поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Ой, син шундый шәп кыз, кемне дә булса бәхетле итәчәксең инде.
    – Бәлки, сине?
    – Алла сакласын!
Бүген кемнәр туган
  • 18 Июль
  • Дамир Мөхетдинов - дин әһеле
  • Зиннур Хөснияр - язучы
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
Архив
 
10.06.2016 Шоу-бизнес

Илфак Шиһапов "Муравейник"та сәүдә ноктасы ачкан. Үзе сата (ФОТО)

Илфак Шиһапов Казанның "Муравейник" сәүдә үзәгендә "Татарча" дигән павильон ачкан. Анда бары тик татарча товарлар гына сатыла: китаплар, дисклар, матбугат, намазлыклар, сувенир һ.б.

Кибетне Илфак үзе һәм кызы Зәринә тота. Кичә Зәринә эшләгән булса, бүген, 10 июнь көнне, Илфак үзе сату итә. Күрәсе килгән кеше барып күрсен.

Шиһапов һәр килгән кунак турында Фейсбукка язып, фотолар элеп бара. Аның язуларын үзгәртүсез бирәбез.

Беренче көн

"Наканис ,на..." Безнең күрше абзый , иртән уңышлырак итеп башын төзәткәч шулай дияргә ярата иде.Туксанга кадәр диярлек яшәде ул...Мин дә ,бүген ,ничектер уйламаган көтмәгәндә генә ,күптән хыялланган эшемне эшләгәч шулай дип куйдым.Ачтым мин ул бөтен татар матбугаты ,бөтен татар китаплары (кеше укырлыклары ,әлбәттә) ,бөтен татарча открыткалар ,татар бүләкләре ,татар тамашаларына билетлар һәм гомүмән татарга кагылышы булганбөтен нәрсәне бергә тупларга тиеш булган ноктаны.Казанда! Тукай урамында! Гадиерәк итеп әйтсәк-"Муравейник" сәүдә үзәгенә терәлеп торган бер буш торган киоск кебек бинада.Иртәгә иртәннәзн эшли дә башлыячак ,тауар җыела тора ,бүген үк ,ачу мәлендә дә берничә апа кереп :"О ,күптән эзләгән идек бит.." дип берничә открытка ,бер-ике гәҗит алып чыгып киттеләр.Иртәгә берничә нәшир тагын гәҗитләр бирергә вәгъдә итте ,тагын күпмедер китап китерергә ,сувенирлар өстәлергә тиеш.Әлегә бер абзый иртәгә татарча көндәлек алырга керәм дип чыгып китте ,бер апа Гүзәл Уразова дискы алып кайтырга кушты , бер кыз Илназ Гариповның автографы белән плакат сорады,кемдер шалтыратып Илсөя Бәдретдинова плакатының бәясе белән кызыксынды.Эшли башлап карыйк инде...Хыялда ,эзләгән кеше шушыннан бөтен татар гәҗитләрен ,китапларын ,дискларын ,башка нәрсәләрен ала итерлек урын булдыру. Берничә көннән "!Татарча укы" дигән чара кебек нәрсә уздырырга исәп ...Уйлыйм инде...Минәйтәм ,фейсбук белән вконтактеда татар теле өчен чиксез кайгыручылар кереп ичмасам берәр татарча гәҗит , татар моңы өчен борчылучылар сатуда булган Хәйдәр Бигичек ,Таһир Якупов һәм башка бөек шәхесләребезнең берәр булса да дискын ,балаларның татарча сөйләшмәвенә борчылганнар балаларга татар телен өйрәтү әсбапларының берәрсен булса да алса-сату гөрләп китәчәк икән.Тәбрисләр кушылса...Эх...Баеп китәселәр алда икән әле...Туристлар агыла башласа тагын...)))

Данил Сәфәров киләм диде ,Инсаф Хәмитов керәчәкмен дип шалтыратты...Кемнәр килгәнен һәм ниләр алганын иртәгә язармын инде...Тукай урамы.2 йорт."Муравейникка кергәндә уң якта."Татарча" кибете...

Икенче көн

...Почти ачылдык...Иртән "Шәһри Казан" газетасының яңа номерын алырга кедем , аннан "Акчарлак"ка.Рузилә ханым белән сөйләшеп алдык ,ул миңа бераз кызганыбрак карады бугай ,тик "Акчарлакның" , "Ашыгыч ярдәм" һәм тагын берничә газетананың соңгы номерларын күпләп биреп җибәрде.Җибәрде дип ,шул арада бер дәртле генә кыз ,телефонына төшереп ,минем җырчы Айсылу Габдинова белән мөнәсәбәтләрне ачыкларга маташып та карады.Эшли беләләр Акчарлаклылар...

Чыгып баргандаисә Габдрәхим ҮЗЕ очрады.Моңсуырак иде аның карашы нигәдер...

Беренче татар көндәлекләре ,бер кочак газета төяп "Татарча" кибетенә килсәм-Лилия Сөнгәтуллина күпләп газеталар китергән ,Зәринә шуларны урнаштырып ята.Тулып килә кибет.Милләтчеләр ,милләт өчен янып йөрүчеләр ташкыны турында сораган идем ,Зәринә бары тик бер абзыйның килүе , аның озаклап Паркерның китабын каравы һәм берни алмыйча ,барлык татар халкы исеменнән безгә рәхмәт әйтеп чыгып китүен әйтте.Ярар-кибет-ул бит сиңа вконтакте я фейсбук түгел дип ,милли идеяны кайчандыр үзем йоктырган баламны тынычландырып ,күршедәге үзбәк кафесына чәй эчәргә кереп киттем.Шул арада Инсаф Хәмитов килгән икән .Котым очты...Инсаф бит ул!Бераздан-тагын килде."Өстегездән берәр жалоба язам әле" диде ул килә-килешкә.Ансыз-нинди татар инде без?" Яратам мин Инсафны.Чынлап.Кеше буларак ,шәхес буларак.Җитмәсә бүләк ясыйм дип тә китте бит әле...

Бер апа кереп Лилияләрнең бөтен газеталарын берәр данә сатып алып китте.Аннан бер ханым Салават Фәтхетдинов дискын алды...Селкенә бит халык...Кеше юук дип торганда ,Арча йөзле бер ханым кереп урысча котлау открыткасы сорады.Татарчалар гына барлыгын белгәч ачуланып чыгып та китте.Ул арада Искәндәр Сираҗидән СМС аша "Газеталар бирәм" дигән хәбәр килеп иреште.Менә бит-шатлык өстенә шатлык.Раиф Усманов белән Илфат Фәйзерахманов та гәҗитләре белән булса-тулы комплект була почти.Аларга иртәгә шалтыратырмын инде."Ватаным Татарстан" белән "Себерке" генә юк.Ярар ,аларга да чират җитәр әле.Сәмига апа Сәүбәнова шалтыратып ,озакламый балалар өчен яңа китабы чыгасын әйтте ,сатуга куям диде.Саша Долговны да бер кочак китап белән көтәбез ,"Идел"не дә...Тагын бар әле...Иртәгә-үземә сатасы... Йөзләгән милләтне кайгыртучы сатып алучыны каршыларга әзерме соң мин? Рөстәм Исхакый килеп видеога төшереп китәм диде-шуңа чәчтарашханәгә кереп чыктым ,бүгенгә шулар булды....Төнлә "Пирамида"га "Болгар" радиосының дискотекасына Айсылу ,Илназ һәм Илсөяне җыйган идек ,ансы ңа хәвеф хәтәрсез генә үтте ,"Болгар"чылар да минем сәүдәгәрлеккә китү турында ишетеп белә булып чыкты....Вәт тормыш ичмасам...)))
 

 

 

 

 

 

 

 

---
Матбугат.ру
№ --- | 10.06.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы