|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.06.2016 Мәгариф
Кабат кайтаруы – мәсьәлә...Самара өлкә татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм әгъзалары Камышлы районының татар авылларында, шул исәптән район үзәгендә ана телен укыту проблемасы буенча район администрациясе башлыгы Рафаэль Баһаутдинов һәм җирле татар җәмәгатьчелеге белән очрашып, зур сөйләшү үткәргәннәр иде. Бер очрашу гына татар авылларында татар телен укыту мәсьәләсен радикаль рәвештә уңай якка борып җибәрә алмый, әлбәттә. Ә шулай да, тын күл өстеннән җиңелчә генә җил исеп куйгандай булды, күренер-күренмәс дулкын күтәрелде. Татар авылларының татар теле укытучылары редакциягә шалтыраткаладылар, мәктәпләрендә туган телдә һәм туган телгә кагылышлы кызыклы чаралар уздырылып торуы турында сөйләделәр, эш планнарын җибәргәләделәр. Ләкин өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте, өлкә һәм шәһәр татар милли-мәдәни автономияләре җитәкчелеге һәм әгъзалары моның белән генә канәгать түгел. Татар теле һәм әдәбияты дәресләре мәктәп программасына кертелеп, атнасына ике - өч сәгать укытылмаса, аны әдәби тел буларак саклап калып булмаячак. “Кухня теле” буларак та озак яши алмас. Татар те¬ле¬без урынына анда да рус теле кереп оялар, дип борчылалар иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре. Алар Камышлыдагы очрашу нәтиҗәләре буенча Самара өлкәсенең мәгариф һәм фән министры һәм территориаль мәгариф идарәләре җитәкчеләренә, татар авыллары мәктәпләре директорларына һәм район җитәкчеләренә Мөрәҗәгать белән чыктылар. Бу документ адресатларның барысына да җиткерелгән инде, шуңа күрә аны биредә тулысынча китерү артык булыр, дип саныйбыз. Ә менә кыскача эчтәлеге белән таныштырырга кирәк. “Үткән гасырның 60нчы елларында Куйбышев өлкәсенең 44 мәктәбендә бөтен фәннәр дә татар телендә тугызынчы сыйныфка кадәр укытыла иде. Ләкин бу балаларга югары уку йортларына кереп укырга комачауламады, теләге булган һәркем югары белем алып, Ватаныбызга уңышлы гына хезмәт итте. Авыллар бетү, оптимизацияләр үткәрү нәтиҗәсендә татар теле һәм әдәбияты дәресләре өлкәнең 15 мәк-тәбендә генә калды инде. Ул да атнасына 1 - 2 сәгать керә, ә кайбер мәктәпләрдә татар теле фәкать факультатив рәвештә генә алып барыла. Әлбәттә, бу туган телебезнең матурлыгын, байлыгын аңларга мөмкинлек бирми. ЕГЭ артыннан куып, ата-аналар шушы бер-ике сәгатьне дә күпсенәләр, имтихан бирә торган фәннәр файдасына туган телебезнең пыскып янучы шушы учагын да сүндерергә тырышалар. Берничә елдан үкенергә туры килмәгәе. Рус телле балаларыбыз шәһәргә китеп бик тиз башка милләт кешеләренә кияүгә чыга, өйләнә. Бераздан авылга рус исемле, татарча бер кәлимә сүз белмәгән оныклар кайта башлый. Менә шул чакта әбиләр үзләренең хаталарын аңлыйлар, ләкин инде соң була. Андый әби-бабайлар күп хәзер, һәм алар да бу турыда кисәтеп торалар. Колак салырга гына кирәк. Әйе, монда уйланырлык нәрсә бар. Милли матбугат, нәшрият, мәктәпләрне бетерү иң җиңел юл. Ә менә кабат кайтаруы – мәсьәлә....
Азат НАДЫЙРОВ, өлкә “Туган тел” оешмасы әгъзасы |
Иң күп укылган
|