поиск новостей
Көн мәзәге
  • - Мәсәлән, юмор хисен алыйк.
    - Каян алыйк?
Бүген кемнәр туган
  • 10 Июль
  • Назилә Сафиуллина - журналист
  • Светлана Звонарева - журналист
  • Илгиз Шәйхразиев - җырчы
  • Зәки Зәйнуллин (1933-2021) - язучы
  • Вил Ганиев (1943-2005) - язучы
  • Камил Зәйнуллин - хирург
  • Виктор Крайников - рәссам
  • Халидә Гыйләҗева - рәссам
  • Айдар Җаббаров - режиссер
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
Архив
 
03.06.2016 Икътисад

Кредитомания чирме, әллә гадәтме?

Беркөнне редакциядә телефон шалтырый.
«Туганым кредит сазлыгына батып бара. Нишләргә дә белмибез, ул авыру кебек. Кесәсендә акчасы булса да, кредит рәсмиләштерергә ашыга, хәтта 3 меңлек кесә телефонын да кредитка алып кайткан.

Хәзер төрле банкларда алты кредиты бар. Аена 50 мең акчасы кредит капларга гына китеп бара. Ярый ире эшләп тора, икесе дә исән-сау, шөкер. Тик иртәгә нәрсә буласын берәү дә белми бит. Алла сакласын! Җитмәсә, туганым бер кредитны каплар өчен тагын бер кредит алырга кирәк дип уйлап йөри әле. Монысы тагын да зур мәгънәсезлек, минемчә. Аңа ничек ярдәм итим икән?» – дип мөрәҗәгать итте Чаллыдан газета укучыбыз.
 
Россиянең берләшкән кредит бюросыннан алынган мәгълүматлар буенча, 2016 елда кредитлар бурычы 891,3 миллиард сумга җиткән икән инде. Ләкин ничек кенә булмасын, кредит алучылар саны кимеми.
 
Бу елның беренче кварталында банклар халыкка, узган ел белән чагыштырганда, 1,5 тапкырга күбрәк кредит биргән. Иң актив кредит алучылар Мәскәү шәһәрендә һәм Татарстанда икән. Кредитны кайсы очракта алырга була, әлеге сазлыкка батмас өчен нишләргә, поручитель булу куркынычмы – кредитка кагылышлы бу һәм башка сорауларга җавап эзлибез.
 
Кредитка бәйлелек – психологик авыру
 
Статистика буенча, һәр икенче татарстанлы кредит түли. Россия берләшкән кредит бюросыннан алынган мәгълүматларга караганда, 2015 ел нәтиҗәләре буенча, авыр хәлдә калган россиялеләрнең 59 проценты кредит бирүче оешмага мөрәҗәгать иткән. Психологлар кредит алыр алдыннан җиде кат уйлап, бер кат кисәргә киңәш итә. Теге яки бу товар алганда акча җитмәү проблемасын башкача хәл итеп булмыймы? Бәлки берәрсеннән әҗәткә акча алып торып буладыр? Кредитны вакытында түләп барырга мөмкинлегегез булганда гына кредит алырга кирәк, ди белгечләр. Газетабыз белән тыгыз элемтәдә эшләүче юрист Руслан Сабирҗанов кредитларга бөтенләй каршы. «Иң яхшысы – каешны вакытлыча ныграк кысып буу, аннары, акча булганда гына, нәрсә дә булса сатып алу», – ди ул.
 
Кредитомания дигән авыру да бар икән. Кредитсыз тора алмаган кешеләрне, сәбәпсез дә банктан акча алырга яратучыларны шулай атыйлар. Психотерапевт-психолог Рамил Гарифуллин фәнни медицина телендә моны финанс аддикциясе дип атый.
 
– Аддикция күзәтелгән кешеләр үзгә була. Һәр кеше өчен билгеле бер кыйммәтләр бар, әгәр ул аларсыз тора алмый икән, нәрсәгәдер бәйле кеше, рәхәтлек бирү чыганагы тукталгач, депрессиягә бирелә. Әйтик, кредитка бәйле кеше акча күргәч сөенә, гел кредит алып тору аңа рәхәтлек бирә. Кредит алмый торса, ул борчыла башлый. Ришвәт алырга күнеккән кеше дә шулай бит, акча керми торса, депрессиягә бирелә. Кыскасы, ришвәт алу, кредит алуга бәйлелек – финанс аддикциясе билгеләре. Бу  – тиз генә узмый торган, психологка мөрәҗәгать итәргә кирәк булган авыру. Аның белән 18-22 процент очракта авыру куркынычы бар. Мин инде 12 елдан бирле шундый авыруларны дәвалау белән шөгыльләнәм. Бары психологларга мөрәҗәгать итеп кенә әлеге авырудан котылырга була, – ди Рамил Гарифуллин.
 
Поручитель булу куркыныч
 
Банклар ничек кенә ышандырырга тырышсалар да, белгечләр әйтүенчә, процентсыз кредит булмый. Ләкин ничек кенә булмасын, төрле акцияләр, ташламалар кызыктыра. Югыйсә банкларның бурычка биреп тору хисабына яшәвен аңлыйбыз да кебек. Яшерен комиссияләрне еш кына гади халык аңлап бетерми.
 
–Поручитель шул ук кредит алучы кебек үк, барлык җаваплылыкны үз өстенә ала. Кредит алучы түли алмый икән, банклар поручительгә мөрәҗәгать итә. Шуңа да ярдәм итәм дип, үзеңне куркыныч астына куюың да бар икәнен онытмаска кирәк, – ди юрист Руслан Сабирҗанов.
 
Россиядә физик затларның банкротлыкка чыгуы турында закон үз көченә кергәннән соң, кредит сазлыгыннан котылучылар саны бермә-бер артты дип әйтеп булмый. Банкка кредитын түләп бара алмаган затлар хәзер үзен банкрот дип игълан итәргә хокуклы булса да, таләпләре бар. Моның өчен физик затның банк алдында 500 мең сумнан артык бурычы булырга һәм ул өч ай дәвамында түләнмәгән булырга тиеш. Кредит алган кеше судка бурычларын кайтара алмавын да дәлилләргә тиеш. Банкротлыкка чыгу өчен чыгымнар да таләп ителә.
 
Ә сез кредит түлисезме?
 
Алсу Фазлыева, җырчы, тамада:
– Әгәр мөмкинлегең, эш урының, түләргә ышанычың булса гына кредит алырга кирәктер дип саныйм. Бүген кредитсыз кеше юктыр инде ул. Әле ярый кредит бирәләр дип тә куясың кайчак. Кызыгып түгел, кирәк дип аласың бит инде банктан акча. Үзебез, мәсәлән, биш кредит түлибез. Икесе – фатирга, берсе – машинага, калганнары вак-төяккә алынган иде. Мөмкинлек булганда, кредиттан файдаланып калырга кирәк дип саныйм.
 
Салисә Гәрәева, шагыйрә:
– Минем беркайчан да кредит алганым булмады. Кирәге дә чыкмады бугай. Кыйммәтле әйберләргә кызыкмадым. Кредитны бик кирәк булган очракта, соңгы чиктә генә алырга буладыр, дип саныйм. Анда да запас акча булса, ай саен түләп барырга ышаныч булганда гына. Кредит алучылар еш кына бурычка бата, мөмкинлекләрен бәяләп бетермичә, зур суммалар ала, аннан кредит баш авыртуына әйләнә.
 
Айрат Кәримов, газета укучыбыз:
– Кредит алмыйм дия-дия, мин аласы фатир икеләтә кыйммәтләнде. Шуңа, түзмәдем, кредит алдым инде. Хәзер ай саен 30 мең түләп барам. Кредит түләр вакыт җиткән саен, эч поша башлый. Түләп буламы, акча җитәрме, дип борчылам. Кредит булган кеше тынычлап яши алмый инде.

Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 02.06.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы