поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Гыйнвар
  • Мөнир Вафин - шагыйрь
  • Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) - галим, җәмәгать эшлеклесе
  • Гөлназ Солтанова - җырчы
  • Хәкимҗан Халиков (1933-2002) - язучы
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
20.06.2016 Әдәбият

Язучылар берлегенең секция башлыкларын билгеләделәр (ИСЕМЛЕК)

Бүген Татарстан Язучылар берлегенең XVIII корылтайдан соң беренче Идарә утырышы булды. Утырышны яңа сайланган рәис – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Данил Хәбибрахман улы Салихов ачты. Билгеле булганча, яңа рәис 16 июньдә узган корылтайда 231 тавыштан 132 тавышны җыеп, киләсе корылтайга кадәр Берлек белән идарә итү хокукы алды.

27 кешедән торган Идарә узган корылтайга анализ ясады. Идарә әгъзалары бертавыштан корылтайның кимчелекләрсез һәм гадел узуын әйттеләр. Бердәнбер кимчелек – Татарстан Язучылар берлегенә кергән 70 рус язучысы өчен корылтай барышында синхрон тәрҗемә булмавы. Милли-мәдәни үзәк залының моның өчен техник мәмкинлекләре булмау сәбәпле, язучыларның җыеннарын техник ягы камил заллардауздыру мөмкинлеген табу хакында тәкъдимнәр булды.
 
Идарә утырышында рәис урынбасарлары, Чаллы һәм Әлмәт бүлекчәләре сәркатипләре, Язучылар берлегенә кабул итү коллегиясе, иҗади остаханә җитәкчеләре расланды.
 
Язучылар берлеге рәисенең иҗат эшләре буенча беренче урынбасары итеп шагыйрь Рәмис Әймәт, оештыру эшләре буенча урынбасар итеп Расих Сабирҗанов билгеләнде. Чаллы бүлекчәсендә һәм Әлмәт бүлекчәсендә сәркатипләр үзгәрмәде. Аларны Факил Сафин һәм Рәфкать Шаһиевлар җитәкләячәк.
 
Яучылар берлегенә кабул итү коллегиясе рәисе итеп профессор Тәлгать Галиуллин, коллегия әгъзалары итеп Мәдәрис Вәлиев, Камил Кәримов, Рәмис Әймәт, Равил Рахмани, Луиза Янсуар, Илсөяр Иксанова, Әхәт Мушинский, Фирүзә Җамалетдинова расланды.
 
Шигърият остаханәсен – Газинур Морат, проза остазханәсен – Камил Кәримов, драматургия остаханәсен – Рәдиф Сәгъди, балалар әдәбияте остаханәсен Ләбиб Лерон, рус әдәбияте һәм сәнгати тәрҗемә остаханәсен – Әхәт Мушинский, тәнкыйть остаханәсен – Рифә Рахман җитәкләячәк.

 


---
Матбугат.ру
№ --- | 20.06.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы