поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
17.06.2016 Шоу-бизнес

Гөлүсә Исмәгыйлева: "2 сәгать буе бик катлаулы операция ясадылар. Берәүләр моңа ничек алынды, икенчеләр ничек риза булдыгыз дип шаккатты" (ФОТО)

“Яңа Гасыр” каналында чыгып килүче “Хәбәрләр” тапшыруының танылган дикторы Гөлүсә Исмәгыйлева соңгы арада экраннан югалды. Сюжетлар да төшерми башлады, телевидение казанында кайнаганы да күренмәде. Гөлүсәне югалтучыларга, сагынучыларга сөенечле хәбәр: 25 май көнне ул икенче тапкыр әни булды!

– Гөлүсә ханым, икенче кат әни булгач, нинди хисләр кичерәсез?
– Мин моңа Азат улым туганнан бирле, 19 ел әзерләндем, хыялландым. Кызганыч, озак еллар шәхси тормышым көйләнмәде. Максатым ике генә түгел, кимендә өч бала алып кайту иде. Игезәк бала булсын дип тә теләгән идем әле. Азатка тормыш тартырга бер иптәш алып кайтырга дип хыялландым. Миңа быел 42 яшь тула бит инде. Шулай да, үзем ышанмасам да, “Алып кайтам әле мин бер бәби”, – дип сөйләнә идем. Көләләр иде. Аллага шөкер, мин моңа рухи яктан да, физик яктан да әзерләнеп килдем. Үземнең вак-төяк диагнозларымны белә идем. Тикшеренеп, анализлар биреп, нинди авырулардан ничек сакланырга икәнлекләрне белеп, бу сабыемны бик грамоталы күтәрдем. Үзем дә сюжетларны медицина темасына эшләгәч, иң яхшы табибларның кайда икәнен белә идем. Иң яхшы бала тудыру йортында, тәҗрибәле табиблар күзәтүе астында таптым баланы. Алланың биргәненә мең-мең шөкер, юлымда гел яхшы кешеләр генә очрап торды. Тормыш сынауларны өеп бирсә дә, шул сынауларны җиңәрлек көчен дә бирде.
 
– Туачак балагызны күз алдына китергән идегезме?
– Бәбигә узуымны белгәч тә гел сакланып яшәдем. Эшләнмәгәне эшләнмәгән килеш торды. Минем иң яраткан ике бала: берсе апамның кечкенә улы Сәйдәш, икенчесе Гөлназ һәм Данил Гыйниятовларның олы уллары Айзат. Туачак баламны шундый итеп күз алдына китерә идем. Аннан соң иремнең тыныч, сабыр холыклы сыйфатлары аңа күчкән. Шушы яшемдә Апгар шкаласы буенча 9 баллы, сау-сәламәт бала табуым белән мин чиксез бәхетле.  Бәби тапкан көнне үк мине реанимациядән бала янына менгезүләрен сорадым. Ул баланы мин шулкадәр көттем бит, ничек инде аны башка бүлектә калдырасың? Балам карынымда чакта ук мин аның белән сөйләшә идем. Олы улым Азат бик озак хастаханәдә ятты, көн саен аның янына йөрисе булды. Иртәгә бала тудыру йортына керәсе дигән көнне Азатны хастаханәдән алып чыгып, әнине операциягә кертеп, эшләрне тәмамлап кереп яттым. “Улым, балам, вакытыннан алда чыгарга җыенма инде, шыпырт кына ятып тор”, – дип сыпырып куя идем.
 

-  Баланы җиңел таптыгызмы?
– Үземнең сәламәтлегем рөхсәт итсә дә, беренче улымны кесарев ярдәмендә тапкач, монысына да шуңа күнәргә туры килде. Кесарев кисеме берни түгел, баланы 7 минут эчендә алдылар. Аннан соң бит әле миңа ике сәгать буе бик катлаулы операция ясадылар. Республика клиник хастаханәсенә караган перинаталь үзәк җитәкчесе Эльмира Рәисовна могҗиза кылды. Мондый операцияне кесарев вакытында ясамыйлар. Берегез моңа ничек алынды, икенчегез ничек риза булдыгыз дип шаккаттылар. Аллага шөкер, ике эшне берьюлы бетереп чыктым.
 
 
– Ирегез белән дә таныштырсагызчы.
– Ирем Юрий Вадимович – рус милләтеннән. Атаклы профессорлар гаиләсеннән. Ул заманында Совет районы башлыгы Альберт Камалиевның урынбасары булып эшләгән. Артык муллыкка, байлыкка да омтылмаган, хәрәмгә дә кермәгән. Тыйнак кына машинасы, фатиры бар. Никах укыттык, әмма аны ислам дине дип аптыратмыйм. Ничә еллар буе үз диненә тугры булып яшәгән бит инде ул. Никах укыган мулла: “Кызым, син аны алып килгәнсең, исламга кертү өчен адым ясавыбыз да бик зур савап”, –  диде. Ирем чын совет кешесе. Андый кешеләр юк, динозавр дип көләм мин аннан. Ул табибларга күчтәнәч бирүне дә аңламый. Заманында 5нче социаль хастаханәнең баш табибы иде. Хәзер хастаханәләрне кушып куйдылар да,  Совет районында райздрав җитәкчесе булып эшли.
 

– Аның белән ничек таныштыгыз?  
– Съемка вакытында. Ул  номерымны каяндыр табып, миңа шалтырата, очрашуларга чакыра башлады. Ул вакытта ялгыз булсам да, теш-тырнагым белән каршы идем. Улым Азат: “Әни, әйбәт кешегә охшаган бит ул”, – диде. Шулай да: “Миңа эш буенча гына шалтыратыгыз”, –  дия идем. Бер ел чамасы мин аннан качып йөрдем. Үзе рус, үзе миннән олы, ничек инде мин аның белән була алам дип уйлый идем. Берничә ел элек шулай әйтсәләр, шаккатыр идем. Ул мине әйбәтлеге, гадилеге белән яраттырды. Бер ел аралашып яшәгәч,  никах укытып, аның янына күчеп яши башлавымны үзем дә сизми калдым. Никах, ЗАГС фотоларын да интернетка куймадым. Күз тиюдән курку да бар. Шыпырт кына бәхетле буласым килде.
 
– Насыйп парлар бер-берсен озак эзләми диләр...
– Хатыныннан аерылгач, ул Гөлүсә исемле бик яшь кызга гашыйк  булып йөргән. Аларның арасы безнекенә караганда да күбрәк булган хәтта. Өйләнешә алмаслыклары билгеле. Болгарга баргач ирем: “Миңа Гөлүсәне бир, юлын күрсәт”, – дип сораган. Могҗиза бит инде: Аллаһы Тәгалә аңа башка Гөлүсәне насыйп иткән.  
 
 
– Гөлүсә апа, белүемчә, сез яшәү рәвешен дә күптән үзгәрткән кеше.  
– Азат беренче сыйныфка укырга кергәч тә намазга баскан идем. Яулык япмадым. Ихлас күңелдән намазны укыйм. Намаз вакыты кереп, каядыр чыгып китәргә тиеш булсам,  рульгә дә утыра алмыйм. Тормышым көйләнер дип чын күңелдән ышандым. Авыр вакытларыма да рәхмәт әйтә идем. Бик бәхетле булыр өчен шундый авырлыкларны үтәргә кирәктер. Бәби алып кайткач, әни бик куанды инде. Бер бала белән генә калырсың микән, дип, гел борчыла иде.
 
– Бала карарга булышучы кешегез бармы?
– Юк, үзем дә җитешәм, тыныч бит ул, Аллага шөкер. Астын юешләтсә, елап тормый, кычкырып кына җибәрә. Артык яратырга да ярамый диләр бит. Дога укыйм да дога укыйм, күзем тимәсен дим. Баламны беркемгә дә  калдырасым килми әле. Менә әле кичә ашатып, киендереп, әнигә калдырып тиз генә эшкә барып кайттым.  Барысына бергә ике сәгать вакыт үткәндер. Шул арада үлеп сагындым улымны. Ничек мин аннан башка яшәдем икән? Уйланып кайта торгач, бер борылышны узып та киткәнмен.
 


– Исмәгыйлева – бу кыз фамилиягезме?
– Юк, икенче иремнән калган фамилия. Бу ирем, акыллы кеше буларак, фамилияңне алыштыр дип бәйләнми. Фатир, машина кәгазьләре, үземнең документлар барысы да шул фамилиядә бит. Киләчәктә алыштырырга туры килер инде.

---
Шәһри Казан
№ --- | 15.06.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»