|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.06.2016 Матбугат
“Юлдаш” миңа юлдаш түгел икән“Ватаным Татарстан” газетасының 30 март санында мөхтәрәм галимебез Рүзәл Юсуповның “Эфир теле татарчамы?” дигән язмасын кызыксынып укыдым. Файдалы мәгълүматлар биргән өчен авторга рәхмәт. Чыннан да, тел нык бозыла. Кулдан килгән кадәр тырышсак та, гомуми агымга ияреп китү күренешләре дә очрап кына тора. Хуҗа Насретдин турындагы мәзәктәге кебек, барысы да шулай сөйләгәч, язгач, кайчак, әллә чыннан да шулай языламы икән, дип шикләнеп куясың. Шуңа күрә дә Рүзәл ага Юсуповның язмасы бик урынлы, кирәк. Күптән түгел кулыма “Юлдаш” (“Дулкын”) дигән газетаның (13 гыйнвар, 2016 ел) 2 нче саны килеп керде. Шаккатып калдым – шыр хата. Башта бу басмада корректорлар юк икән дигән фикер туды. Әмма бу газетаны нәшер итүчеләр, татар әдәби теле кагыйдәләрен санга сукмыйча, үз законнары буенча яшәп яталар икән. “Хәкимият”, ”идәрә”, ”сәләмәт”, ”һәләкәт”, ”мәкәлләр”, ”сүрәт”, ”хәрәп”, ”мәсәлә”, ”әммә”, ”әдрис”, ”тилифун”, ”хәстәхәнә”, ”кәдәр”, ”җинәят”, ”бәлә”, ”кәдерләгән“ һ.б. Янәсе, ничек ишетелсә, шулай язалар. “Туган телен белмәгәннәрне ахирәттә тәмуг көтә” дигән хәдисне шигарь итеп алган (тышлыгында ук шулай язганнар) басмада эшләүчеләр әлеге кагыйдәләрнең мәктәптә үк укытылуы турында да беләдер. Болай да сүзләрнең дөрес язылышын түгел, күбесенең мәгънәсен дә аңламаган яшьләрнең башын бу рәвешле бутау кирәк микән? Шундый ук принцип белән “татарчалап” язган “хәстәхәнә, хәкимият, хәрәп, мәшәкәт” сүзләрен ничек укырга һәм ничек аңларга? Моны һич кенә дә дөрес итеп укып булмый, чөнки кагыйдә буенча “хакимият, хастаханә”ләрдә нәкъ менә “х” хәрефенең калын итеп, бугаздан – татарчалап әйтелешен тәэмин итәр өчен “а” хәрефе языла лабаса.
Ярый, бу фикер аңлашылды – кабатлап әйтәм, ничек ишетелә, шулай языла, янәсе. Әмма шул принцип белән генә язылган булса, “юлдашлылар” нигә эзлекле эш итмиләр – “зәгыйфь”, ”кәгазь”, ”декабреннән” дип язалар, “мәгълүмәт” сүзендә дә ахырдан “ә” куйсалар да, калынлык билгесен (“ъ”) төшереп калдырмаганнар, ә менә “канәгать” “хакыйкать” сүзләрендә үзләре дә буталып беткәннәр – “кәнәгать”, “хакыйкәт” дип язалар? Кайда монда мантыйк? Беркем дә инкарь итә алмас “мәкәл” белән “мәкаль”нең, “кәдер” белән “кадер”нең икесе ике төрле яңгыраганын да, беренчеләренең бер мәгънәсе дә юк икәнен дә. 4 нче биттәге “дүрткел литр” дигән сүзләрне мин – район газетасында 32 ел эшләгән, тел өлкәсендәге яңалыклар белән вакытында танышып барырга тырышкан кеше дә берничек тә аңлый алмадым (чирек түгелме икән дип кенә фаразладым), ә телне белмәгән кешеләр моны аңламый да аңламый инде.
Сүзләрне “әдрис, тилифун, кина, кила” дип “тәрҗемә” итүләре дә аңлашылмый, уңышсыз сәхнә күренешендә ике егетнең әби булып киенеп, шуларча сөйләшергә тырышкан булып, кеше көлдерергә маташып интегүләре кебек килеп чыга. Әллә бу язма матбугат чарасында эшләүчеләрнең яшьләрне шул рәвешле (газета 16+ дип чыга) татарчага өйрәтергә теләүләреме? Әмма тулаем андый тәэсир калмый шул – бернинди мантыйкка һәм канунга буйсынмыйча, үзләренә үзләре закон чыгарып эшлиләр кебек. Бу газетаның теле турында фикер йөрткәндә төкерәләр алар синең тел кагыйдәләренә, сүзләрнең аһәңенә диясе килә. Заманында латин графикасыннан тайпылып, кириллицага күчкәндә югалткан авазларны үзләренчә “тәртипкә кертмәкчеләр”. Әмма бу каш ясыйм дип күз чыгаруга тиң, һәркем үзенекен алга сөрә башласа, башбаштаклык өстенлек итеп кенә, телне алга җибәреп булмый ул. Һәр мәсьәләдә бердәмлек кирәк.
Инде килеп, гел “бәйләнчек” дип санамасыннар өчен, күңелемә хуш килгән уңай ягын да әйтим әле газетаның: “туптибәр” (футболчы), “тупсугар” (волейболчы), “түләк” (штраф), “куелмалык” (стоянка – транспорт кую урыны дип аңладым, дөрес булса) кебек сүзләрне әйләнешкә кертергә тырышуларын хуплыйм. Укучы кабул итәме, телгә бу сүзләр кереп китәме – анысы икенче мәсьәлә (мәсәлә түгел), моңа кадәр “икътисад”, ”хастаханә”, ”шифаханә”, ”мәдәният” кебек шулай вакытлы матбугат битләре аша кешегә ирештерелеп, кулайлары телгә кереп киткән иде ләбаса. Ана телебездә басыла торган басмалар татар телен саклауга, үстерүгә хезмәт итәргә тиеш. Ә баш бутарга, телне бозарга һәм газиз ана телебезне безнең телне ихтирам итеп яшәүче зыялы кешеләрнең көлке объекты итеп калдырырга түгел.
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА |
Иң күп укылган
|