|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.06.2016 Мәдәният
Шагыйрәнең күңел җәүһәрләреМай ахырында Гали авылының Мәдәният йортында җирле шагыйрә Саимә апа Морзаханованың “Күңел җәүһәрләре” исемле яңа китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Бу аның өченче китабы инде. Беренчесе - “Туган ягым, туган авылым” дип аталганы, җирле эшкуар Расих Латыйповның матди ярдәме белән 2008 елда дөнья күргән иде. Ике елдан соң Саимә апаның “Яшә, Гали авылым!” дип аталган китабы (анысы инде хөкүмәт бүлеп биргән акчага) басылды. Һәм менә - тагын бер иҗат җимеше. Авыл җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев бу уңайдан иҗат кичәсе оештырырга тәкъдим итте. Мәдәният йорты хезмәткәрләре Равил Манашев, Алия Әхмәтова, китапханәче Фәимә Зарипова һәм Роза Моратова эчтәлекле сценарий әзерләгәннәр иде, ә Наилә Кыяметдинова матур итеп кичәне алып барды. Бәйрәмгә Саимә апаның иҗатын сөюче каләмдәшләре, авылдашлары, туганнары һәм дуслары җыелган иде. Ерак юлны якын итеп, Чаллы шәһәреннән авылдашыбыз, язучы Гәбделхәким Насыйровның (Хәким Галидән) кайтуы зур бүләк булды. “Бердәмлек” газетасы фотокорреспонденты Хәмзә Мортазин, Камышлы район газетасы хәбәрчесе, язучы Фәния Кәримова, Балыклы авылы шагыйре Рәшит Фәрдиев, җырчылар Руфия Кәлимҗанова (чыгышы белән Гали авылыннан) һәм Әлфия Рөстәмова шулай ук бәйрәмдә көтелгән кунак булдылар. Яңа китабы чыгу уңаеннан Саимә Морзаханованы котларга танылган язучы, Похвистнево районының Язучылар оешмасы җитәкчесе Галина Гладышева да килгән иде. Ул райондагы башка язучыларның уңышлары белән таныштырды, күбесенең Бөтенроссия һәм Бөтендөнья күлә-мендә уздырылган конкурсларда катнашып, җиңүләргә ирешүләре турында сөйләде. Галина Пантелеевна Похвистнево районының юбилеена багышланган альманахта Саимә апа турында да мәкалә басылуын әйтте.
Кичәдә шагыйрәнең катлаулы тормыш юлы да искә алынды. Балачагы сугыштан соңгы авыр елларга туры килә аның. Кызга ике яшь булганда әтисе үлеп китә, әнисе дүрт кыз бала белән утырып кала. Шуңа да авылларындагы җидееллык мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамласа да, укуын дәвам итми, әнисенә ярдәм итү теләге белән сыер савучы булып эшкә урнаша. Лаеклы ялга чыкканга кадәр тырышып эшли, гаилә корып, балалар тәрбияли. Тик ире белән бергә картаерга насыйп булмый аңа - Саимә апа 53 яшендә тол кала.
Йокысыз, кайгылы төннәр аны шигырьләр, бәетләр язарга этәрә. Саимә апа шигырьләре аша туган якка соклану, халкын сөю, хөрмәт итү хисләрен җиткерә, табигать матурлыгын, җир гүзәллеген гади генә итеп, аңлаешлы телдә яза, кешеләрнең һәм үзенең язмышын тирән кичерешләр аша сүрәтли. Аның күп шигырьләре аша юксыну, сагыш, моң агыла. Шаян, күңелле юллары да күп. Аерым кешеләргә, вакыйгаларга да багышлый ул язмаларын.
Саимә апаның берничә шигыре җырга салынды. Рафаэль һәм Динә Латыйповлар “Гали авылы” җырын 2011 елгы Сабан туенда башкардылар. Халык та бу җырны бик яратты һәм ул хәзер Гали авылының гимнына әверелде. Тагын бер Татарстан җырчысы, композитор Ринат Рәхмәтуллин шагыйрәнең тагын бер шигырен көйгә салган.
Без, мәктәп укытучылары, Саимә апаның шигырьләрен бәйрәм программаларын төзегән-дә рәхәтләнеп кулланабыз. Укучылар аларны яттан өйрәнеп, төрле әдәби конкурсларда катнашалар. Морзаханованың иҗаты белән өлкә татарлары да таныш, аның шигырьләре һәм гыйбрәтле хикәяләре “Сәлам” һәм “Бердәмлек” газеталарында даими бастырылып тора.
Китапны тәкъдим итү кичәсе бик җылы атмосферада узды. Саимә апаны балалары, оныклары, туганнары, дуслары чәчәккә күмде. Матур сүзләр, изге теләкләр табын артында да дәвам итте. Ахырда шагыйрә килгән кунакларга, бәйрәмне оештыруда ярдәм итүчеләргә һәм, аеруча, “Күңел җәүһәрләре” китабын чыгаруда матди ярдәм күрсәткән Мөдәррис Латыйповка чын күңеленнән рәхмәтләр әйтте.
РӘСЕМДӘ: Саимә МОРЗАХАНОВА Гәбделхәким НАСЫЙРОВКА яңа китабын бүләк итә.
Кәүсәр ШӘЙХЕТДИНОВА, Гали авылы, Похвистнево районы, Хәмзә МОРТАЗИН фотосы |
Иң күп укылган
|