|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.07.2016 Җәмгыять
Рабит Батулла: «Кайда куркыныч түгел соң хәзер?»
Сез Төркиягә барырга уйламыйсызмы? Яңарак кына үзем дә шунда булып кайттым. Барырга куркып, өйдә утырып булмый, кайда куркыныч түгел соң хәзер?..
Булат Бәйрәмов, “Татар радиосы” ди-джее:
- Төркиягә юлламалар сатыла башлый дигән хәбәр мине аптырашта калдырды. Ил җитәкчелеге моңа бик җиңел карады кебек тоела. Гафу үтенүгә үк, рөхсәт бирделәр дә куйдылар. Ә куркынычсызлык мәсьәләсе? Аны безгә гарантияли алалармы? Мин быелга Төркиягә барудан тыелып торыр идем, башкаларга да шуны киңәш итәм. Шартлаулар анда бик еш булып тора, сак булырга кирәк.
Дилә Нигъмәтуллина, җырчы:
- Үзем дә, таныш-белешләрем дә Төркиягә бару мөмкинлеге ачылуга бик сөендек. Ул бәя ягыннан да, хезмәт күрсәтү сыйфаты ягыннан да иң отышлы тур. Күптән түгел генә Сочида ял итеп кайттык. Ни дисәң дә, Төркиягә җитә алмыйбыз. Алар Төркиягә альтернатива була алмыйлар.
--- |
Иң күп укылган
|