поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
09.09.2009 Җәмгыять

РИНАТ ЗАКИРОВ: ВАКЫЙГАЛАРНЫҢ ҮЗӘГЕНДӘ КАЙНЫЙМ

Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Зиннур улы Закиров – татар дөньясында киң танылган шәхесләребезнең берсе. Аны портфельсез министр дип атасак та, әллә ни зур хата булмастыр.

– Хөкүмәтебез составында милли эшләр буенча министрлык булмаганга, күпмедер күләмдә бу эшне Конгресска башкарырга туры килә. Бюджеттан бераз ярдәм күрсәтелсә дә, Конгресс, нигездә, иҗтимагый оешма. Вәкаләтләр яртылаш кына булгач, эшне дә яртылаш кына башкарырга туры киләме? Халык бит сездән күпне көтә, күпне өмет итә.

 

– Әйе, милләттәшләребез бездән, бездән генә түгел Татарстан Республикасыннан күпне көтә, күпне өмет итә. Моның шулай икәнлеген барыбыз да аңлый бугай. Егерменче гасырның туксанынчы елларыннан соң, бәйсезлегебез турында белдерү кабул ителгәч, иҗтимагый аңыбызда, зыялыларыбызда булган үзгәрешләр моңа этәргеч бирде. Халкыбызның үз тамырларына кайтуы, гореф-гадәтләребезне тергезүе, зыялыларыбызның шушы биеклектән чыгып, мәсьәләләрне хәл итәргә кирәклеген аңлавы – болар барысы да дөньяга сибелгән милләттәшләребезнең Татарстанга карап яшәвенә китерде.

 

Хәзер инде бер генә төбәктә дә, сез тыкшынып йөрмәгез инде, Татарстаннан башка да тормыш дәвам итә, дигән сүзләрне ишетмисең. Конгрессның көндәлек почтасы да шул хакта сөйли. Кайсыдыр төбәктә яки илдә кемдер ниндидер чара уздыра. Шул чараларда Казаннан кемдер катнашырга тиеш дигән ышану бар. Ләкин соңгы араларда кризис сәбәплеме, бу мәсьәләдә бераз сүлпәнлек сизелә башлады. Конгрессның мөмкинлекләре кысыла икән, моның нәтиҗәләре яхшы булмас. Алган темпны югалтмаска, ирешелгән биеклектән төш­мәскә иде.

 

– Беренче урынбасарыгыз Рәмис Сафин Ульян өлкәсе губернаторының милли эшләр һәм конфессиональ мөнәсәбәтләр буенча киңәшчесе булып киткән икән. Аннан алдагыларын – Илсур Һадиуллин белән Ренат Вәлиуллинны да шулай ук дәрәҗәле урыннарга куйдылар. Шул ук вакытта яхшы кадрлар үзегезгә дә бик кирәктер бит...

 

– Бер яктан, бу әйбәт күренеш. Милли җанлы кадр­лар күбрәк булсын иде. Икенче яктан, һәр урынга яңасын табасы, тәрбиялисе бар бит. Менә мин Конгресста җиденче ел эшлим. Шушы дәвер эчендә бездә бик булдыклы егетләр, кызлар тупланды. Шул ук вакытта дөнья көтүнең авырлыгы төрле яктан сиздерә. Без дә җәмгыятьтән аерым түгел. Ләкин болар милли идеягә бирелгән фидакарь җаннарны куркытмый. Коллективтагы рухи бердәмлек – төп байлыгыбыз.

 

– Конгресс, съезд, бюро, форум сүзләрен милли эшчәнлекне оештыруда отышлы терминнар дип әйтмәс идем. Башка төшенчә-атамалар табып булмадымыни?

 

– Әллә ничек атасаң да, юньле эш булмаса, зур нәтиҗә көтәсе юк. Бу мәсьәләгә игътибар иткәнем юк иде. Игътибар юнәлтүегез өчен рәхмәт. Хикмәт ничек дип аталуда түгел, халыкка аңлаешлы нинди гамәлләр кыласың, нинди юнәлештә эшлисең бит. Юнәлешебез бер – милләтебезнең кыйбласы. Бүген Татарстанның чит төбәкләрдә, чит илләрдә дә абруе зур. Президентыбызның, Хөкүмәтебезнең Конгресска мөнәсәбәте дә яхшы. Ничек эшләвебез халыкка күренеп тора. Әйе, чигенешләр, югалтулар да бар. Шул ук вакытта уңышлар да аз түгел. Барсын бер үлчәүгә куеп караганда, шөкер, уңышларыбыз күбрәк. Уңышлырак эшләгән урыннарда күп нәрсә кеше факторына бәйле. Чөнки милләтебезнең бик булдыклы егетләре, кызлары елдан-ел күбрәк милли хәрәкәткә килә. Соңгы елларда араларыннан бик күп кешеләр үсеп чыкты. Күп төбәкләргә татар оешмаларының вәкилләре өлкә, республика күләмендәге депутатлар булып сайланды.

 

– Башка республика-өлкәләрдә "Православ мә­дәнияте нигезләре" укытылганда Татарстан гына "Диннәр тарихы"н укытып отармы?

 

– Әлбәттә, отар. Татарстанның үз юлы бар. Ләкин халыкның дингә йөз белән борылуы да өлгергән мәсьәлә. Бу уңайдан шунысы күңелле: РИУга ректор булып бик мәртәбәле галимебез Рәфыйк Мөхәммәтшин килде. Без аңа зур өметләр баглыйбыз. Шушы университет базасында татар телле, татар менталитетлы имамнар әзерләнә башлар дигән өметтә яшибез. Барча мәхәлләләргә дә үз гореф-гадәтләребез нигезендә тәр­бияләнгән, татар халкына хөрмәте булган имамнарны җибәрәсе иде. Инде дәреслекләр әзерләү, мәктәпләрдә укыту мәсьәләсенә килгәндә, без дөньяви мәктәптә укытучыларның дин әһелләре булуына каршы. Инде кайсыдыр төбәктә православие нигезләре укыталар икән, моны хәзерге чорның бер вакытлы күренеше, мавыгу дип кенә кабул итик. Халыкны болай гына дингә борып булмый. Халыкны дингә бору зарурлыгын мәктәп җилкәсенә салырга ярамый.

 

– Татар төбәкләрен дәреслекләр белән тәэмин итү һаман проблема булып кала. Моны Татарстаннан башка беркем дә эшләмәячәк ләбаса.

 

– Әйе, дөрес әйтәсез. Әмма ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы әлегә бу юнәлештә сүлпәнлек күрсәтә. Әйтик, балалар бакчалары өчен китаплар, беренчеләргә "Әлифба" бастырып чыгаруда да тырышлык сизелми. "Россия төбәкләре өчен бастырган китаплар безгә беркем акча бирми, без заказ гына җыябыз", – диләр министрлыкта. Ә заказлар инде күптән юк һәм булырга да охшамый. Чөнки Татарстаннан читтәге татар баласының татарча белү-белмәве андагы хакимиятләрне борчымый. Бу бит безгә кирәк. Татарстан шушы зарурлыкны аңлатып, тукып тормаса, 10-15 елдан соң хәлләребез хөр­ти булырга мөмкин. Нишләп Мәгариф һәм фән минис­трлыгы үз өстендәге әлеге бурычны аңларга теләми?! Бу минем башыма сыймый.

 

Бу мәсьәләне планлы нигезгә куясы иде. Моңа вәкаләте булган кемдер әлеге эшне үз кулына алырга, көйләп торырга, күрсәтмә бирергә тиеш.

 

– ТР мөселманнары корылтае якынлаша. Корылтайдан нәрсә көтәсез?

 

– Дин өлкәсендә ниндидер берләшү булсын иде дип көтәм. Мәсләк, идея тирәсендә берләшүне әйтәм мин. ТР Диния нәзарәте концепциясен яңадан карап чыгасы иде. Диния нәзарәтебез Татарстандагы татар халкы арасында гына эшләргә өйрәнде сыман. Аның йогынтысы башка төбәкләр­дәге милләттәшләребезгә дә таралырга тиеш ләбаса. Һәр елны борынгы Болгарда уза торган Изге Болгар җыенын оештыруда Татарстан Диния нәзарәтенең башлап йөрергә тиешлеге көн кебек ачык та бит. Нигәдер әлегә мондый омтылыш күзәтелми. Халкыбызның дин юлына борылуы өчен армый-талмый эшләргә кирәк.

 

– Киләсе елда илдә халык санын алмакчылар. Бу уңайдан кайберәүләр исемлектә ике милләтне дә колачлаган татар-башкорт атамасын күрсәтергә мөмкин дип исәпли. Бер кеше берьюлы ике милләткә карарга мөмкинме?

 

– Ике милләтне күрсәтеп, без берничек тә татарны саклый алмаячакбыз. Бу тамырдан хата фикер. Урыслардан кала икенче милләт булган татарларны киметергә тырышуның бер юлы бу. Шушы процесска ярдәм итәргә теләсәк кенә моңа ризалык бирәчәкбез. Җан исәбе алганда халык башын бутарга мөмкин, әмма халыкны бетереп булмый.

 

– Хәзерге вакытта башкалабыз вузларында Кытайдан килгән 46 татар баласы укый. Шул балаларны башкалабыздагы татар гаиләләренә беркетеп булмыймы? Мондый тәҗрибә Төркиядә киң кулланыла икән.

 

– Бик дөрес әйтәсез. Мондый юнәлештә эшләсәң, телне өйрәнергә дә, халык менталитетын тирәнрәк тоярга да мөмкин. Бу җәһәттә без әлегә эшләп бетермәгәнбез. Дөрес, алай ук игътибарсыз түгел алар. Зыялыларыбыз да, аерым алганда, татар авылларында да аларга бик җылы мөнәсәбәт күрсәтәләр. Җәйләрен алар авылларга кайтып йөри. Инде, Сез әйткәнчә, халыкка мөрә­җәгать итеп, бу эшкә эзлекле, оештырылган төсмер биреп җибәрү урынлы булыр.

 

– Әле язын гына республика җитәкчеләре белем бирү стандартларыннан милли-төбәк компоненты төшереп калдырылса, референдум үткәрү, РФ Конституция судына мөрәҗәгать итү ихтималы турында белдергән иде. Хәзер инде башлангыч сыйныфларда туган телебез яхшы укытылса, шул да җитә, кебек гыйбарәләр ишетелә. Мәскәүдән басым шулай катымыни?

 

– Мәскәүдән басымның беткәне дә юк. Ул хакта сөйләп тормыйм. Әмма без басым ясыйлар дип аптырап утырмыйбыз. Җитәкчеләребезнең бу мәсьәләдә катырак әйтүләрен аңлыйсың, чөнки туган телне саклау – ул иң төп мәсьәләләрнең берсе. Миңа калса, башлангыч сыйныфларда туган телдә укыту зарурлыгы беренче чиратта Татарстаннан читтәге татар төбәкләренә карый. Бер үк вакытта үзебездә дә, читтәге татар мәктәпләрендә дә берьюлы ике-өч телне өйрәнү мөмкинлеге бирергә кирәк. Әнә Президентыбыз, мәк­тәптән балаларыбыз дүрт телле булып чыгарга тиеш, дигән таләп куйды. Татар-төрек лицейларыннан дүрт телле балалар чыкты бит. Шушы лицейларның укыту системасын ашыгыч рәвеш­тә барча мәктәпләргә кертергә кирәк. "Аның өчен төрек укытучылары кирәк", – дип әйтерсез. Әмма бит алар моның нигезенә совет укыту системасы салынганлыгын яшереп тормый. Шундый төрек мөгаллимнәре кебек сәләтле укытучылар әзерләү бурычы ТДГПУ алдына куелды бит. Әмма төрекләр тәҗрибәсен ныклап өйрәнү, ныклап җәелдерү күренми әле. Инде Татарстанга килгәндә, үз казанышларыбыздан чигенмәя­чәгебезне Президентыбыз нык итеп әйтте.

 

– Беренче мәхәббәтегезне хәтерлисезме?

 

– Әлбәттә... Аны сөйләп аңлатырга алынсам, тәме китәр дип уйлыйм.

 

– Соңгы вакытта нинди әдәби әсәр укыдыгыз?

 

– Укый торганнарым берничә. Мин берьюлы ике-өч китап укыйм. Өстәлемдә хәзерге вакытта Аяз Гыйлаҗевның һәм Мөхәммәт Мәһ­диевнең яңа басылып чыккан томнары. Аны кеше буларак искә төшердем дә, моңсу булып китте. Вакытында укыган әйберләр дә, укымаганнары да бар. Аларның үзләрен белгәнгә, якын кабул иткәнгә, әсәрләрен уку җанга рәхәтлек бирә.

 

– Туган авылыгызга еш кайтасызмы?

 

– Еш кайтам. Кешенең бөтен барлыгы туган төбәгенә бәйле. Әти-әни каберләре булган авылны ничек онытасың?! Бәхетебезгә, әле туган авылыбызда уртанчы апабыз гаиләсе белән гөрләтеп яшәп ята. Без – туганнар, авылда даими җыелабыз. Туганлык хисе – бәхетебезнең зур өлеше дип саныйм мин.

 

– Соңгы елларда Конгресс авыз ачу мәҗлесләре оештыра башлады...

 

– Быел да оештырачакбыз. Шушылай бергә җые­лып, бер юнәлештә яшәвебезне бер-беребезгә күр­сәтә алуыбыз – бик кирәкле чара. Болгар җыены, авыз ачтыру мәҗлесләре – зыялыларыбызда дингә карата булган беркадәр салкынлыкны бетерү өчен дә кирәкле гамәл.

 

– Тормышка ашмаган хыялларыгыз булдымы? Гомумән, тормышта үз мөмкинлекләрегезне ни дәрәҗәдә кулланам дип уйлыйсыз?

 

– Балачакта ат караучы булырга хыялланган идем. Ат карарга да туры килмәде, әлегәчә үз атым да юк. Ләкин өметем юк түгел. Бе­рәр юртак асрарга ниятем бар. Ә инде мөмкинлекләргә килгәндә, һәр ир-ат күңелендә иярләнгән ат ятар, диләр...

 

 


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 184 | 09.09.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»