|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.09.2009 Интернет
“ЯНДЕКС” ТАТАРЧА БЕЛӘМЕ?11 сентябрь көнне Казанда “Яндекс” компаниясе кызыклы семинар уздырды. Интернет һәм рекламага кагылышы булган казанлылар өчен тансык очрашу булды бу. 12 яшьлек “Яндекс” – интернетта иң популяр эзләү системаларының берсе. Бу атама хәтта виртуаль пәрәвездән автоном рәвештә дә яши башлады. Мәсәлән, “бу турыда “Яндекс” ни уйлый икән?”, “Яндекс”тан сорап кара” кебек сүзләрне интернетны кулланмаучы кеше дә даими ишетә. Һәр зур компания сыман бу интернет-гигант та үз эшен кечкенәдән башлаган. “Беренче серверыбыз программист Дмитрийның өстәле астында урнашкан иде, - дип сөйли компания вәкиле Надежда, - аннары аңа икенче сервер өстәлде, аннары өченчесе... Димага өстәл астында аягын куярга урын калмагач, серверлар өчен аерым бүлмә булдырырга карар кылдык”. Хәзер “Яндекс”та меңъярымга якын кеше эшли. Һәркөн саен эшкә яңа кеше килә ди. Компаниянең эче – аерым бер дөнья. Бик гаҗәп дөнья. Мәсәлән, яңа кеше эшкә алынганда хезмәт килешүенә түгел, ә “Безнең монастырь кагыйдәләре” дигән документка кул куя, директор кабинетында “Җәзалау бүлмәсе” дип язылган, ә программистлар утырган мәйданчыклар үзәра дивар белән түгел, ә үрелеп үскән чып-чын чирәмле җәтмә белән бүленгән. “Яндекс”ның төп принцибы – һәр хезмәт һәм программа халыкка максималь дәрәҗәдә аңлаешлы булсын. Шуңа да һәр план-проект бер үк пункт белән тәмамлана ди: “Генераль директорның әнисе аңларлык булсын”. Баксаң, сайтны уйлап тапкан һәм оештырган җитәкче Аркадий Воложның әнисе интернет белән бөтенләй кызыксынмый икән...
Семинарда “Яндекс”та эзләү принциплары, сүзләрне һәм сүзтезмәләрне реклама биргәндә уңышлы файдалану турында күп сүз булды. Мәсәлән, “Квартиры в ПИтербурге” дигән сүзтезмәгә таянып хаталы реклама бирүче кеше зур табыш алган, ә “Квартиры в ПЕтербурге” дип дөрес язганын клиентлар таба алмый ди. Ни өчен? Чөнки “Яндекс”та казынучы күп кеше “Петербург” сүзен хаталы яза. Халыкның грамотасызлыгын үз файдасына кулланып, тапкыр эшмәкәр шактый зур аудиторияне үз кармагына эләктерә алган. Мондый мисаллар күп иде.
“Яндекс” кайвакыт татар сүзләрен дә тапкалый. Әмма тиешле дәрәҗәдә түгел. Шуннан чыгып, семинарда “Яндекс”ның татар теленә мөнәсәбәте турында да сорамый булдыра алмадым. Әлегә система татар сүзләре, татар хәрефләре белән эшләүне җайга салмаган. Һәм якын киләчәктә булмас та төсле. “Безгә рус телле кулланучыларны өйрәтеп бетерәсе иде башта”, - диде компания вәкиле. Интернетта татар сайтлары булу, “Яндекс”та аларны татар сүзләре аша эзләү турында ишеткәч, моңарчы бик тәвәккәл сөйләүче кыз бераз каушап, аптырап калды. Татарлар башкаласына килсәләр дә, алар мондый сорауга әзер булмаган күрәсең...
Кызыклы саннар: * “Яндекс” 1997 елда оеша. * Хәзер компаниядә 1500гә якын кеше эшли. * Компаниянең башында торган 10 кеше әлегә кадәр коллективта. * Көн саен сайтны 10 миллионнан артык кеше ачып карый. * “Яндекс”ка реклама бирүчеләр саны 60 меңнән арткан. * Идел буе регионы өчен “Яндекс”ка реклама бирүнең минималь күләме 9000 сум. * Без бүген кулланган сайт – эзләү системасының унынчы версиясе.
Данил СӘФӘРОВ |
Иң күп укылган
|