поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 13 Июль
  • Алмаз Шәрифуллин - җырчы
  • Айдар Галиәскәров - шоумен
  • Марат Яхъяев - сәнгать эшлеклесе
  • Лилия Йосыпова - журналист
  • Мирсәет Солтангалиев (1892-1940) - дәүләт эшлеклесе
  • Ирада Әюпова - дәүләт эшлеклесе
  • Сөмбел Билалова - җырчы
  • Мәгъсүм Сәләхов - физик
  • Рифкат Хисмәт - язучы
  • Казан шәһәрендә снимать итәргә квартира эзлим. Совет яисә Савиново районнарда булса бик уңайлы, ләкин башка районнарны да карыйбыз. Бюджетыбыз якынча 25 мең. тел: 89586288252
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
Архив
 
20.06.2016 Авыл

Өч хуҗалыклы авылда яшәүче Рамил Гатауллин: «Авылда патша кебек яшим»

Торна авылыннан Рамил абыйны Кама Тамагында белмәгән кеше юк. Хуҗалыклардан мал җыючы бу эшмәкәр күрше район халкына да таныш. Без дә аның турында Югары Осланга баргач ишеттек.

Авылда яшәргә теләмиләр
 
Торна авылын табуы гына җиңел булмады. Кама Тамагы районының бу авылы картада да юк, чөнки саланың исеме инде күптән Малаевка дип йөртелә икән. Торнаны эзли торгач, ялгышып, Кләр авылына килеп кергәнбез. Авыл уртасындагы иске чиркәү, берничә йорттан кала бернинди кибет, биналар да күренми. Баксаң, авылда ­сигез генә кеше яши икән. Аның каравы Кләрдә цивилизация. Йортларга газ, ут, су, телефон кергән. Хат ташучылар пенсияне, газета-журналларны вакытында китереп тора. Кышын юллар кардан чистартыла. Кыскасы, яшәр өчен барлык уңайлыклар да тудырылган.
 
Безнең килгәнне күреп, агач тырма тоткан берәү каршы чыкты. Борис дәдәй дип таныштырды үзен. 85 яшендә булса да, сөбеханалла күренә. Борис дәдәй хатыны белән 60 елдан артык шушы авылда яши. Ике ул тәрбияләп үстергәннәр.
 
– Авылның гөрләгән чак­лары бар иде. Мин яшь чакта Кләрдә 70ләп хуҗалык исәпләнелә иде. Урамда базар оештырганнары истә. Хәзер яшьләр китеп бетте инде. Сигез кешенең бишесе– пенсионер. Җирләр уңдырышлы монда. Алпавытлар яшәгән урыннар бит, әнә сакланып калган чиркәүгә дә 300 ел, диләр. Авылда уңайлыклар булса да, яшәргә теләүчесе юк, – ди Борис ага.
Кирәк-ярак алырга дип, күрше авылга үз машинасында җилдерә әле ул.
– Әллә маллар да асрыйсызмы?– дим, чапкан печәнгә ымлап.
– Юк, хәзер тавыклар гына калды инде. Болай ишегалды, урамнар матур булсын өчен генә чабам, –ди Борис дәдәй.
 
Малаевка дигән Торна
 
Кләр янында ук урнашкан рус авылында бүген татарлар яши – Гатауллиннар гаиләсе. Авылда өч йорт. Аның берсендә Роза апа белән Рифат абый һәм аларның кызлары Венера гомер итә. Калган ике өйдә аларның уллары Рамил белән Рафаэль абый яши. Гатаул­линнар Үзбәкстаннан күченеп кайткан.
– Чыгышлары белән, әти-­әни – Казаннан. Безне дә кан тартып кайтарган, күрәсең. 1990 елларда Үзбәкстанда сәяси чуалышлар башлангач та, Татарстанга кайтырга булдык. Бар нәрсәбезне җыеп, хәтта куяныбызны да үзебез белән алып, йөк поезды вагонында ун көн кайттык, –  дип искә ала Роза апа.
 
 
Биш баласы белән Югары Ослан районының Шеланга авылына кайтып төпләнә алар. Соңрак хәрби хезмәттән кайткан уллары, Таҗикстаннан гаиләсе белән күченгән кызлары да өстәлә. Хезмәт хакы түләмәгәч, яшәү өчен шартлар булмагач, туганнар уйлашалар да 1994 елда бары ике генә карчык яшәгән тыныч Торна авылында йорт сатып алалар.
 
– Казанда кеше фатирларында азапланып яшәгәнче, кечкенә авылда тынычлап яшәүне өстенрәк күрдек, –диләр.
Хәер, авылда да баштарак җиңел булмый аларга. Беренче елларда учак ягып та ашарга пешерәләр, өйне мич ягып җылытырга туры килә. Хәзер дә авылда мактанырлык түгел анысы. Газ, су кермәгән. Гатауллиннар эчәр суны ун чакрым ерак­лыктагы Даныш авылыннан ташый. Йортны электр белән җылытуга көйләгәннәр. Ашарга пешерергә газ баллоныннан файдаланалар, аны ай саен 800 сумга Тәтеш районыннан алып кайталар.
 
Күңел ачу урыны – базар
 
XVIII гасырда авыл Зур Кирильский дип йөртелгән. Соңрак ни өчендер Малаевка дип үзгәртелгән. Халык теленә (бәлки, рәсми документларда да шулайдыр, һич югы авыл тарихында бу исем чагыла) Торна дип кереп калган. Торналар күпләп оя корганга, имеш, авылны шулай атаганнар, диләр. 1926 елларда биредә 455 кеше яшәгән. Авылда фермалар гөрләп эшләгән. «Авыл аша узып булмый, дуңгызлар күп иде», – дип искә ала күрше авылдагы аксакаллар. 1990 еллардан бирле авылда тынлык. Соңгы елларда хат ташучының да аяк басканы юк, ди. Гатауллиннар пенсия­ләрен дә банкка күчерергә мәҗбүр булганнар. Яңгыр яуса, җиңел машина авылга керә алмый. Язгы ташу вакытында бөтенләй авылдан ун-егерме көн буена чыгып булмый – олы юлга илтә торган юлны су баса. Авылда кичләрен дөм караңгы икән. Ут баганаларында лампочкалар юк, ди.
 
Гатауллиннар, Малаевкага күченеп килүгә үк, үз эшләрен ачып җибәрәләр, алты сыер алалар, 100 баш сарык асрый башлыйлар.
– Үзебезне төрле өлкәдә сынап карадык, 1 гектар җиребездә кәбестә, суган, бәрәңге утырттык. 400ләп тавык асраган чакларыбыз да булды, үрдәк, каз, күркә дә үрчетеп карадык. Менә инде сигез еллап улларыбыз хуҗалыклардан мал җыеп, аны суеп, ит сатуга күчте, – ди Роза апа.
Рамил абыйга сатып алу эше кечкенәдән таныш. Ул үсмер чагында ук, велосипедка арба тагып, базарга яшелчәләр алып барып сата торган булган.
 
– Гадәттә, тере малны килосын 125-130 сумнан җыям, хайванны азрак үстереп, суеп, базарда килосын 270-330 сумнан сатам. Еш кына Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә дә катнашыр­га туры килә, – ди Рамил абый.
Сату өчен ит әзерләүнең үз кыенлыклары да бар икән. Әйтик, ветеринария таләпләре буенча, малны бары тик махсус урыннарда гына чалырга ярый. Тик Кама Тамагы районында андый урын юк. Шуңа да Гатауллиннарга күршедәге Тәтеш районына барырга туры килә. Бер үгезне чалдыру уртача 4 меңнәргә төшә. Малны шәригать кануннары буенча чалалар.
 
Рамил абыйга хәзер 39 яшь,  өйләнмәгән.
– Яшьләр булмаган авылда күңелсездер? – дим.
– Юк, эш белән сизелми дә. Клублары да юньләп эшләми бит аның. Хәтта район яшьләре дә, базар – иң әйбәт күңел ачу урыны, диләр. Казанда өлешләп түләү белән төзелгән йорттан фатир сатып алган идем, тик ул торак законсыз төзелгән булып чыкты. Тугыз кат урынына унсигезне салып куйганнар. Кыскасы, бу эшне суд тикшерә, – ди Рамил абый.
Гатауллиннарның зур гына бакчаларына сокланып йөрим. Кыярны да, үзбәкстандагыча, агачлардан үрелгән махсус читәнгә үрмәләткән алар. Рифат абый, зур горурлык белән, миңа Үзбәкстаннан алып кайткан китмәнен күрсәтә. Мондый авыр, кырыйлары бөгелеп эшләнгән китмәнне беренче күрүем. Күз карасыдай сак­лый аны Рифат абый, эшләргә җайлы, үзенә күрә көч бирә, ди. 70 яшеннән узса да, бакчадан кергәне юк. Гел хәрәкәттә.
 
 
Тиздән гаилә башлыгының туган көнен билгеләп үтәргә җыеналар. Әтиләрен котларга җиде баласы, онык­лары, килен, кияүләре дә кайтачак. «Гаиләбез түгәрәкләнәчәк, бергә җыелачакбыз әле», – дип сөенәләр.
 
Саубуллашыр алдыннан, Рамил абыйдан киләчәккә планнарын сорашам.
– Читкә китәргә теләгегез юкмы соң? – дим.
Ул җилкә генә сикертә.
– Уйлап куям да авылда патша кебек яшим бит мин, үз эшем, үземә үзем хуҗа, тагын нәрсә кирәк?! – ди ул.

Эльвира МОЗАФФАР, Кама Тамагы, Малаевка
Шәһри Казан
№ --- | 19.06.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы