поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
16.06.2016 Мәдәният

Корылтайда язучылар Рафис Корбанга уңайсыз сораулар яудырды (ВИДЕО)

Бүген “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Татарстан язучыларының XVIII корылтае уза. Шактый каршылыклы бәхәсләр кузгатылган корылтай үзенең иң кызу мизгелләренә барып җитте.

Татарстан язучылар берлеге рәисенә кандидатлар исемлеге мәгълүм булды. Болар: Данил Салихов, Илфак Ибраһимов, Рифат Сәлах, Ркаил Зәйдулла. Берлекне моңарчы җитәкләгән Рафис Корбан үз кандидатурасын Илфак Ибраһимов файдасына алды.

Төшке ашка кадәр билгеләнгән программа буенча, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан дүрт ел эчендә башкарылган гамәлләр буенча хисап тотты. Корылтай делегатларының күпсанлы сорауларына җавап бирде. Аның чыгышыннан өзек китереп узабыз:

 “Үткән дүрт елда җәмгыятьтә язучыларга, әдәби иҗатка мөнәсәбәт гаять тә нык үзгәрде, начарланды. Һәм ул бүген тагын да шул карашны кичерә. Миңа бу дүрт елда шактый йөрергә, төрле республикаларда булырга, язучылар белән аралашырга туры килде. Һәм мин шуны күрдем: язучыларга карата иң хәерхаһлы булган республика – ул безнең Татарстан...
 
Безнең Уставта Берлекнең төп максаты – язучыларга югары сәнгать әсәре булырлык әдәби әсәрләр иҗат итүдә булышлык күрсәтү дип билгеләнә. Бу максатны тормышка ашыру өчен төп бурыч – язучының иҗат белән шөгыльләнүе өчен стимул булдыру, иҗатка кызыксындыру тудыру. Кызганычка каршы, язучы хезмәте өчен түләү – гонорар бик түбән. Шуңа күрә без язучыга хезмәткә стимул тудыруның иң үтемле чарасы – ул иҗади конкурс үткәрү, дип таптык. Беренче елда ук без Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән килешеп, авыл тормышын чагылдырган проза әсәрләре иҗат итү буенча конкурс игълан иттек. Авыл язмышы – ул безнең милләт язмышы да. Ул безнең милләтебезнең киләчәге дә. Шуңа күрә мондый конкурсны үткәрү бик әһәмиятле иде. Беренче елда конкурс шактый зур теләктәшлек тапты, шактый гына әсәрләр – 8 роман, 26 повесть һәм 34 хикәя язылды. Әлбәттә, конкурста барлык әсәрләр дә җиңүче була алмый. Һәр жанр буенча өчәр генә җиңүче билгеләнде. Конкурс алга таба да дәвам итте. Ләкин язучыларда кызыксыну бераз кимеде. Нәтиҗәдә икенче елда 4 роман, 12 повесть һәм 11 генә хикәя иҗат ителде. Мин үзем бу да начар түгел дип саныйм. Авыл хуҗалыгы министры Марат Готыф улы Әхмәтов белән килешү буенча, конкурс бүген дә дәвам итә.
 
 
2014 елда Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич тарафыннан күренекле тарихи шәхесләребез турында романнар иҗат итү өчен махсус заказ алыну язучыларны иҗатка тартуда соңгы 30 елда союз тормышында күрелмәгән матур бер эш булды. Нәтиҗәдә Айгөл Әхмәтгалиева тарафыннан беренче татар хатын-кыз артисты Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская турында һәм Рөстәм Галиуллин тарафыннан күренекле дин галиме Таҗетдин Ялчыгол турында романнар язылды. Ркаил Зәйдулла Казан ханлыгының соңгы дин башлыгы Кол Шәриф хакында, Галимҗан Гыйльманов бөек татар-башкорт шагыйре Шәехзадә Бабич язмышына багышланган һәм Ләис Зөлкарнәй шагыйрь һәм алтын приискалары хуҗасы Дәрдемәнд язмышын сурәтләгән романнар язу белән мәшгуль. Соңгы өч язучының эшләре бераз озаккарак сузылды. Алар моны күренекле шәхесләр турында роман язу бик авыр эш икән дип аңлаталар. Роман язучыларга шактый гына күләмдә гонорарлар түләнде. Алар бу эшне быел тәмамлап чыгарлар бәлки дигән өметтә калам. Бу эшнең шулай озакка сузылуы алга таба да яңа заказлар алуны тоткарлый. Бу романнарны китап итеп бастырып чыгару да, төрле телләргә тәрҗемә иттерү дә бөек шәхесләребезне дөньяга таныту буенча зур эш булыр иде. Яшь иҗатчылар белән эшләү, яшь алмаш тәрбияләү – Язучылар берлегенең төп һәм максатчан алып бара торган эшчәнлекләренең берсе. Яшьләр – берлекнең өмете һәм киләчәге. Былтыр мин Берлектә яше 35 кә җитмәгән 35 язучы бар дип санап йөри идем, быел исә аларның исәбе 20 гә генә калган. Бер ел эчендә унбиш яшь язучыбыз 35 нең теге ягына чыккан. Ә бит соңгы дүрт елда берлеккә кабул ителгән 43 язучының 16 сы – яшьләр. Әйе, сафларыбыз катастрофик рәвештә картаюга бара. Шуңа күрә яшьләр белән эшләүгә игътибарны тагын да арттырасы, көчәйтәсе бар!”
 
 
Корылтайга килгәннәр төрле фикерләр, төрле тәкъдимнәре белән уртаклашты:
 
– Дүрт ел дәвамында Язучылар берлеге идарәсе тарафыннан күп эшләр эшләнде. Аерым алганда язучыларның иҗатларын стимуллаштыру буенча яңалыклар табылды. Төрле өлкәләрдә яшәүче милли язучыларыбыз белән берникадәр элемтәләр яхшырды. Татар әдәбиятын чит телләргә тәрҗемә итү буенча да шактый гына гамәлләр башкарылды. Язучының тормышы җәмгыятьтән аерым була алмый. Алга китеш булды дип саныйм. Халыкның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерә торган югары әдәби эстетик кыйммәткә ия булган әсәрләр иҗат итәргә тиешбез. Дөнья әдәбияты, халыкара әдәби мохиттә дә үзебезнең эзебез булырга тиеш, – дип саный “Казан утлары” мөхәррире Илфак Ибраһимов.
 
- Минем ун китабым дөнья күрде. Безгә еш кына балалар укымый дигән фикерне ишетергә туры килә, әмма Шәүкәт Галиев, Ләбибә Ихсанова кебек язучылар булса бик укыйлар. Юмор белән язган әсәрләр кирәк безгә. Хәзер еш кына зур, матур рәсемле балалар китаплары чыгаралар, ләкин укый башлаган яшь аудиторияне кызыктырырлык нәрсә табып булмый. Эчтәлеккә игътибар бирергә кирәк. Ә болай, җитәкче язучылардан шәхсән үзем канәгать. Рафис Корбан иҗатыма игътибарлы булды, китабымны чыгарырга ярдәм итте, – ди Аксубайдан килгән балалар язучысы Рушания ханым Низамова.
 
- Чыннан да, татар тамашачысы юморны үз итә. Шәхсән үзем дә юмор өлкәсендә күбрәк иҗат итәм. Аларны халыкка сәхнәдән тәкъдим итә. Драма әсәрләре турында еш кына бәхәс куерталар, имеш язылмый дип. Минем үземнең дә бу җанрда иҗат иткән берничә әсәрем бар. Игътибар итүче генә юк. Хәзер бит сәхнәдә чит ил әйберләрен кую модага кереп китте, чөнки аның белән гастрольгә барырга уңайлырак. Венгр әйберсе куелды, тиз генә Венгриягә барып килделәр... Язучылар сүлпән дию дөреслеккә туры килми. Үзем дә соңгы вакытта мюзикл яздым. Мюзиклны куярга режиссер, һәр яктан талантлы актер да кирәк бит әле. Вакыт килер, аларны татар тамашачысына тәкъдим итәрбез, – ди язучы, сәхнә остасы Әмир Камалиев.
 
- Заманында Туфан абый Миңнуллин миңа берлек рәисе булырга киңәш иткән иде. “Хатын-кыз булган җирдә тәртип була”, – дигәне хәтердә. Мин бер дә каршы түгел, хатын-кызны сайлыйлар икән, бик хуп. Яшь, энергияле, талантлы язучы хатын-кызларыбыз бар бит безнең. Берлектә йөздән артык хатын-кыз исәпләнә, араларында лаеклылары бар. Минем үземнең революция ясыйсым килми. Мин тавышта-гаугаларда бер дә катнашканым юк. Катнашасым да килми, чөнки минем өчен  беренче урында иҗат. Шуның белән мин бәхетле дә, – ди язучы Нәбирә Гыйматдинова.
 
Татарстан Язучыларының XVIII корылтае башка еллардан аермалы буларак, проза, драматургия, шигърият, балалар әдәбияты, әдәби тәнкыйть буенча аерым чыгышлар булмады. Әлеге юнәлешләрнең һәркайсы буенча чыгышлар язма рәвештә тупланып җыентык әзерләнгән иде. Бу җәһәттән фикер алышулар узды.

Дөресен әйтергә кирәк, язучының абруе төште. Кайчандыр гөрләп эшләп торган оешма пыскып яткан учакка охшап калды. Замана җилләренең йогынтысы да кагылмый калмагандыр анысы. Өлкән буын язучыларыбыз Интернет ресурсларны куллана белми. Аларның хәтта портретларын Интернетта табуы да авыр.  Язган әсәрләре тиешенчә пропагандаланмый. Ярты дөньяны колачлаган татар телевидениесендә әдәбиятка багышланган тапшырулар бармак белән генә санарлык. Каләм әһелләре фикер алышу мәйданында да сирәгрәк күренә. “Язучы мөнбәре” дигән проект оештырып, татар әдәбиятының көн кадагына суккан мәсьәләләрен күтәрү, әдәбият фәнен яктырту, мирасыбызны пропагандалау комачау итмәс иде.

 
Әдәбият – тулы бер мәдәниятның нигезен тәшкил итә. Шуңа күрә бу өлкәгә җаваплы карарга кирәк. Язучылар берлек вәкаләтләрен киңәйтергә тиештер. Каләм әһелләрен социаль яклау, аларның иҗади ялларын оештыру, язучыны укучы белән «тоташтыру» механизмнарын уйлау матур нәтиҗә бирер иде кебек.
 
Язучыларның үзләреннән дә социаль активлык сорала. Айдар Хәлим, Фәүзия Бәйрәмова олыгая... Вахит Имамов, Нәҗибә Сафина кебек кыю трибуннар берән-сәрән генә. Яшьләр үз дөньясы белән яши (сүз уңаеннан, бүген Казан милли-мәдәни үзәге залында узган корылтайда яшь иҗатчыларыбыз сирәк күренде, алар анда юк дәрәҗәсендә иде), романтик хыяллардан арына алмый. Иҗатчыларның социаль активлыгын кузгатырга кирәк: язучыны айнытып җибәрергә иде, күчерелмә һәм туры мәгънәдә...
 
Бу урында Г.Тукайның сүзләре урынлырак яңгырар кебек:
 
Яз язу, ләкин кызыкма һичвакыт шөһрәткә,
Бик төренмә иртәгүк булыр чүпрәккә.
Тапмасам шөһрәт, сизмәсләр димә күңелемдә
Зур тәрәзә бар дип аңла дөньяга күкрәктә син.
 

Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ --- | 16.06.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»