|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.06.2016 Матбугат
Рәмис Латыйпов: "Татар-информ"га күчүемнең төп сәбәбе - җитәкчелеккә Шамил Садыйковның килүеИнде вәгъдә иткәнебезчә, "Татар-информ"дагы тагын бер яңалыкны җиткерәбез. Хәзер агентлыкта Рәмис Латыйпов эшли. Рәмисне киң җәмәгатьчелек "ТНВ" каналындагы "7 дней" тапшыруы аша белә. Аның сюжетлары һәрвакыт тозлы, борычлы һәм иронияле. Дөрес, татарча акценты булу сәбәплеме, Рәмиснең сюжетларында башка хәбәрченең тавышы ишетелә иде. Әмма, аңа да карамастан, Латыйповның "почеркын" сизеп була иде. "Татар-информ"ның яңа хезмәткәре язма матбугатта да моңарчы еш күренде. Авыл хуҗалыгы турындагы аналитик мәкаләләре "Ирек мәйданы"нда, төртмәле "комментарлары" - "Азатлык"та, Илфак Шиһапов белән Казан буйлап сәяхәтләре "Шәһри Казан"да чыга иде. Шамил белән Рәмис инде күптәннән танышлар. 90нчы еллар ук бергә эшләгәннәр иде. "Адымнар" тапшыруының "Эфир" каналында чыккан вакытын күпләр хәтерлидер. Менә шул елларда төшкән бер-ике фото:
Рәмис Латыйповка яңа эш урынында уңышлар телибез. Покупайте дешевые авиабилеты в Москве онлайн, низкие цены, безопасная оплата, удобный поиск. Сервис авиабилетов в Москве Компания предоставляющие услуги по продаже билетов на самолет в Москве, адрес компании: 115184, г. Москва, Малый Татарский пер., д. 6, стр. 1
--- |
Иң күп укылган
|