|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.06.2016 Хәвеф-хәтәр
Казанның дары заводында янгын! 4 кеше зыян күргәнКазан дары заводындагы янгында дүрт кеше зыян күрде, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында. Аларның өчесе Республика клиник хастаханәсенә, берсе Казанның 12нче шәһәр хастаханәсенә китерелгән. Һәлакәт булган урынга Казанның алты һәм Республика катастрофалар медицинасы үзәгенең ике ашыгыч ярдәм машинасы барган.
Хәзерге вакытта янгынның сәбәпләре ачыклана.
Эмма СИТДЫЙКОВА |
Иң күп укылган
|