|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.06.2016 Мәдәният
Исламия Мәхмүтовага Абхазиядә нәрсә дип әйткәннәр?Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Абхазиядә чыгыш ясап кайтты. Алар Исламия Мәхмүтованың “Мәхәббәт чишмәсе” белән “Күрәсем килгән иде” дигән спектакльләрен алып барды. Автор һәм катнашучы артист буларак, Исламия апа үзенең тәэсирләрен безнең белән дә уртаклашты. – Безне бик зурлап каршы алдылар. Барган көнне ял иттек, су коендык. Спектакльләрне хөкүмәт җитәкчеләре дә карады. Шулай ук Мәскәүдән килгән режиссерлар да тамаша кылды. Шуңа күрә автор буларак куркып та калган идем. Спектакльдән соң пәрдәне дә яптырмыйча бик озак алкышладылар. Тамашачылар арасында тәрҗемәчесез караучылар да булды. Тәнкыйтьчеләр спектакль турында: “Монда мәхәббәт тә, сугыш темасы да яктыртылган”, – диделәр. Өлкән яшьтәгеләр исә, “үзебезнең яшьлегебезне искә төшердек. Хәтта ир – атларның да күзләре яшьләнде. Сез уйнамыйсыз, ә яшисез”,– дип безгә рәхмәтләрен җиткерделәр.
Люция ГАЛИМҖАНОВА |
Иң күп укылган
|