|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.06.2016 Хатлар
Мин праймеризда катнаша алмадым
Соңгы арада радио да, телевидение дә: “22 майда праймериз була, анда теләгән һәрбер сайлаучы катнаша ала. “Единая Россия” блогыннан үзегезгә ошаган кандидатлар өчен тавыш бирә аласыз”, – дип сөйләп торды. Бу кадәр кыстауга бармый булмас дип, мин дә үз фикеремне белдерергә теләп, сайлау участогына юнәлдем. Мине Урта Көшкәт авыл җирлеге башлыгыбыз Юрий Михайлович Перфилов каршы алды. Радио-телевидение һәрбер җирдә сайлау участокларына яшьләр дә, пенсионерлар да бик актив килә, дип сөйли. Мин дә праймеризда үз фикеремне белдерим, хокукымнан файдаланыйм әле дип уйладым.
Рәфхәт ЗАРИПОВ, Балтач районы, Түнтәр авылы |
Иң күп укылган
|