|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.06.2016 Җәмгыять
Исемең шыксыз, кем куйган?Риман Гыйлемхановның йөзләрне-меңнәрне күптәннән борчып килә торган мәсьәлә-проблема күтәргән мөһим язмасын ифрат кызыксынып укуымның нигезле сәбәпләре бар. Үземнең туган авылым – Мунчали (халык аны Казан ханлыгы чорыннан шулай атап йөри. Аның чыгышы-этимологиясен мунчалы өй, мунчала елгасы һ.б. дип аңлатучы галимнәр бар). 2006 елның 15 июлендә “Ватаным Татарстан”да “Сәер исемнәр” дигән язмам басылган иде. Аны 600 йортлы зур авылыбызның исемен русчалап, халыкны мәсхәрәләгәндәй, “Мочалей” – сидек агыз, сидек түк” дип тәрҗемә итүләренә, хәзер һәр кешенең паспортында, мәктәп, мәдәният йорты һ.б. оешмаларның “Мочалеевская” яки”-ский дип шыксыз язылуына борчылып язган идем. Тик минем сүзгә берәрсенең исе киттеме, мыегы селкенеп куйдымы соң? Һич юк. Бездә хәбәрче, журналист язып тора, газета басып тора, укучы укып тора, арба да, Крылов мәсәлендәге сыман, һаман шул урында тора. Үзебезнең Чүпрәле ягы да исемнәре шыксыз, сәер тәрҗемә ителгән татар һәм чуаш авылларына бай. Әйтик, татар, чуаш авылларының исеме бүген дә “Убей!” дип әйтелә һәм языла. Юл чатындагы баганаларга кемнедер юк итәргә, үтерергә кушкандай: Татарский Убей, Чувашский Убей дип язып куелган.
Бу авыллар халкы һәм, беренче чиратта, район җитәкчеләре моңа түзеп тормыйча, әллә кайчан республика органнарында мәсьәләне кузгатырга, ялгышны төзәтү чарасын күрергә тиеш иделәр ләбаса. Сүз уңаенда әйтим әле, Татар Убие авылында Татарстанның атказанган артисты Һидаят ага Солтанов туган. Бу мәсхәрәгә ул да аз борчылмагандыр.
Күн кебек авыллар халкы Конь ише тәрҗемә итүгә бик исе китмәскә дә мөмкин әле. Чөнки ат – татарлар өчен ат затлы һәм тансык җан иясе. Ә менә Уби авылын Убей! дип рәсми рәвештә язып, сөйләп йөрү – бернинди кысага да сыймый. Чуашча “Уба” – аю дигән сүз. Аны русчага Медведево яисә Медведкино дип тәрҗемә итәргә була лабаса. Татар авылына нишләп Уби исемен тактылар икән? Аны бит татарча Аю авылы, чуашларча Уба кассый (авылы) дип булыр иде.
Кайчакта кайбер татар авылларының исеме татарча да сәер яңгырый. Мәсәлән, кайсыдыр районда “Күки” авылы бар. Биредәге бер патриот шагыйрьнең үз авылын хәтсез яратудан “И, Күкием!” дип җыр язарга маташуы турында Җәвит Шакиров кебек сәхнә осталарының мәзәк сөйләп йөрүе дә мәгълүм.
Шыксыз авыл исемнәрен колакка ятышлы итеп үзгәртү өчен атна, айлар гына түгел, Риман әфәнде язганча, еллар кирәк. Шуңа күрә күпләрнең бездәге бюрократлар матавыгына кул селтәп: “Әйдә, ярар, и так пойдет!” – дип яшәүләре гаҗәп түгел.
Россия Конституциясендә “Татарстан дәүләт статусына ия” дип расланган. Бәс, шулай булгач, дәүләт-республика сәер-шыксыз авыл исемнәрен үзенең закон чыгаручы Дәүләт Советы яки дәүләт башлыгы мондый “страшный стратегик” мәсьәләне генә үзе хәл итә алмыймыни?
Бу проблема Мәскәүне түгел, республиканың үз халкын борчый-интектерә ләбаса! Бүгенге демократия чәчәк аткан шартларда безнең Дәүләт Советы бу мәсьәләне хәл итүне таләп итеп, Дәүләт Думасына закон проекты кертә алмыймыни?
***
“ВТ” газетасының быелгы 25 май санында журналист Риман Гыйлемхановның “Корайван маҗаралары” исемле язмасы чыкты. Авыл-шәһәр исемнәрен татарча – бер төрле, рус телендә башкача язу Татарстанда бик еш кулланыла. Мондый очраклар хәтта рәсми документларда да бар. Мәсәлән, паспортларда.
Мин ТАССРның Красный Бор (Әгерҗе) районы Рыс авылында туганмын. Авылны рус телендә – Рысово дип язганнар. Паспортымда татарча биттә дә – Рысово. Безнең авыл татар авылы иде (инде ул юк). Күрше авыллар да ике исемдә. Салагыш – Салауши, Барҗы – Варзи, Мүшик – Мушуково, Барҗы Умга – Варзи Омга, Әҗәү – Азево, Сләк – Сляково, Сәгалде – Чекалда, Уразай – Уразаево. Һәр авыл шулай...
Зыятдин Вәлиәхмәтов
Фарук НӘФИЕВ, хезмәт ветераны, Тәтеш каласы |
Иң күп укылган
|