хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләүнең бер юлы. Гаилә тарихы аша кеше үзенең кешелеклеген, чыгышын, бу якты дөньяга нинди эшләр башкарырга килгәнлеген, туган нигезенең үткәнен, халыкның тарихын, килеп чыгышын ачыклый. Һәркемнең нәсел шәҗәрәсендә ил тарихы чагылыш таба. Гатиннар династиясе белән танышу барышында аларның гаилә шәҗәрәсе, тормышлары, эшчәнлекләре турында яңа мәгълүматлар тупладым.

Ак хәзрәт

Габдулла һәм Роза Гатиналарның уллары Илшат, Ринат, Азат, киленнәре бөтен гомерләрен яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган фидакарь рухлы мөгаллимнәр. Бүгенгесе көндә аларның эшләрен оныклары дәвам итә: бар гомерләрен мөгаллимлеккә, йөзләгән-меңләгән яшүсмерләрне укытуга, тәрбияләүгә, хезмәт сөюгә өйрәтүгә багышлаган. Иҗади, гыйльми эшчәнлекләре дә аларның чын мәгърифәтче затларга хас.

XIX гасыр урталарында Актаныш районының Иске Кормаш авылында Шәйморат исемле кеше яши. Уфа шәһәрендә муллалыкка укыганнан соң, аны хәзерге Зәй районының Ашыт авылына мулла итеп җибәрәләр. Ул Шәрифҗамал исемле кызга өйләнә. Аларның дүрт балалары дөньяга килә. Шул дүрт баланың берсе Әхмәтхафиз 12 яшендә әтисе вафатыннан соң, күрше авыл мулласы ярдәме белән Казанда Ш.Мәрҗани мәдрәсәсендә белем ала. Матди авырлыкны кече яшьтән белеп үскән тырыш, сәләтле шәкерт 13 ел эчендә күп һөнәрләр үзләштерә. Уфага барып, муллалыкка указ ала, өйләнеп, туган ягы Иске Кормашка кайта.
 
Авылда мәдрәсә ачу аның төп хыялы була. Ул теләгенә ирешә. 1893 елда ул мәдрәсәдә балалар укыта башлый. Бераздан икенче мәдрәсә салдырта. Аның берсендә Әхмәтхафиз малайлар укытса, икенчесендә хатыны Нәгыймә абыстай кызларны укыта. Мәдрәсәгә күрше-тирә авыллардан да килеп укыйлар. 1912-1913 уку елында анда 150 шәкерт гыйлем эстәгәнлеге билгеле. 1914 елдан яңа алымнар кертелә.
Әхмәтхафиз Дәүләтъяров — белемле мулла, киң карашлы кеше була. Шәкертләрен балта эшенә, аш пешерү серләренә, чигү һөнәренә дә төшендерә, табигать, файдалы үсемлекләр, дару үләннәрен танырга өйрәтә. Русча сөйләм белән таныштыруын, глобус, дөнья картасы белән эшләвен белеп, авыл байлары тентү ясаталар. Тик ике катлы итеп ясалган идән такталары астында яшерелгән рус китапларын тапмыйлар. Әхмәтхафиз 1919 елда үлә. Изге күңелле, зыялы, һәрьяклап тирән белемле һәм шәфкатьле, тәүге мәгърифәт учагын кабызган бу хәзрәтне авылдашлары зурлап “Ак хәзрәт” дип йөрткәннәр.
 
Әхмәтхафиз хәзрәт гаиләсен бу афәттән бары бер нәрсә — балаларны совет мәктәпләрендә яңача укыта башлавы гына коткара. Әмма туган нигездә рәхәтләнеп яшәргә насыйп булмый — йорт-җир конфисковать ителә, китаплар яндырыла, истәлекләр юкка чыгарыла.
 
 
Дәвамчылар
 
Аның эшен биш баласының өчесе дәвам итә. Улы Мидхәт һәм килене Гөлсем 1918-1926 елларда Кормашта укыталар. Комсомол оешмасын аякка бастыруда, колхоз төзү өчен кө¬рәштә катнашалар. Гөлсем ханым хезмәт тәрбиясе белән генә чикләнеп калмыйча, балаларны җырларга, биергә, мандолинада уйнарга да өйрәтә. Соңрак Мидхәт Минзәлә педучилищесының уку-укыту бүлеге мөдире вазифаларын башкара. Үзе дә, хатыны да орденнарга лаек була.
 
Сөрия Минзәләдә партия мәктәбен тәмамлап авылга кайта, укытучы булып эшли. Хөмәйрә Иске Кормашта, аннары Чаллы районында укыта. Красный Бор авылында мөгаллимлек итеп лаеклы ялга чыга. Бакыйлыкка күчкәнче Хөмәйрә апа кызы Роза һәм кияве Габдулланың кадер-хөрмәтендә яши.
 
Әхмәтхафиз хәзрәтнең оныгы Роза Зыя кызы Гатина (Уразаева) 1925 елның 1нче февралендә Актаныш районы иске Кормаш авылында дөньяга килә. Ул вакытта авылда Нәгыймә әбисе, әнисе Хөмәйрә, сеңлесе Диләрә апа яшәгәннәр. Әнисе 6 айлык авырлы килеш иреннән аерылып кайткан. Кызның тууы гаиләгә шатлык китерми, чөнки гаиләдә терәк булган ир-ат юк, берсе дә эшләми, мал асрарга мөмкинлекләре булмый. Ачлык-хәерчелек еллары. Роза әтисен бер вакытта да күрә алмый.
 
Роза туып 40 көнлек булгач, әнисе аны балалар йортына биреп, укытучылар хәзерли торган курска укырга китә. Балалар йортында 1 яшь тә 2 айлык булганчы яши. Яшь балаларны еракка икенче балалар йортына күчерә башлагач, әбисе белән Диләрә апасы аны үзләренә тәрбиягә алып кайталар һәм 4 яшь тә 4 айлык булганчы карыйлар. Диләрә апасы тормышка чыкканда аны әнисенә илтеп бирә. Әнисенең ул вакытта Минзәлә районы Гөлек авылында укыткан чагы була. Шул вакыттан әнисе белән бергә яши башлый. Бала ияртеп, авылдан авылга, өйдән өйгә күчеп йөрүе әнисенә җиңел булмый. Минзәлә районы Гөлектән Түбән Тәкермән авылына, аннан Актаныш районы Иске Кормаш авылына күчеп китәләр. Икенче сыйныфны Иске Кормашта, 3-4не — Әгерҗе районы Татар Шаршадысында, 5-7 сыйныфларны Салагыш мәктәбендә укый. 1938-1939 уку елын “5”кә генә тәмамлый һәм 13 яшьлек Роза Казанга китә. Әмма 15 яше тулмау сәбәпле, аны техникумга укырга алмыйлар. Ул Минзәләгә кайтып әнисенең Мидхәт абыйсы ярдәмендә педучилищега кабул ителә. Икенче курста укыганда Ватан сугышы башлана. Көн саен 12шәр сәгать укытып, ашыгыч рәвештә имтихан алалар. Аннан аттестат биреп, сугышка киткән укытучыларга алмашка укытырга җибәрәләр. 15 яшьлек Розаны элекке Калинин районына билгелиләр. Татар Мөшеге, Иске Сәфәр, Олы Имән авылларында физика-математика укыта. Сугыш елларында атнага 36 сәгать укытып, ашарга икмәк, кияргә җүнле кием күрми. “Үзебез дә, укучылар да ач-ялангач, хәтта аякларым шешенде. Күпләребез тиф белән авырды. 5 ел буе отпуск күрмәдек”, — дип яза Роза апа.
 
1946 елда Роза апаны Красный Бор районының Барҗы авылына эшкә билгелиләр. Ул анда физика-математика укыта. Биредә Габдулла абый Гатин белән таныша, тормыш корып җибәрәләр. 45 ел буена һәрнәрсәне бергә киңәшеп, бер-беренә ярдәм итешеп гомер итәләр. Казанда читтән торып педагогия институтын тәмамлыйлар алар. Габдулла абый башта завуч, аннан 25 ел буе мәктәп директоры булып эшли. Үз эшенә бик тә җаваплы карый торган, төгәл һәм гадел кеше була. “Кешеләргә карата ягымлы, түбәнчелекле, гадел, биргән вәгъдәсен үти торган ярдәмчел кеше иде. Коммунист буларак, авылда үткәрелгән бер эштән дә читтә калмады. Япон белән сугышта “За отвагу” медале белән бүләкләнгән кеше дә бит ул”, — дип яза Роза апа.
 
Роза Зыя кызы мәктәптә Кече Тимирязовка, укучыларның производство бригадасы, 1969 елдан мәктәп урманчылыгы һәм мәктәп яны участогындагы эшләр белән җитәкчелек итә. Укучылар һәр елны 20 гектар мәйданда чөгендер, кишер үстереп, мул уңыш алалар. Казан, Мәскәү фәнни-тикшеренү институты галимнәренең биремнәре буенча тәҗрибәчелек эшләре белән шөгыльләнәләр, умартачылык һөнәренә өйрәнәләр. Мәктәп яны участогында бик күп төрле чәчәкләр үстереп, мәктәп янын гөлбакча итәләр. Биредә 1100 кв. метр мәйданда 75 төрле берьеллык һәм күпьеллык чәчәкләр үстерәләр. 300әр грамм авырлыктагы суганнар, җиргә сыймый үскән чөгендер һәм кишерләрне күргән кеше шакката. Мәктәп урманчылыгы активистлары 1660 гектар мәйданда урман утырталар. Кыр ышыклау полосалары, ерымнарга, комлы ташландык җирләргә агач утырту буенча күп эшләр башкаралар.
 
Мәктәп укучылары күп еллар буе СССР Халык хуҗалыгы казанышларында катнашып, күргәзмәдә югары бәягә лаек булалар, дипломнар, бронза медале белән бүләкләнәләр. Бөтенсоюз бәйгесендә Барҗы мәктәбе урманчылыгының эшләре ВДНХда күрсәтелә. Табигатьне саклау буенча ике зур медаль белән бүләкләнә һәм Мактау китабына кертелә. Мәктәпкә “ГАЗ-51” автомашинасы, ике “Беларусь” тракторы, “Дружба” пычкысы, биология һәм агрохимия кабинеты җиһазлары тапшырыла. Роза апа “ТАССРның мәгариф отличнигы” дигән исемгә лаек була.
Роза Зыя кызы 47 ел буе урта мәктәптә химия, биология фәннәрен укыта, Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек була, СССР, РСФСР, ТАССР Авыл хуҗалыгы, Мәгариф, Урман хуҗалыгы министрлыкларының күпсанлы Мактау грамоталары белән (барысы 34) бүләкләнә. СССР Халык казанышлары күргәзмәсенең 3 бронза медален һәм дипломнарын алуга ирешә. Табигатьне сак¬лау буенча башкарган эшләре өчен дәүләт бүләгенә лаек була. Лаеклы ялга чыккач та 10 ел эшләп, хезмәт стажын 50 елга тутыра.
 
Өч бертуган
 
Олы ихтирам һәм хөрмәткә лаек Роза апа һәм Габдулла абыйлар өч ул тәрбияләп үстерәләр. Уллары Илшат, Ринат һәм Азат яхшы укыйлар һәм укытучылык һөнәрен сайлыйлар.
 
Өлкән уллары Илшат Казан педагогия институтын тәмамлый. Арча педагогика көллиятендә тормыш иптәше Равилә белән музыкаль белем бирәләр. “Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исемгә лаек.
 
Уртанчы уллары Ринат Германиядә Лейпциг университетында, аннан Казанда аспирантурада укып, доцент була. Бүгенгесе көндә Алабуга педагогика университетында, ә тормыш иптәше Зөлфия мәктәптә алман һәм инглиз телләрен укыталар.
 
Кече уллары Азат Кичке Таң урта мәктәбендә чит телләр укытып лаеклы ялга чыга. Тормыш иптәше Минегөлдар — математика укытучысы. Озак еллар Кичке Таң мәктәбендә балаларга химия фәнен укыта, “ЭКОС” балалар экология оешмасы төзүдә башлап йөрүчеләрнең берсе була. Укучылар Минегөлдар Габдулловна җитәкчелегендә, экологиягә багышланган фәнни-эзләнү эшләре белән Казан, Мәскәү шәһәрләрендә чыгышлар ясыйлар, югары уңышларга ирешәләр.
 
Кече уллары Азат лаеклы ялга чыккач халыкка дин сабагы бирә. Ул Әгерҗе районының имам-мөхтәсибе, Татарстан Диния нәзарәте әгъзасы. Районыбызда дин эшләренең куелышы, халык әхлагы сагында тора, мәчет-мәдрәсәләребез эшчәнлеген барлау да аңа йөкләнгән.
 
Өч бертуган Гатиннарның тормыш иптәшләре укытучылар. Роза Зыя кызы, аның әнисе, тормыш иптәше һәм балаларының педагогик стажы гына да 200 елдан артып китә. Роза һәм Габдулла Гатиннар укытучыларның VI съездына хөрмәтле кунак итеп чакырылалар. Съездда алар гаиләсенең укытучылар династиясе булуы хакында ихтирам белән билгеләп үтелә.
 
Шулай итеп, Актаныш районы Иске Кормаш авылында мәгариф эшенә нигез салучы Әхмәтхафиз Дәүләтъяров, аның балалары, оныклары һәм аларның балаларының педагогик эш стажлары 400 елдан артып китә.

Әлфия ШӘЙМӨХӘММӘТОВА, Барҗы-Омга авылы
Яңарыш
№ --- | 08.07.2016
Яңарыш печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»