поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 20 Июль
  • Наилә Нәҗипова - актриса
  • Алмаз Гыймадиев - балалар язучысы
  • Радик Гайзатуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Рөстәм Маликов - җырчы
  • Рәисә Ишморатова (1917-1997) - язучы
  • Равил Зарипов - дәүләт эшлеклесе
  • Марат Хөснетдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шәһәрендә снимать итәргә квартира эзлим. Совет яисә Савиново районнарда булса бик уңайлы, ләкин башка районнарны да карыйбыз. Бюджетыбыз якынча 25 мең. тел: 89586288252
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
Архив
 
27.06.2016 Ир белән хатын

Улыбыз өйләнми, ә без аерылышабыз

Кеше гомере өч туйдан тора. Аларның икесен кеше үзе хәтерләми. Ә менә яшьлек яме – кызыл туйны гомер буе сагынып сөйли. Казансу буендагы Казан ЗАГСы янындагы затлы туй машиналарыннан чыккан аккош төсле кәләшләргә, лачын кебек кияүләргә карагач та, «Бәхетегез гомерле булсын!» дип теләк теләмичә калганым юк. Әмма яшьлекнең яме шушы алтын балдаклы, өрфиядәй ак күлмәкле кызыл туй булса да, замана яшьләре, бигрәк тә егетләр, муеннарына камыт кияргә бик ашыгып тормыйлар.

Әллә җаваплылыктан куркалар, әллә инде гаилә арбасын тартып барырга хәлләреннән килми башлаган. Экраннар каршында үскән замана егетләренең буыннары сыек булса да, гаҗәп түгелдер. Аннары хәзер бит кызлар да күпне өмет итә: егетнең машинасы, аерым фатиры, югары белем турында дипломы, әйбәт хезмәт хакы түли торган эше булырга тиеш. Шулай сайлана торгач, яраткан кешеңнең оекбашын юу да олы бәхет икәнен белмичә утырып та калалар. Егетләр дә берничә тапкыр күңелләрен ачып карыйлар да, җавап тапмагач, ялгызлыкны кулайрак күрә башлыйлар. Аннары бит хәзер хатын-кыз да машинасын да йөртә, акчасын да ирләрдән ким эшләми. Егетләр дә матур кызларны көйләмичә генә, җил шикелле ирекле булырга тели. Авыл җирендә, әйтик, ата-аналары нигез казыгым дип үстергән егетләр аларның соңгы өметләрен өзеп, бәхет эзләп шәһәргә дә китә алмый кала, ә авылда кызлар юк. Шул рәвешле иясез бәхет – буйдак булып картаялар. Ә калалардагы тулай торакларда күпме авыл кызлары әйбәт кияү турында хыялланып ялгыз гомер уздыра. Быелның биш аенда Татарстанда 5938 генә яңа гаилә оешкан. Генә дим, чөнки бу, узган елның шул ук чорына караганда, 1094 парга кимрәк. Ныклабрак уйлап карасаң, бу күрсәткечне күпмедер дәрәҗәдә «гражданский брак»лар да киметә.
 
Әйе, яшьләр хәзер, нишләптер, тормышка, гаилә коруга бармак аша гына карыйлар. Ике-өч тапкыр кинога барып, берәр аулак урында төн уздыралар да, «Бер-беребездән башка яши алмыйбыз», – дип, чәчләрен-чәчкә бәйләргә карар кылып, интернет аша гына ЗАГСка гариза да биреп куялар. Бер күршебезнең улы нәкъ шулай итте. Башта яшьләр экран каршында утырып кына гариза биргәннәр. Аннары гына бу хакта әти-­әниләренә җиткерделәр. Мескен әти-­әни ниш­ләсен инде, муеныннан бурычка батып булса да, йоласына туры китереп, кыз да сорады, никахка да барды, гөрләтеп туен да үткәрде. Тик бер-берсеннән башка мизгел дә яши алмаслык булып кушылган яшьләрнең арасыннан бик тиз кара мәче йөгереп үтте. Аерылыштылар. Әти-­әни бу вакытта бурычларын да түләп бетермәгән иде әле. Балаларының бәхетсезлеге тәҗрибәле гаиләнең дә көймәсен комга китереп терәде. Гаепне бер-берсенә аудара-аудара күпмедер генә яшәделәр дә, алар да аерылыштылар. Әгәр бер түбә астында яшәп калсалар, быелның биш аенда ЗАГСларда аерылышулары теркәлгән 5644 парның берсе булса да кимрәк буласы иде.
 
Ә болай аерылышучылар саны елдан-ел арта бара. Күпме бала сыңар канат белән үсәргә мәҗбүр ителә. Ә бер канат белән генә биеклеккә күтәрелү җиңел түгеллеген әнием мисалында беләм. Әтисез үстем. Шуңа да ЗАГС хезмәткәрләре, мәхәббәтләре сүнеп, юллар чатында аптырап басып торган гаиләләргә ярдәм итү максатыннан, төрле проектлар оештыра башлаганнар – тәҗрибәле психологлар гаиләдәге кризисның сәбәбенә төшендереп, бергә яшәп калу юлларын күрсәтә. Кызганыч, теге 5644 парга әллә инде акыллы киңәш бирүче булмаган, әллә алар аны тыңлауны кирәк дип санамаганнар – ялгышларын язмышка сылтаганнар да, һәркем үз юлы белән киткән.
 
Тирә-юньгә карасаң, бер-берсен ярты сүздән, күз карашыннан аңлашып, санлашып яшәүчеләр дә шактый, шөкер. Танышларым арасында да бар андыйлар. Үзем сокланган бер гаилә турында сезгә дә җиткерәсем килә. Гомер буе байлык­ка кызыкмый, бары – бергә, югы – уртак диеп, булганына риза булып, хәләл хезмәт белән гомер итте алар. Үзләре шикелле уңган-булган, тырыш өч бала үстерделәр. Кызлары узган ел тәртипле мөселман егетенә кияүгә чыккан иде, ел башында танышларымны бик бәхетле әби-бабай итте. Инде менә олы улларының да игез балалары тугач, әби белән бабайның дөньялары тәмам түгәрәкләнде. Җитмәсә, алар улларының гаиләсе белән бергә яшиләр, шуңа да, очрашкан саен, оныкларын сөйләп туймыйлар. Хәзер алар һәр иртәне сабыйларына игелек-шәфкать, бәхет теләп, дога кылудан башлыйлар. Аларга карыйсың да кешенең бәхете үз кулында икәнлегенә тагын бер тапкыр инанасың. Быелның биш аенда Татарстанда 22549 сабый туган икән, өчесе – бу бәхетле әби-бабайларның яраткан оныклары, рәхәтләнеп туган телләрен өйрәтеп, исән-сау үстерсеннәр генә.
 
Ә бит гомер шундый кыска, шуңа да аның һәр мизгеленең кадерен белеп калу кирәк. Быелның биш аенда гына да әнә 19017 кеше, фани дөнья белән алыш-бирешен бетереп, бакыйлыкка күчкән. Үлем үкенечсез генә булмый инде, алар арасында ашын ашаган, яшен яшәгән өлкәннәр белән бергә, әле гомерләре бөреләнеп кенә килгән яшьләрнең дә булуы үзәкләрне өзә. Кадерлеләрен югалтканны юатуы авыр булса да, быелгы үлем-җитемнең узган елның шул вакыты белән чагыштырганда, 5,8 процентка кимрәк булуын белү бераз булса да тынычландыра. Үлүчеләр арасында да, нәкъ туучылар шикелле үк, ир-атлар чак кына күбрәк. Ирләрне саклагыз дип әйтү артык булмас бу урында.

Йолдыз ШӘРАПОВА
Шәһри Казан
№ --- | 27.06.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы