поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
03.07.2016 Мәдәният

Язучы, галим Суфиян Поварисов вафат

Уфада Татарстан һәм Башкортостан республикаларының атказанган фән эшлеклесе, Башкортстанның халык язучысы, Россия язучылар берлеге әгъзасы, Бөек Ватан сугышында катнашкан Суфиян Поварисов вафат.

Суфиян Шәмсетдин улы Поварисов 1924 елның 29 августында Башкорстанның Илеш районы Тыпый авылында дөньяга килә. 1942 елның августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, Украина, Белоруссия, Румыния, Венгрия, Чехословакия, Германияне азат итүдә катнаша, Курск дугасыннан алып Дрезденга кадәр ара уза, Бөек Җиңүне Дрезденда каршылый. II дәрәҗәле Ватан сугышы, III дәрәҗәле Дан ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан соң Суфиян Поварисов урта мәктәпне тәмамлый һәм Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә. Актаныш районындагы Бурсык авылы мәктәбендә директор була. 1960 нчы елдан - Башкорт дәүләт университеты галиме, биредә ул озак еллар татар филологиясе кафедрасын җитәкли. Кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен яклап, профессор дәрәҗәсенә ирешә. Суфиян Поварисов җитәкчелегендә 20дән артык кандидатлык һәм докторлык диссертациясе яклана.

Суфиян Поварисов татар классигы Галимҗан Ибраһимов иҗатын өйрәнүче галим буларак билгеле.

Суфиян Поварисовның әдәби иҗаты 1953нче елда башлана. Беренче шигыре – “Бәхет”. Соңыннан язучы проза иҗат итә башлый, 1950нче еллар ахыры – 1960нчы еллар башында язучы дистәләгән хикәяләр һәм повестьлар иҗат итә. Аның күпчелек әсәрләрендә сугыш вакыйгалары сурәтләнә. Бу темага багышланган иң билгеле әсәрләре - Курск дугасындагы алыш күренешләрен чагылдыручы “Язмыш корбаннары” романы һәм Днепр аша чыгу вакыйгаларын тасвирлаучы “Ут эчендәге мәхәббәт” романы.

Узган гасырның җитмешенче елларында Суфиян Поварисов үзен драматургия өлкәсендә сынап карый. Аның пьесалары Башкортостан һәм Татарстан театрлары сәхнәләрендә куела. Иң билгеле пьесалары - "Туй бүләге", "Вәгъдә", "Кәрлә йолдыз".

Гомеренең соңгы елларын язучы зур проза әсәрләрен иҗат итүгә багышлый. Аның унлап романы дөнья күрде, шул исәптән Галимҗан Ибраһимов турындагы трилогиясе, Бөек Ватан сугышында катнашкан солдатларның батырлыклары турындагы әсәрләр (шул исәптән, 2010 елда Башкортостанда “Иң яхшы роман” исемен алган “Канлы бәхет” әсәре) һәм гади авыл укытучылары турындагы романнар.

Әдәбият һәм филология өлкәсенә зур өлеш керткәне өчен Суфиян Поварисов Татарстан һәм Башкортостан республикаларының атказанган фән эшлеклесе мактаулы исемнәренә лаек булды. 2011 елда аңа “Башкортостанның халык язучысы” дигән югары исем бирелде. Суфиян Поварисов шулай ук Галимҗан Ибраһимов һәм Фатыйх Кәрим премияләре лауреаты.

Язучы белән хушлашу иртәгә, 4 июль көнне, Башкорт дәүләт филармониясендә үтәчәк.


Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА
Татар-информ
№ --- | 03.07.2016
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»