• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 06.08-15.08 Салават. 31 сезон. Камал театры
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 02 Август
  • Мидхәт Корманов - адвокат
  • Рәсим Җәләл - җырлар авторы
  • Халидә Сөнгатуллина - актриса
  • Лилия Хәмитова - җырчы
  • Сөембикә Кашапова - журналист
  • Исэнмесез. Метро Аметьева, Горьки яки Карбышева, Даурский, Мавлютова урамнары тирэсеннэн 1 булмэле квартира яки бүлмә снимать итәргә эзлибез. Медколледж тирәсендә. Тел. 89600475151
  • Зернодробилка молотковая сатам. Складта бар. Заказга да эшлибез. Төрле иләкле ясап була. 200-700 кг/сэг производительность. Электродвигатель 2,2 кВт/3000 об. Бункеры 40 л. Башка бункер, опорный рама, пульт управления да куя алабыз. Төрле районнарга, төбәкләргә җибәрә алабыз. Яхшы сыйфатлы. Бар деталләрен үзебез ясыйбыз (двигателдан кала). Гарантиясы бар. Татарстан, Яр Чаллы 8 (917) 921 52 90
  • Казан, “Светлый” ЖК (Куюки) 1 бүлмәле фатир озак вакытка гаиләле кешеләргә тапшырыла. 3 этажлы өйдә 1 катында. 49 кв.м. кирәкле җиһазлар бар.Индивидуаль җылыту.Парковка өй янында. Шәһәр автобуслары йөри. 10000 сум+ ком.услуги. тел.89393932099
  • 1.6 яшьлек угез ите август башында суясы .Ботлап.Актаныш районы 89872229472
  • Казан шэхэрендэ субаренда очень 1 булмэле фатир снимать итэм, озак вакытка.тэртип,чисталык,уз вакытында тулэуне ышандырам. Тел. 89179060102. 89274868157
  • Казан, Вахитов районы, Хороводная, 50. 1комн. квартира, 2 лоджия, 51 м2.Риэлторсыз, озак вакытка. 89655886519 ваатсап.
  • Туй, туган көн, юбилей һәм башка уңайдан якын кешегез белән хәтирәләрне теләкләр аша үреп,оригиналь шигырьләр,проза,рәхмәт сүзләре,бәет,җыр текстлары иҗат итәм.Һәр кешегә индивидуаль караш.Кулай бәяләр.Заказлар алдан алына.89083405794 ватсап.
  • Сдаю 1 комнатную квартиру в Наб. Челнах в 62 ком-се молодой семейной паре или двум девушкам студенткам. 89093132683 вацап
  • Исэнмесез. Метро Аметьева,горьки яки Карбышева,даурский,мавлютова урамнары тирэсеннэн 1 булмэле квартира озак вакытка снимать итэргэ эзли без. 89372982380
  • Исәнмесез. Яңа бал сатам. Умартам урман янында тора. Экологик чиста бал. 3л -1300, кәрәзле бал - 600скм/кг. Казанга китереп тә бирәм. 89600344439 нлмерына шалтыратыгыз.
 
 

 
Архив
 

               

15.06.2016 Шоу-бизнес

Танылган баянчы Рафинат Сәлахов: «Иң шәп заман – без яшәгән заман»

Ниндидер бер өлкәдә искиткеч күрсәткечләргә ирешеп тә гаҗәеп тыйнак булып кала белгән шәхесләр бар. Андыйлар гадәттә «Менә мин кем» дип күкрәк тә кагып йөрмиләр, ә бары эшлиләр дә эшлиләр генә. Танылган баянчы һәм композитор Рафинат Сәлахов та шундыйлар токымыннан.

Хөкүмәт тарафыннан бирелгән бернинди рәсми титуллары булмаса да Татар дәүләт филармониясендә эшләгәндә Әлфия Афзалова, Флера Сөләйманова, Габдулла Рәхимкулов, Зиннур Нурмөхәммәтов, Рабига Сибгатуллина, Искәндәр Биктаһиров, Римма Ибраһимова, Зөһрә Сәхәбиева, Хәнәви Шәйдуллин кебек танылган җырчылар нәкъ менә ул уйнаган көйләргә кушылып җырлыйлар. Атаклы җырчыбыз Илһам Шакировка да ун елдан артык гармунда уйнап, ягъни 1981 елдан башлап 1992 елга кадәр илләр-җирләр гизә ул. Ә тормышта ул искиткеч гади һәм тыйнак кеше.
 
 Армиядә дә гармун уйнарга туры килде, 1973 ел.

– Рафинат абый, әңгәмәбезне исемегездән башлыйк әле. Сирәк исем бит, яшь вакытыгызда «Шикәр» дип үртәмәделәрме?
– Булды инде андый хәлләр дә. «Буа шикәре» дип тә, сахар дип тә, шикәрле малай дип тә үртиләр иде. Үзем Саба районындагы Юлбат авылында тусам да, исемем Әгерҗе якларыннан «килгән». Чөнки әнием Сәлимә мәдрәсәсе белән атаклы Иж-Бубый авылыннан. Әниемнең фамилиясе дә сәеррәк – Шляпина. Аның ерак бабасы сәүдәгәр булган, башына затлы эшләпә, өстенә затлы кәчтүм-чалбар киеп, кул таягы белән йөргән. Эшләпә дигән кушаматы соңрак фамилиягә әверелгән. Әгерҗе ягында Рафинат исеме еш очрый. Минем исемне ишетеп сәерсенгән кешеләргә җавабым һәрчак әзер: «Үткән гомерем баллы булды, исемемне алыштырырга җыенмыйм».
 
– Танылган гармунчыларның кайсысы белән сөйләшсәң дә, алар «Мин үз-үземне белә башлаганнан бирле гармунда уйныйм инде» дип әйтергә яраталар. Сезнең җыр-моңга мәхәббәтегез каян килә?
– Әтием Ясәвидән. Ул гармун уйнарга атаклы музыкант Фәйзулла ага Туишевтан өйрәнгән. Безнең өйдә гармуннарның бөтен төрләре дә бар иде. Мәктәпкә кергәнче үк аларны шыгырдата идем инде. Өченчедә укыганда әти ике рәтле гармун алып кайтып бирде – шуннан соң аннан аерылмадым инде. Дүрт сыйныфны Юлбат авылында тәмамлагач, бишенчегә бездән дүрт чакрымдагы Сатыш авылына йөреп укырга кирәк иде. Әти белән әни киңәшкәннәр дә мине бишенчегә бабай белән әби яшәгән Иж-Бубый мәктәбенә бирергә уйлаганнар. Ике ел анда укыдым да кире үзебезгә әйләнеп кайттым. Сәхнәдә башым гармуннан чак кына күренеп торса да гел концертларда катнаштыралар иде.
 
– Әмма сәнгатькә юлыгыз туп-туры булмаган дип беләм – урта мәктәптән соң нигәдер һөнәри училищеда укып заводта эшләп алгансыз.
– Урта мәктәпне тәмамлаганда әти миңа я музыка училищесына, я сәнгать училищесына укырга керергә киңәш итте. Чөнки мин рәсемне дә әйбәт кенә ясый идем. Талантның монысы атаклы рәссам Тавил абый Хаҗи-әхмәтовтан күчкәндер – ул әти ягыннан туганыбыз иде. Мин яшь чакта гел аңа ияреп йөри идем, рәсем ясарга ул өйрәтте.
 
 Әгерҗе районында гастрольдә – алгы рәттә баянчылар Рафинат Сәлахов белән Ирек Галимов, 1981 ел.
 
Урта мәктәпне тәмамлагач, мин тоттым да Казандагы 21 нче һөнәр училищесына укырга кердем. Ни өченме? Янәсе тиз генә укып чыгам да күп итеп акча эшлим. Училищеда бер ел укыгач, ике ел Казанның дары заводында эшләп алдым. Әмма җыр-музыкага мәхәббәт барыбер үзенекен итте – Түбән Кама музыка училищесында өстәмә музыкантлар төркеме җыелуын белдем дә, шунда кереп укый башладым. Тик бер ел укыганнан соң армиягә китәргә туры килде. Мәскәү янына эләктем дә музыка взводында «хезмәт иттем» – тынлы оркестрда уйнадым. Аннан соң кире кайтып музыка училищесын тәмамладым.
 
