поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
02.06.2016 Язмыш

«Ялгыз калгач, ничек үстерерсең, кире илтеп тапшыр» – диючеләр күп булды

Халидә ханым белән без кызларыбыз аркасында таныштык. Төгәлрәге, башта Әдилә белән Диләрә лагерьда очрашып, дуслашып алганнар. Яшь аермалары булса да, язмышлары уртак ике үсмер (икесе дә тәрбиягә алынган балалар) берсе апа, икенчесе сеңел тапканга бик сөенеп кайтканнар иде.

Җитмәсә, охшаганнар да әле: икесе дә кара кашлы, кара күзле. Тәрбиягә бала алганнарның «Без бергә!» дигән үз оешмалары да бар һәм ул мондый гаиләләрне еш кына төрле бәйрәм-чараларга чакырып, очраштыра, кызларга күрешеп, сөйләшергә җай табылып тора. Күрешмәгәндә, араларын телефон тоташтыра. Ә беркөнне Диләрә безне 17 яшьлек туган көненә чакырды.
 
«Кызыл колаклы малай күз алдымнан китмәде»
 
– Бистәбездә булган әлеге фаҗига берәүне дә битараф калдырмагандыр. Берсеннән-берсе кечкенә өч сабыен ятим итеп, 26 яшьлек хатын бавыры авыртып үлеп китте. Бу гаилә болай да сыңар канат белән генә яши иде инде. Яшьлек хатасы аркасында вакытсыз гүр иясе булган бәхетсез язмышлы хатын да бик кызганыч, ә менә сабыйлар тагын да жәл. Алар кемгә сыенып әни дияр соң? Без Казаннан кайтканда, дүрт яшьлек малай белән җиде яшьлек кызны ятимнәр йортына урнаштырганнар иде инде. Ирем белән берәр бала алып тәрбияләү турында хыяллана башлаган чагыбыз. Үзебезнекеләр икесе дә, үсеп, башлы-күзле булдылар. Ә менә бала сөясе килү теләге бетмәгән иде. Шуңа да, бу хәбәрне ишеткәч тә, озак уйлап тормадык, күчтәнәч-бүләкләр алып, балаларны күрергә дип киттек.
 
Ике фото арасы – тугыз ел.
 
Балалар бүлмәсенең ишеген ачсак, келәмдә сабыйлар уйнап утыра. Ә бер кечкенә малайның колагы, нишләптер, светофор уты төсле кып-кызыл. күзем иң беренче шуңа төште. Йөрәгем дертләп китте, күңелемнән ниндидер бер җылы дулкын узды да, әйтерсең бу сабый белән минем җанны бәйләп тә куйды. Ул шул яңа гына ятим калган малай икән. Ана назыннан мәхрүм булгач, авырып киткән, колагы сызлаган. Бу кызыл колаклы сабыйны мин бик кызгандым. Балалар йортыннан яшьләремә буылып чыгып киттем, өйгә кадәр елап кайттым. Ятсам-торсам, күз алдымнан китмәде, төшләремә кереп, кулларын изәде. Аны тизрәк кочагыма алып дәвалыйсым, юатасым килде. Хәзер инде без ирем белән кемне алырга дигән сорау белән түгел, бу сабыйларны ничек тизрәк үзебезнеке итәргә дигән уй белән яши башладык. Ятим балаларның үз әтиләре белән ирем бер исемле булып чыктылар. Шуңа безгә бу ике сабыйны үз итү, күңелгә кертү кыен булмады. Олы балалар да яңа эне-сеңелләрен бер күрүдә яраттылар.
 
Кайгылар капка каккач...
 
– Без бу ике сабыйны шатландыра алуыбыз белән бәхетле идек. Җылы ояга эләккән ятим балалар күзгә күренеп үсте, ныгыды, безне сөендереп, мәктәптә дә яхшы укыдылар. Бәхетебезгә күз тидерделәр бугай. Уйламаганда, «авырыйм» дип авыз да ачмаган ирем үлеп китте. «Йөрәк!» – диделәр табиблар... – Халидә ханым сөйләвеннән туктап, тынып калды...
 
Әйе, аңа бу көннәрне искә алу бик авыр. Кайбер «яхшы» күңелле кешеләр: «Ялгыз калгач, ничек үстерерсең, кире илтеп тапшыр», – дип, «акыллы» киңәшләрен дә бирәләр. Ә Халидә ханымның әти-әниләре – бер-берсен ярты сүздән, күз карашыннан аңлашып, санлашып, алтмыш елга якын бергә гомер иткән Галимә апа белән Илдус абзый: «Кире бирү турында уйлама да, кызым, Ходайның бу сынавын да бергәләп үтәрбез», – диләр, икеләнергә урын калдырмаслык итеп. Бу сүзләрнең гади генә, уйламый гына әйтелмәвен яхшы белә Халидә ханым. Чөнки әтисе – сигез балалы ишле гаиләдә үскән үзе дә биш бала атасы. Бала үстерүнең җиңел генә булмавын яхшы белүчеләрдән.
 
Бу югалту инде җылы ояда яши башлаган балаларга да бик авыр тәэсир итә. Кабаттан ятимлек ачысын сизгән берсе – 11, икенчесе 14 яшьлек үсмер туганнар кинәт кенә боегып, басынкыланып калалар. Тавыш-тыннарын да чыгармыйлар – әниләре үзләрен кабаттан балалар йортына илтеп куяр дип куркалар икән. Үзенең дә нишләргә белми, канатлары сынып аптырап, юллар чатында торган чагы була Халидә ханымның. «Бүре булып улыйсы килгән чакларым күп булды», – ди ул, ләкин халкыбызга хас булган сабырлыгын җыеп, шушы сабыйлар хакына барысына да түзә. Хәтта аларга күрсәтми генә еларга да өйрәнә, югыйсә алар да кушыла да, туктау авыр була. Шундый мизгелләрнең берсендә сабыйларның моңсу күзләренә карый да, икесен дә кочагына алып: «Үзем исән чакта беркемгә дә бирмим!» – дип пышылдый. Балаларны бик яраткан иренең рухын рәнҗетәсе килми. Аннары үзе дә бу сабыйлардан башка яшәүне күз алдына да китерә алмый, аларны кочагына алса, кайгылары җиңеләйгәндәй була. Шул төнне Халидә ханымның төшенә ире керә. Ап-ак күлмәк кигән, шатланган. Хатынының бу тәвәккәл адымын хуплавы булган, күрәсең. Халидә ханым төшне шулай юрый.
 
Яшәеш хакыйкате
 
Сөенеч-көенечләре, борчу-мәшәкатьләре белән тормыш үз агышын дәвам итә: үлгән артыннан үлеп булмый, калганнарга ничек булса да яшәргә кирәк. Ләкин гомер бер генә көнлек түгел. Ялгыз үткән өч елга якын гомер Халидә ханымның сөйкемле йөзенә буразналар, чәчләренә чаллар булып сузыла.
 
Бүген үзенең бу тәвәккәл адымына сөенеп туя алмый ул. Теге чакта, кара кайгылар килгәндә, алар булмаса, нишләгән булыр идем дип еш уйлана. Чөнки кинәт кенә өлкәнәеп һәм җитдиләнеп киткән апалы-энеле бу ике бала, аның тормыш терәгенә, яшәү мәгънәсенә әйләнеп, ялгызлыктан йолып калалар. Диләрә белән Данилның әниләре авырганда ук ике яшьлек сеңелләрен кайдадыр Сургут якларында уллары үлгән бер гаилә кызлыкка алган булган. Туганлык җепләрен бәйләргә теләп, аны эзләтеп карасалар да, бернинди җылы хәбәр дә килмәгән. Кызга 18 яшь тулып, кызлыкка алу сере беткәч, туганнар очрашырга өметләнәләр.
 
...Менә бүген кызының яшьлек таңын бәйрәм итеп утырабыз, өстәл өстендә балаларны «үз»гә һәм «чит»кә аермыйча ярата белгән әни белән рәхмәтле кыз бергәләп пешергән тәмле торт, бәлешләр. Алардан авыз иткәндә, яшәешнең бер хакыйкатенә төшенгәндәй булдым. Үзең бәхетле булыр өчен иң башта бүтәннәрне бәхетле итәргә кирәк икән!

Йолдыз ШӘРАПОВА
Шәһри Казан
№ --- | 01.06.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»