– Музыка училищесын, хәтта консерватория тәмамлаганнарның да һәркайсын филармониягә эшкә алмыйлар. Анда ничек килеп эләктегез?
– 1975 елның көзендә атаклы җырчыбыз Габдулла Рәхимкулов үзенең бригадасы өчен концертмейстерларга конкурс үткәрде. Гармунчы дустым Хәйдәр Сафин киңәше буенча мин дә катнаштым анда. Һәм ни хикмәт – җиңеп чыктым. Дүрт ел буе атаклы җырчы белән дөнья гиздек.
 
– Ә аннан соң Илһам абый белән ун елдан артык бергә эшләгәнсез.
– Әйе, халкыбызның сөекле улы белән эшләгән елларымны әле хәзер дә сагынып искә алам. Аның белән хәзер дә даими аралашып торабыз. Җырчының 70 яшенә багышлап чыгарылган «Илһам Шакиров» дигән китапны төзүдә минем дә саллы гына өлешем керде – моның белән дә горурлана алам. Аның белән бергә эшләү, аралашу миңа бернинди мәктәп яки консерватория бирә алмаган белемне бирде дип саныйм. Ул бит, Тукай әйтмешли, коеп куйган җырчы гына түгел, ә музыкант та, әдәбиятны да бик тирән белә торган шәхес, сәяси өлкәдә дә үзенең фикере бар.
 
 «Елга аръягы» балаларга өстәмә белем бирү үзәгендә, 2015 ел.
 
– Сез Илһам абый, Габдулла абыйлардан тыш та баянчы буларак күп кенә танылган җырчыларыбызга моңнарын халыкка җиткерергә булышкансыз. Гомерегез буе диярлек юлда, гастрольләрдә булгансыз. Гаилә корып, балалар үстереп яшәмәвегезне дә эшегез белән бәйләп аңлатасызмы?
– Әйе, төп сәбәп шулдыр. Гомер буе юлда, аннан соң берсеннән-берсе чибәр кызлар башны әйләндергән яшь вакытларның ничек үткәне сизелми дә калган. Гаилә кору эшләре шулай кичектерелде.
 
 Мәшһүр җырчы Илһам Шакиров белән. 2010 ел.
 
Әмма мин үземне ялгыз дип хис итмим. Инде егерме елга якын Киров районындагы “Елга аръягы” дип аталган балаларга өстәмә белем бирү үзәгендә эшлим. Шулай ук 13нче татар гимназиясендә талантлы балаларга җыр-музыка серләрен өйрәтәм. Араларында җырчы һөнәрен сайлаганнары, музыкант булып киткәннәре дә бар.
 
– Сез гаиләдә дүрт бала үскәнсез. Туганнарыгыз нинди һөнәр ияләре?
– Гаиләдә иң олысы – мин. Миннән соң сеңелкәшем Рәфисә, энем Рифат, иң кечкенәсе сеңлем Гөлшат. Алар минем кебек артист һөнәрен сайламадылар, «нормальный» кешеләр. Энекәшем җитмеш төрле һөнәргә ия булса да авылда калды, хәзер төп нигезне саклап яши. Сеңелләрем икесе дә – аш-су осталары. Монысы инде аларга әниемнән күчкәндер. Аларның пешергән ризыкларын ашап туймаслык. Гөлшат сеңлемнең улы Рөстәм Гайзуллин – Тинчурин театры артисты. Аны күпләр телевизордан «Караоке батл» тапшыруын алып баручы буларак та белә. «Болгар» радиосында да эшли ул, концертлар да алып бара, җырлый да. Рәфисә сеңлемнең ике кызы бар. Өлкәне Гөлшат гуманитар фәннәр буенча китте, ә кечесе Диләфрүз минем хыялда гына калган рәссам һөнәрен сайлады – хәзер дизайнер булып эшли. Әти-әни күптән вафат инде. Әнием гомере буе укытучы булып эшләде, әтием инженер иде.
 
 
– Рафинат абый, Сез дөньяны аркылыга-буйга диярлек айкап чыккан кеше. Кызыклы кешеләр белән дә еш очрашкансыз, тарихи урыннарда да шактый булгансыз. Кайсы ил, кайсы җир әле дә булса исегездән чыкмый?
– Күп инде алар. Татар булмаган урын Җир шарында юктыр да ул. Шунысы куанычлы: нинди генә илдә, кемнәр арасында яшәсәләр дә күбесе татарлыгын җуймыйча, кыйбласын югалтмыйча яши.
 
2013 елда Кыргызстанның Ош шәһәренә сәяхәтем әле дә истә тора. Без анда җырчы Фердинанд Фәтхи һәм биюче Григорий Сергеев белән сабантуйга бардык. Кыргызстанда яшәүче милләттәшләребез безне кулларында гына күтәреп йөрттеләр. Ош базарына һәм Сөләйман тавына сәяхәтне сөйләп-аңлатып булмас кебек. Кайчандыр Сөләйман пәйгамбәр үзе булган, 5-6 кеше генә сыярлык мәчеткә керү һәм тауның бер ягыннан менеп икенче ягыннан төшү бер дә ардырмады, чөнки әлеге тауга менеп төшү бөтен гөнаһларны гына түгел, бөтен ару-талуларны да ала икән. Аны икенче төрле кече Хаҗ дип тә атыйлар.
 
– Җыр-музыкадан әлләни мәгълүматым булмаса да, Сезнең өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә байтак шигырьләргә көйләр язуыгызны беләм. Бигрәк тә балалар өчен җырларыгыз популяр. Моннан ун еллар чамасы элек 24 җырдан торган «Көләсе килеп тора» дигән китабыгызны һәм 13 җырдан торган дискыгызны бүген инде, кем әйтмешли, шәм яндырып эзләсәң дә табып булмый. Тагын шундый китаплар һәм дисклар чыгарырга ниятләрегез юкмы?
– Ниятләр бар да, акча юк. Минем җырны чыгарыгыз дип кемгәдер барып, ялынып йөрисе дә килми.
 
– Ялынып йөрү дигәннән, гомерегез буе мәдәният-сәнгатебезгә хезмәт итсәгез дә Сезнең ни атказанган артист, ни атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемнәрегез юк. Монысы да артык тыйнаклык билгесеме?
– Шулай дисәң дә буладыр. Минем беркайчан да, беркемнән дә, бернәрсә дә сорап йөргәнем булмады. Элек тә, бүгенге ертлачлар заманында бигрәк тә.
 
Өч "баһадир" - Рафинат Сәлахов, Рамил Курамшин һәм Кирам Сатиев, 2011 ел.

– Сез бер дә тик тора торган кеше түгел. Халык медицинасы белән кызыксынасыз, өегездә зур китапханәгез бар икәнен беләм. Музыкадан буш вакытларыгызда тагын нәрсәләр белән шөгыльләнәсез?
– Традицион булмаган медицина белән кызыксынам. Менә кырык еллап инде үләннәр белән дәвалану серләрен өйрәнәм. Үз-үземдә сынап караган үләннәрне, алар белән дәвалану ысулларын дусларыма, танышларыма да өйрәтәм.
 
Үлән төнәтмәләрен даими рәвештә эчәргә кирәк. Кайберәүләр аларны бер-ике эчтең дә терелеп киттең дип уйлый. Юк шул, төгәллек һәм түземлелек сорый бу процесс. Мин һәрчак үзем белән сумкада төрле төнәтмәләр салынган флаконнар йөртәм. Һәм аларны теләсә кайсы урында, теләсә кайсы вакытта эчәм дә. Файдалары бик зур.
 
– Газета укучыларыбызга теләкләрегез?
– Бүген күпләр замана авыр, кризис дип борын салындырып йөри. Кризис үтәр дә китәр, әмма күңел төшенкелегегез калырга мөмкин. Бер акыл иясеннән «Иң яхшы җир кайсы җир, иң яхшы кешеләр – кемнәр, иң яхшы заман нинди заман?» дип сораганнар. Ул болай дип җавап биргән: «Иң яхшы җир – сез яшәгән җир, иң яхшы кешеләр – сезнең яныгызда йөргән кешеләр, иң шәп заман – сез яшәгән шушы заман». Чыннан да, без шушы заманда, шушы кешеләр даирәсендә яшибез икән – аларны яратырга, хөрмәт итәргә, дус булып яшәргә кирәк. Иң мөһиме: теләсә нинди хәлдә дә кеше булып калу.

Әңгәмәдәш – Атлас ГАФИЯТОВ
Татарстан яшьләре
№ --- | 15.06.2016
Татарстан яшьләре печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar